Әтәй үлгәч ачлык елларының авырлыгын да, тормыш көтүнең бөтен михнәтен дә гаилә башлыгы буларак инәй күтәргән булса, мин белә башлаганнан бирле бөтен дөньяны ике агаем--Гаделкарам белән Гиләҗетдин алып барды.Алар икесе дә туган җанлы булдылар, бигрәтә зур агай/ Карам агайны апа белән бергә шулай дип йөретә идек/.Ул әтәй урынына калган кебек иде.....Агайларым минем һөнәрле булып чыкты.Башта бидрә төпләделәр, аннан соң кылыч бәйләү/ киндер суга торгган кылычны
хәзер күпләр күреп тә, укып та белмиләрдер/ эшенә тотындылар..Күпме вакыт үткәндер, агайлар итек тә тегә
башладылар. Шулай безнең бәләки генә йорт аяк киеме тегү" фабрикасына" әйләнеп китте.
Шул елларның хәтердән чыкмас минутлары--гармун..Хәтеремдә аны бәләки агай инәйгә/Гиләҗ агай/ ялынып-ялварып бер капчык ашлыкка авылдан үтеп барган әллә нинд и бер кешедән алып калды.Ул тальян иде. Башта миңа гармунны тоттырып та
карамадылао. Күпмедер вакыт үткәч, мин гармун уйный башладым.
Лә
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1