РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ УРАЗА ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ
Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме үткәрелү даталарын билгеләгән указга кул куйды, дип яза «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы. Тиешле документ республика җитәкчесенең рәсми сайтында бастырылган.
Әйтик, Ураза бәйрәме быел (2023 елда) 21 апрельдә узачак, ә Корбан бәйрәме 28 июньгә туры килә. Исегезгә төшерәбез, даталар ай календаре һәм ислам дине кагыйдәләре буенча билгеләнә.
Сүз уңаеннан, Татарстанда ике бәйрәм дә ял көннәре булып саналачак.
Татарстан радиосының туган көне дип, гадәттә, 1927 елның 7 ноябрен саныйлар. Бу көнне, сынап карау өчен, эфирдан концерт биреп караганнар. Ләкин әлеге күренекле датага кадәр сигез ел элек үк радионы элемтә чарасыннан мәгълүмат чарасына әйләндерү эше барган. Радио үзенең ил буенча киң таралуы белән Казанга бурычлы дисәк тә ялгыш булмас... Уку өчен сайтка күчегез:
https://nur.tatar/kazan-soyli-tatarstan-radiosy-tarihynnan/
ТРОМБЛАР БУЛМАСЫН ӨЧЕН
Тромбалар — операциядән соң, тамырлар җәрәхәте, өшү, эренле-септик авырулар һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дә сездә авыру үсешенә этәргеч булырга сәбәпле бер, яки берничә фактор булса, чаралар күрергә вакыт.
ПРОФИЛАКТИКА ӨЧЕН КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:
✅ Күбрәк хәрәкәтләнегез, даими рәвештә гимнастика ясагыз (күнегүләр түбәндә китерелде).
✅ Кан оешудан сакланыр өчен аякларны югары күтәреп ял итү, йоклап алу файдалы.
✅ Әгәр сез утырып эшлисез икән, күбрәк сыеклык эчегез, гәүдә торышын ешрак алыштырыгыз, вакыт-вакыт аякларыгызны һәм бармакларыгызны хәрәкәткә китерегез.
✅ Аягыгызны өшетмәгез: вируслы инфекцияләр кан тамырларының эчке кабыкларына
КОШЛАРГА ЯРДӘМ ИТИК!
Бөҗәкләр белән туклана торган кошлар өчен кыш белән бергә авыр вакытлар да килә, чөнки елның бу вакытында алар бөҗәкләр таба алмый. Гомумән, кошларга ризык табу бик авырлаша, шуңа күрә аларның күбесе язга кадәр яши алмый. Безнең барыбызга да урамда, паркта, хәтта үз балконыбызда, тәрәзә артында кошларны ашату өчен җимлекләр кую турында уйланырга кирәк.
Кошларга ярдәм итик!
Сорау туа: кошларны, аерым алганда, песнәкләрне нәрсә белән тукландырырга соң?
1. Көнбагыш орлыклары
Кошларның иң яраткан азыкларының берсе. Шуны онытмаска кирәк: орлыклар тозсыз булырга тиеш.
2. Терлек мае
Кыш көне авылларда мал суялар, аннан калган майны күп кеше кая куярга белми. Кошларның гом
Котлы булсын, әни бәйрәмең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың.
Организмга тимер җитмәвен кеше сизми. Ләкин андый вакытта талчыгу, аппетит югалу, тиз ару күзәтелә. Организмдагы тимер күләмен кан анализы тапшырып белергә мөмкин. Тимергә кытлыкны аеруча вегетарианнар, операция ясатканнар кичерә. Бу микроэлемент шулай ук йөкле һәм бала имезүче хатыннарга җитми.
Кеше дөрес тукланса, организмга тимер җитәрлек кадәр керә. Бу уңайдан аеруча сыер яки бозау ите ашау файдалы. Тимер – балык, кош ите, бавырда да күп. Диңгез кәбестәсе, чия, шәфталу, кипкән инжир җимеше, йомырка сарысы, яшел төстәге яшелчәләр исә тимер үзләштерүне яхшырта... Тулырак мәгълүмат сайтта:
https://nur.tatar/organizmga-timer-zhitmese/
ШОКОЛАД ИНСУЛЬТТАН САКЛЫЙ
Америка галимнәре тикшерүенчә, шоколадтагы флавоноид дигән матдә организмда кан йөрешен тәртипкә сала, инсульт һәм параличтан саклый икән. Калифорния университетының туклану бүлеге белгече Карл Лин фикеренчә, бер кисәк әче шоколад 6 алма, 4-5 чынаяк чәйне алмаштыра.
Показать ещё