Предыдущая публикация
Уянам да кояш күрәм-
Назлый нурлары.
Тирә якта яшелләнә
Иген кырлары...
Һәркөн матур, күрә алсаң
Кояш чыкканын,
Үләннәрдә җемелдәшкән
Көмеш чыкларын...
Ишетәлсәң таң кошының
Өзелеп сайравын,
Туган җирен- изге җирен
Сөеп мактавын...
Дөньяга сокланып туймыйм...
Гүзәлем- җирем!
Матур булсын, тыныч булсын
Сөекле илем!
Фәйләс. 26.04.24 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев