Гармун алганыбызны белгән кешеләр безгә килеп уйнап китәләр иде.
Агайларым һөнәрле булды дип, язган идем инде. Берничә елдан соң" аяк-киеме фабрикасын" ябып , Зур агай/ Карам/ тегү эшенә кереште.Шуннан соң агайларның хезмәтләрендә " специализация " башланды..
Бәләки агай бөтен хуҗалык эшләре-- җир сөрү ,чәчү,тырмату,йорт-кураны карау белән мәшгүл,чөнки
Зур агай тегү эшеннән бушамый иде..Агай тегүче булгач безнең тормыш та әйбәтләнеп китте.,өс бөтенәйде , мин кигәннәрне безнең урамның кайсы-бер аталы-инәле малайларга да тәтеми торган иде.Без өй салып кердек,ә зур агай интеллигентный булып китте.Хәттә укытучы Фаяз
агай белән пардан костюм тегеп киде. Бөре /Бирск/ шәһәренә дә еш- еш барып кайта иде.
Гиләҗ агайның сәләтлеге башкача булды. Аның кулында гел балта булды,гел урманга йөреде. Өй алдында,өй артында утыртылган агачлар гел Гиләҗ абыйныкы иде.Өй алды киртәләре, читәннәре, рәшәткәләре,һәм башкалар, һәи башкалао--аның эше.
Аларның мине иң сокландырганы--скрипка ясауы булды
Берсен ясый да, тавышы шәп чыкмаса,икенчесенә тотына торган иде.Аның такталарын төрле-төрле агачтан
ясап карый.Аның кыллары ат кылыннан тартыла иде..
Хәтеремдә күрше-күләнгә куе, озын койрыклы ат җигеп килгән кеше күрсә, скрипка өчен кыл йолкырга чыгып китә, чөнки кыллао көйли- көйли еш өзелә." Атның койрыгын өзеп бетерәсен инде",--дип әнкәем үзебезнең
алашаның койрыгын йолкытмый иде. Шулай итеп Гиләҗ абый скрипкасы белән"дан" казанды.Ул инде бәлигь булгач,өйлзнгәч скрипкаларны икенче төрлерәк ,фабрикада эшләнгән кебек итеп ясый иде.
Агайның материалларыннан файдаланып мин дә бер бәләки скрипеа эшләдем..Ләкин озак вакытлар өйрәнә
алмадым, көй чыкмый да куя.Бердән--бер көнне агай мине келәткә чакырды." Әйдә парлап уйныйбыз",- дип..Башта скрипканы тикшерде: көйлеме,көйсезме,-дип.
Аннан соң алай басма, менә шулай бас , дип, бармакларны
кайда ничек куярга өйрәтте--шунда ук агай артыннан көй агылды да китте. Шул көнне без озак скрипка уйнадык,шул минуттан башлап, мин дә үземне скрипкада
уйный ала торган, дөрөсерәге-- көй чыгара тора алган кешегә исәплим.Минем әле дә скрипкам бар.Аны Польшада Иноврацлав шәһәрен азат иткәндә майор Паращенко бүләк иткән иде.Сугыш беткәч ,мин аны/ул Берлинны алганда һәлак булды/ дустымның истәлеге итеп саклыйм.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев