Предыдущая публикация
Чибәр кызлар мең иде,
Шундый гүзәлләр булганда,
Карап торган кем инде?
Бар иде лә яшь чаклар,
Егет белән кыз чаклар,
Төннәре суык булса да,
Җылы иде кочаклар.
Ага еллар, үтә юллар.
Үткәннәре күп инде,
Тормыш мәхәбәтең булып,
Карап торган бер инде.
Бар иде лә гөл чаклар,
Хатын белән ир чаклар,
Мәхәбәт гел дә җылыта,
Суынмады кочаклар.
Бәсләр керде чәчләргә,
Югалдылар чибәрләр,
-Кыжый!- диеп, күзең кыссың,
Куркып артка чигәләр.
Әй үттеләр яшь чаклар,
Суындылар кочаклар,
Пенсияне ала калса,
Әби бәлки кочаклар.
Скелерозлары үтсә,
Әби бәлки кочаклар..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев