Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм анда катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган мемориал һәм стелла янын тәртипкә китерү, буяуларын яңарту - һәр яз саен күмәкләп башкарыла торган эшләрнең берсе. Менә быел да бу изге эшкә битараф булмаучылар өмәдә катнашты! Мең рәхмәт сезгә!
Яз һәрвакыт көтеп алына: яңару, яшелләнү, яктылыкка өметләнү... Быелгы язны да шундый тойгылар белән каршылыйбыз. Әмма кинәт җылыту, яңгырлар аркасында туган язгы ташу бәласе безнең авылны да урап узмады. Таудан төшкән көчле ташкыннар Олы чишмәне дә ком-таш, лай, чүп-чар белән күмеп китте, чишмә тирәсенә шактый зыян салды. Бүген авылдашлар чишмә юлын ачты, су ялгашын рәтләде, гомумән, тирә ягын тәртипкә китерде. Өмәдә катнашучыларга зур рәхмәт! Су - яшәү чыганагы икәнне аңлап, алдагы шимбәдә (20.04.) югары очтагы чишмәгә ярдәм оештыру ниятләнә. Мөкинлеге булган авылдашларны көтәбез.
Бүген Иске Тамьян авылы зиратында субботник үткәрелде. Өмәдә актив катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
  • Класс
Яз. Май башы. 9 май. Менә 78 ел буе бу көн башкаларыннан "Җиңү!" мәгънәсе белән аерыла. Шатлыклы да, сагышлы да көн ул: ил тарихында, һәр гаилә тарихында... Күз яшьле бәйрәм бу... Заман үзгәрә: бәйрәм дә яңа мәгънә төсмерләре ала... Бүген Базгыя авыл биләмәсе хакимияте, Иске Тамьян авылы халкы Бөек Ватан сугышыннан җиңү яулап кайткан, сугыш яланында ятып калган авылдашлары истәлегенә Хәтер җыенын багышлады. Хәтер яңартылды. Җыенда сугыш чоры балаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүгенге көндә үз иреге белән СВОга җыенучы Андрей Шамсутдинов ка исән-имин әйләнеп кайтуын теләделәр.
Показать ещё