Предыдущая публикация
Артта калган яшьлек сукмагы.
Янәш барган хәтирәләр генә,
Куңелләрдә һаман тынмады.
Искә төшкән саен шук яшьлекнең
Сукмакларын килә табасым,
Саргаймасын я уңмасын диеп
Яшел шәлем алып ябасым.
Ак-каенның шәулә -куләгәсе
Төшкән чагы була суларга,
Уйландыра хаттә сагындыра...
Кире кайтып булмый,елларга.
Эх табарга иде яшьлек таңын,
Сандугачлы тирәк-таллардан.
Кулга кул тотышып,чыклар ярып,
Айрылмаска тәүге ярлардан.
Яшьлек артта,тормыш алга киткән,
Өзгәләнгән чылбыр тимере...
Үткәннәрне киләчәккә ялгап,
Утә шул ул кеше гомере.
Илдәр Нуртдинов. 24.11.23.
https://youtube.com/watch?v=LSTyaZW19ME&si=vwrHZHXE4mVUTcpc
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев