⠀
- Әле дә Хәниямнең тавышын ишетмәс өчен телевизор, радио куймыйм. Аның мәңгелеккә китүенә йөрәк ышанмый. Бары тик бер генә тапкыр төшемә керде: "Авыр, су баса", - диде. Борчылып иртән зиратка киттем. Чыннан да, көчле яңгыр яву сәбәпле, каберенең бер чите ишелгән иде. Тиз арада рәтләп куйдык.
Ул искиткеч кеше иде. Гел вакыт җитмәде - гастрольләр, юлда, гел каядыр ашыктык. Артист язмышы шундый инде. Барсына да ничек өлгерде икән дип гаҗәпләнәм! Сәхнәдә дә балкыды, кайгыртучан әни дә булды... Ул миңа хәзер бик нык җитми. Бүлмәгә килеп керер дә, үзе генә ясый белгән чәйне эчәргә чакырыр кебек. Йортыбыз ятим калды, йөрәгемдә дә бушлык. Гомерем буе сине сагынырмын... Сагынырмын, сүз бирәм! Бу хисләрне әйтеп булмый сүз белән...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5