1926 елны мин укый башладым..Ул мәктәп дәүләт мәктәбе түгел," договорной" иде. Укытучы бала башына күпмедер арыш ала иде бугай.Класска керү белән Гариф
Зәйнәшев мине шунда ук тактага чыгарды У такта өстендә торган сүрәткә күрсәтеп:" Бу кем?"- диде. Мин";Лелин",- дидем." Ленин",-дип төзәтте Гариф агай.
Ленин сүрәтен мин бер- ике ел элек зурлар укый торган
мәктәпкә апама ияреп төшкәч күргән идем.Аннан соң
Ленин сүрәтен кайдандыр табып алып кайтып Карам
агаем:Сакал- мыегы әтәйнекенә охшаган",- дип стенага
элеп куйган иде.
Ул елларда Карам агаем"Яңаул"/ хәзерге"Кызыл таң" гәзите алдыра иде. Мин җәй көне өй саклап ятканда
шул гәзиттән төрле хәбәрләр укый идем. Карам агайның
интеллигентлыгы да шул гәзитне алдыруга да кайтып кала иде инде.
Икенче классны яулап алган көзгә Гиләҗ агаемны армияга алдылар
Гиләҗ агай армияда хезмәт иткән елларда бөтен хуҗалык эше Карам агай җилкәсенә төште.Миңа тугыз яшь.Агай иген чәчә,ә мин көрән алашага атланып тырматам.Безнең бу көрән алаша әтәйдән калган иде.
Үзе бәләкәй булса да көчле һәм уңган иде.Яшь чагында дулап китеп, бәкәле йәрәхәтләнеп аксак булып
калган иде., ләкин юлда бер атны да уздырмас үзенән-үзе
алып китәр иде.Үзен бөтен атсыз күрше- күлән,бөтен тирә-як утынг
амы я печән ташыргамы җикте.Кемгәдер әрдәнә тӨяп ерак базарларга алып китә торган иде. Аның игелеген
күрмәгән кеше калмады.Аның үлеме миңа шул кадәр
тәэсир итте мин капка тактасынамы киртәләргәме күтәрмәгәме- бөтен җиргә:Бүген 8-нче май көнне- безнең
көрән алпша үлде,"- дип язып бетергән идем.Ул язу сугыш башланга кадәр келәт стенсында сакланды.
Атның үлеме турында икенче көнне үк минГиләҗ абыйга яздым. Җавап хатында ул:" Сунжа/Кавказ елгасы/ярына чыгып, тауларга карап, еладым",-дип язды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев