Предыдущая публикация
Май башы. 9 май. Менә 78 ел буе бу көн башкаларыннан "Җиңү!" мәгънәсе белән аерыла. Шатлыклы да, сагышлы да көн ул: ил тарихында, һәр гаилә тарихында... Күз яшьле бәйрәм бу...
Заман үзгәрә: бәйрәм дә яңа мәгънә төсмерләре ала...
Бүген Базгыя авыл биләмәсе хакимияте, Иске Тамьян авылы халкы Бөек Ватан сугышыннан җиңү яулап кайткан, сугыш яланында ятып калган авылдашлары истәлегенә Хәтер җыенын багышлады. Хәтер яңартылды.
Җыенда сугыш чоры балаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүгенге көндә үз иреге белән СВОга җыенучы Андрей Шамсутдинов ка исән-имин әйләнеп кайтуын теләделәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев