🔴Туган якларыңда үләргә иде. Тик мине Казанда күмәргә кирәк. Казандагы кебек мине беркайда да яратмыйлар.
🔴Кунакчыллык – ул минем балачак гадәтем, безнең авыл йортында хәтта чегәннәр дә туктап торды. Әти аларны кунакка дәште, ә әни аның сүзеннән чыкмады.
🔴Габделхәй миннән җиде яшькә олырак. Кайсыбызны алдан озатырга туры килсә дә, калганына бу бик авыр булыр. Шушы сүзләрне әйткәндә күзләрем яшь белән тула.
🔴Бу хәл тугызынчы сыйныфта булгандыр, мөгаен: иптәшем Венера белән бәрәңге чистартып утырабыз, танылган артистлар булуыбыз һәм еллар узгач туган авылыбызга әйләнеп кайтуыбыз турында хыялланабыз. Менә шулай урам буйлап барам: күз явын алырлык матур күлмәктән, ә башымда – эре бөдрәле прическа... Һәм бөтен авыл миңа сокланып карый! Барысы да тормышка ашты... Прическадан кала... озын бөдрә чәчем генә юк минем.
🔴Кунакчыллык – ул минем балачак гадәтем, безнең авыл йортында хәтта чегәннәр дә туктап торды. Әти аларны кунакка дәште, ә әни аның сүзеннән чыкмады.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев