КЕМ УЙЛАГАН. / ҮЗЕ ТУРЫНДА ҮЗЕ/
ӨЗЕКЛӘР.
....Әткәемнен үлеме безнең өйгә нинди авырлыклар һәм
кайгы алып килүен аңлавы кыен түгел. Әңкәй дүрт бала
белән/ Галелкарамга 19 яшь,Гиләҗетдингә 16 яшь, Зөлкәһәдәгә--8, миңа--2яшь/ торып кала. Бишенчесе карында була....1921 ел.Гражданнар сугышы әле бетмәгән,
бөтен илдә авырлык, җимереклек җитмәсә туасы җәйдә
бөтен тирә-- якта корылык, 21-дә инде ачлык көтә..Әткәй
февральдә үлә,ул әле ,әлбәттә , алдагы фаҗигаларны белми, көзен үзе чәчеп калдырган арышларны, язын малайлары чәчкән сабан ашлыгында да чүп, алабута басып китәчәген күз алдына китерми, хәттә шударны күрми үлүе хәерлерәктер.20 - нче елның көзендә кешеләр
кап-кара җирнең алабутасын да калдырмый урып алганнар. Шунда бер МӨГҖИЗӘ була.Шүлиә буендагы безнең ярты пираяз җирдә әткәй чәчеп калдырган җирдә
арыш үскән." Алабута басып киткән кап-кара басу уртасында безнең шул ярты пираяз арыш алтвн тасма кебек әллә кайдан күренеп ята иде, кешеләр шуның бер башагына да кагылмадылар. Алты җәтимне шул җир үлемнән саклап алып калды",--дип сөйли иде әңкәй.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1