Күптән түгел Туймазы районы "Ак калфак" татар хатын-кызлар бүлекчәсе үзләренең "Туймазы мәрҗәннәре" дип исемләнгән вокаль ансамблен булдырды. Җиң сызганып эшләгән уңган-булган кызлар Рәис Ханнанов җырларын башкаручыларның «Уфтанма» I ачык район фестиваль-конкурсыннан да читтә калмады. Нәтиҗәдә ансамбль финалга чыкты. Үткән җомга Ярмәкәй районында узган гала-концертта катнашып 2нче урынга лаек булды. "Туймазы мәрҗәннәре"н тәүге чыгышлары һәм җиңүләре белән� кайнар котлыйбыз! Афәрин! #төмәнәкТатарҮзәге #туймазыкультура #туймазыАкКалфак @fanirgalimov @_ravia_farhitova_ @gareevashaimardanova
Гаилә - ил тоткасы, ди халык. Бу сүзләрнең хаклыгына без 7нче мартта тагы бер кат инандык. Бу күркәм чарада: Галимовлар, Фарраховлар һәм Салиховлар катнашты. Һәрбер гаилә үзләре һәм осталыклары белән таныштырды. Уңган әниләребез ,Айгөл Салихова белән Илвира Галимова, бик тиз әзерләнә торган торт рецепты белән уртаклашты. Ә Фарраховлардан аш-суга кызлары оста икән, ул безгә үз куллары белән коймак пешереп алып килгән. Гаиләләләр татарча сорауларга да җавап бирде, хәрефләрдән сүзләр дә төзеде, актерлык осталыкларында да сынатмады, музыкаль күчтәнәчләр дә күрсәтте, хәтта ки әтиләребез дә бер бәйгедән дә читтә калмады. Шулай ук бәйрәмне Туймазы районының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешма
20 нче февраль көнне "Төмәнәк" татар иҗтимагый үзәге җыр-моңга күмелде. Кунакка Кандра музыка мәктәбе укучыларын һәм "Хәзинә" татар вокаль ансамблен чакырдык. Алар күчтәнәчкә "Җыр керсен күңелгә" дип исемләнгән бай концерт программасын тәкъдим итте. Яшь йолдызчыкларның чыгышы һәммәбезнең дә күңеленә хуш килде. Афәрин!👏👏👏 #төмәнәкТатарҮзәге#туймазыАкКалфак#фаниргалимов#туймазыкультура @fanirgalimov @_ravia_farhitova_ @gareevashaimardanova
Бүген, Халыкара туган телләр көне уңаеннан, үзәктә "Туган телем - шиңмәс гөлем" дип исемләнгән чара узды. Бәйрәм "Туган тел" гимны белән башланды. Бирегә йөрүче балаларны Туймазы шәһәренең "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе - Рәвия Зөлкарам кызы Фәрхитова тәбрикләде. Укучылар ике командага бүленеп, төрле биремнәр үтәп, җырлап, биеп, күңел ачып, бүләкләр дә отты. Туган тел көнендә "Төмәнәк-Сәләт" клубы активисты Азалия Шәвәлиева да катнашты. Бәйрәм чарасы "Сәләт" лагереның флешмобы белән төгәлләнде. Менә шундый матур, эчтәлекле бәйрәм чарасын Айгөл Рәшит кызы Гәрәева оештырды. #Төмәнәктатарүзәге #туймазыАкКалфак @fanirgalimov @_ravia_farhitova_ @gareevashaimarda
Показать ещё