Яңа Елның яңа көне туды,
Авыр гына башын күтәрде,
-Юк, минеке түгел!-диеп акланып,
Кичәгене, күздән үткәрде..
Әзерләнеп үзен каршыларга,
Йөгерешкән кеше.. шау- шуын
Өстәл артларында тостлар сөйләп,
Шампан шәрпләре атуын..
Чыршы тирәсендә битлек киеп,
Кемдер аю,куян , бүреләр..
Хәмерләре башка менеп җиткәч,
Кыланышып эттәй өрүләр.
Биегәннәр билләреннән алып,
-Матурым! дип үпкән, алтыным
Гомере буе, сәләм бирми торган,
Гел талашкан, бүре хатынын..
Аю йоклаганда салат кочып,
Чөгендерен ягып битенә,
Төлке ханым өмет югалтканын,
Моңа карап өстәл читендә.
Алдан бер -бересен мактаганнар,
Кочаклашкан, туган ,дусларны,
Азактарак, күчеп ызгышуга,
Чишелгәнен бераз тышауның..
Яңа Елым, карый аптырашлы,
Ни әйтергә белми тел йотып,
Кичә хайванлыгы өскә чыккан,
Кеше туды бүген, баш тотып..
Рамзис Мишәр.
😂😂😂😰😰😰😰😰
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев