ТРОМБЛАР БУЛМАСЫН ӨЧЕН
Тромбалар — операциядән соң, тамырлар җәрәхәте, өшү, эренле-септик авырулар һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дә сездә авыру үсешенә этәргеч булырга сәбәпле бер, яки берничә фактор булса, чаралар күрергә вакыт.
ПРОФИЛАКТИКА ӨЧЕН КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:
Күбрәк хәрәкәтләнегез, даими рәвештә гимнастика ясагыз (күнегүләр түбәндә китерелде).
Кан оешудан сакланыр өчен аякларны югары күтәреп ял итү, йоклап алу файдалы.
Әгәр сез утырып эшлисез икән, күбрәк сыеклык эчегез, гәүдә торышын ешрак алыштырыгыз, вакыт-вакыт аякларыгызны һәм бармакларыгызны хәрәкәткә китерегез.
Аягыгызны өшетмәгез: вируслы инфекцияләр кан тамырларының эчке кабыкларына тәэсир итә ала, бу тромбофлебитка китерергә мөмкин.
ӘГӘР ДӘ ДИАГНОЗ КУЕЛГАН БУЛСА:
Иртә белән, йокыдан соң гади гимнастика ясагыз: аякларыгызны күтәрегез, алты-сигез тапкыр өскә һәм яткан көенчә ян-якка (кайчы) ясагыз.
Аннары аякларыгызны туры килеш тотып, сузылган аякка эластик оек киегез яки бинт белән бәйләгез.
Аякларны түбән төшергәч, моны эшләү файдасыз, чөнки веноз клапаннары төшә.
Тагын бер файдалы күнегү: үкчәләрне идәннән 1 см ераклыкта күтәреп аяк очларына басыгыз һәм үкчәләрегезне идәнгә кинәт төшерегез. Егерме тапкыр шулай эшләгәч, 10 секундка тәнәфес ясап алыгыз. Тагын ике тапкыр кабатлагыз. Көн дәвамында өч-биш тапкыр шулай «биеп алыгыз».
Авырлык күтәрмәгез, кайнар мунчаларга бармагыз, кайнар ваннага кермәгез.
Иртә белән профилактика өчен, 20 секунд саен салкын һәм кайнар суны алмаштырып, аякларыгызны (тубыкка кадәр) душта коендырыгыз.
Тигез өлешләрдә подорожник, кура җиләге яфраклары, каштан һәм ромашка чәчәкләре, меңъяфрак (тысячелистник) һәм рута үләне алыгыз. Шуларны бергә кушып 4 аш кашыгы салып, термоста, 1 литр кайнап торган су салып, сигез-ун сәгать төнәтегез, сөзегез һәм иртә-кич эчегез. Әлеге катнашмадан компресс та ясарга мөмкин.
Тамырлар ялкынсынган урыннарга, иртән һәм кичен алма серкәсе (яблочный уксус) сөртегез. Мондый массаждан соң бер айдан тамырлар кысылырга тиеш.
Ат каштаныннан ясалган препаратлар кулланыгыз яки үзегез ясагыз.
Шешкән очракта нечкә итеп туралган чи бәрәңге яки керән (хрен) яфракларыннан төнгегә компресс куегыз.
Аяк астына валик куеп йоклагыз.
ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ МӘҖБҮРИ!
https://nur.tatar/tromblar-bulmasyn-ochen/
Комментарии 2