Яшьләргә киңәшем шул минем:
Гомернең кадерен белегез!
Тормышта төрле чаклар булыр-
Абынмай- егылмай түзегез!
Яшәү- үзе көрәш, батырлык,
Булма куркак һәм дә җебегән.
Кыюларга гына юллар ачык,
Бөтен мөмкинчелек бирелгән.
Яраткан эш өчен уку кирәк-
Белем алу кирәк иң элек.
Эшең булгач тырышып эшлә,
Иренмичә, кадерен белеп.
Гаиләңне дә кор вакытында,
Соңламыйча балалар үстер!
Матур итеп йорт сал, агач утырт,
Гомеркәйләр үтәр дә китәр...
Тормышыңда намус белән яшә,
Изгелектә булсын һәр эшең.
Кылган гамәлләреңнең һәрберсе
Булсын халык өчен, ил өчен!
Ата- анаң телен бик яхшы бел-
Ерак бабаң, картәтәң телен.
Бик күп чит телләрне белсәң дә-
Туган телсез югалыр илең...
Сәламәтлегеңнең кадерен бел,
Хәмер эчмә, тартма тәмәке!
Спорт белән дус бул, ялкаулашма,
Балаларыңа бул үрнәкле!
Киңәшләрем бик күп, кыскасы шул-
Дөрес яшәргә тырыш җирдә.
Ничек яшәсәң дә гомер үтә-
Үкенерлек булмасын бер дә!
Фәйләс. 26.04.24 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2