.ИКЕНЧЕ ӨЗЕК..
ӘЙЕ,мин әтәйне хәтерләмим, шуңа күрә ул миңа гомерем бакый бер хыял килеш калды һәм аның төсен
генә булса да күрә алмау--гомерлек үкенеч. Солдатта төшкән фотосүрәтен өйгә бөтенләйгә кайткач: " Башларымны шушы йөретте/ солдатлыкны күз алдында
Тоткандыр/",- дип дөрләп янган мичкә атып бәргән.Үсеп балигь булгач, әтәйнең төсен--сүрәтен районыбызның
Суккул авылына барып эзләп тә карадым-- табылмады, чөнки Хабибнаҗар карт /ул минем әтәйнең солдат дусы,
шул дусының исемен солдат истәлеге итеп миңа куштырган//.Минем адаш та вафат инде, ә балалары
Урта Азияга китеп беткән иде.
Әтиемнең бер сыйфатын үземә 35 булгач кына бөтен тирәнлеге белән аңладым..Яшь чакта минем җырлавыма,
тавышыма күргән- белгән кешеләр соклана торган иде.
Вакытында Мәскәү консерваториясенә дз укырга алдылар.Ләкин инәй":" Атаң кебек булдыра алмыйсың",- диде. Инәйнең ике туган энесе Гибадулла агай ике сүзнең берендә:" Җизни " Ак мамыкның каралган чагы-
туганнарның сагынган чагы",- дип җырлый торган иде дип сөйли иде....Соңгы елларда" Көзге ачы җилләрдә"
җырлана башлагач, Карам агай да:"Әтәй җырлаган җырны чокып чыгардылар",--дип әйтеп куйган иде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев