Зарланабыз, дөнья авыр диеп,
Зарланабыз саулык беткәнгә.
Замананын иң ҡызыҡ чагында
Яшьлегебез үтеп киткәнгә.
Уткэн гомеркэйне сагнып сөйләү
Һәркемгә дә тими, аңлаек.
Сабырлыклар сорап бер ходайдан,
Шушы жирдән алга атлаек.
Парсызларның парлары табылсын,
Сырхауларга килсен мең дәва
Ятимнәргә,авыр яшәгәнгә,
Эшли алсак эшлик без савап.
Дөнья матур,остәл тулы ризык,
Ите-мае пешә табада
Тазалыгың булып эшли алсаң,
Акчасын да була табарга.
Бер-беребездән узарга тырышып
Чабабыз шул,артка карамый.
Дус жыябыз байлыгына карап,
Туганлыкны санга санамый.
Зарланабыз,яшәү авыр дибез,
Күргән кебек авыр тормышны
Рәхәтлеккэ чыдый алмас куңел,
Язмышлардан эзли узмышны!
Илдәр Нуртдинов. 19.11.23.
https://youtube.com/watch?v=LSTyaZW19ME&si=vwrHZHXE4mVUTcpc
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев