Предыдущая публикация
Кайтучы юк теге дөньядан.
Гомер берәү генә. Беркем әле
Бу дөньяга ике тумаган.
Авыр тормыш йөген тарта-тарта,
Хәле бетеп кемнәр арымый?
Шушы кыска гына гомердә дә
Адәм башы нигә тарымый?!
Барысын да җиңеп чыгып була.
Башлар исән булсын әлегә.
Киселмәсен Ходай язган гомер.
Беркем килми җиргә мәңгегә.
Агы була, карасы да була.
Төрле чагы була дөньяның.
Гомерләрнең кадерләрен белик.
Бүләге ул безгә Ходайның.
Физәлия Дәүләтгәрәева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев