Бергә күңелле! Кичэ энилэргэ авылга кайттым, мунча курми тизрэк мунчага чаптым. Рэхэтлэнеп чабындым. Киенеп маташа идем, апа шалтырата, нишлисен ди, мэйтэм мунчадан чыгып маташам. Сон ди, бэлеш куйдым, мунча яктым, мин дэ ди. Мэйтэм, не вопрос, скоро булам. Жыендым да апага киттем. Бэлешен ашадым, чэй эчтем. Сон синен очен яна миннек эзерлэдем ди. Мэйтэм, не вопрос, киттем мунчага. Сэгать ярымлап тордым. Чыгып чэй эчеп утырам, икенче апа шалтырата. Нишлисен , ди. Мэйтэм, чэй эчеп утырам. Сон син кайттын дип , гомер якмаган кара мунчаны яктым, ди. Мэйтэм , не вопрос! Киттем тагын. Кара мунчанын исен яратам мин. Кереп миннек исен исним дигән идем , апа эйтэ, мунча әрәм кала, ди. Кереп киттем, рэхэт, тагын чабындым. Утырам, онытылып киттем, эни шалтыратып, иманны киде. Кая йөрисен, ди. Мунча кереп йорим, дим. Буген йөрэк кага бераз, эни сукте дэ валидол бирде. Инде двоеродный шалтырата, кил, синең өчен генә мунча яктык, ди. Бармыйча булмый, упкэлилэр. Мунча исен генә иснәп кайтам!)
    1 комментарий
    3 класса
    Зөлфия Ахметшина. Тавык итеннән нагетсы Кирәк булачак: 500 грамм тавык ите, 1 йомырка, 100 грамм сохари (әвәләү өчен), 150 грамм бодай оны, 1әр чәй кашыгы карри, паприка тәмләткечләре һәм бал, 2 аш кашыгы горчица, тәменчә тоз, кыздыру өчен үсемлек мае, 1 чеметем төелгән кайен борычы (һәр азык-төлек кибетендә тәмләткечләр янында сатыла), бераз гына төелгән кара борыч. Тавык итен юып, чама белән бер үк зурлыктагы кисәкләргә турыйбыз. Һәрбез кисәкне тозлыйбыз. Тирән эчле савытка йомырка, карри, паприка, кайен борычы, горчица, бал, бераз гына төелгән кара борыч салып болгатабыз. Бер тәлинкәгә – он, икенчесенә – сохари салабыз. Шуннан һәр ит кисәген башта онда әвәлибез, аннан соң йомырка катнашмасына тыгып алабыз да соңыннан сохарида әвәлибез. Үсемлек маенда кыздырабыз. Кыздырылган наггетсларны табадан кәгазь сөлгегә алып куябыз (артык маен шунда сеңдерү өчен). Зөлфия Ахметшина.
    0 комментариев
    2 класса
    ЧЫН ЙӨРӘКТӘН-ОТ ДУШИ! ЧӘЧЛӘРЕҢ МАТУР БУЛСЫН! Чәч коелудан интегүчеләргә яшь кычыткан суы ярдәмгә килер. Моның өчен кычытканны кайнап торган суга салып, 5 минут кайнатып алырга. Суынгач, сөзеп, юылган чәчне әлеге су белән чайкарга. Атнасына 2–3 тапкыр куллансагыз, нәтиҗәсе озак көттермәс.
    0 комментариев
    4 класса
    Таския Вагизова. ЧЕБУРЕКИ . ✅Мин сезгә заварной камырдан ясап күрсәтәм. Мин эчлеккә бәрәңге, сыр, фарш кулландым. Фаршны чыгаргач бик күп суган куштым , су салдым, тоз , борыч, үз табагында фаршны алып суккаладым. Алай иткәндә фарш йомшара. ✅Камыр рецептын күбегез белә: 250 г кипяток дип язам кубегез анласынга, тоз тәменчә, ике стакан он салып, тиз-тиз бутыйбыз, суына төшкәч 2 аш кашыгы сыек май, 1 йомырка салып камырны басып бетерәбез. Он кирәк була, кайнар килеш он куп сыман, суына төшкәч тагы бер стаканлап китә, искиткеч уңа! Кетердек, тәмле камыры, мин беренче ясавым тугел , бик сыналган камыр. Тәмле булсын! Таския Вагизова.
    0 комментариев
    4 класса
    Альфира Кадырова-Гайфутдинова ҖИЗ КОМГАН 11 БҮЛЕК ----------------------------- Сабира егеткә карап алды да, тәрәзәгә төбәлде. Белмим, Марат, диде ул уйланып. Аңлата да алмыйм. Югыйсә, мин дә сине бик нык яраткан идем. Ләкин, соңыннан әни каршы булып, көн саен тавыш чыгарды. Янәсе инвалид, янәсе Әфганстаннан кеше булып кайтмыйлар. Ул арада заказ Ринаты тагылды. Кеше сүзенә карагач, димәк яратуың да шулай гына булган инде. Юк, Марат, ялгышма яме. Яраттым, яраттым мин сине. Ләкин син, әни әйтмешли, чынлап та бик нык үзгәрдең. Юньләп сөйләшмәдең, көлмәдең, кочаклауны әйткән дә юк инде аны. Ә Ринат, бүләк, чәчәкләре, шат күңеле, назы белән үзенә карата алды. Кызганыч, аның белән юктан аерылдык. Ул вакытта җиз комган Өлфәт абыйныкы булса да, ул төртмәде утны. Аларга ул чакта нахак бәлә яктылар. Кем икәнен соңыннан белдек без, Марат. Ләкин өйдәгеләр кабат кузгалтып йөрмик, вөҗдан газабында үзе янсын диделәр. Сабира кулын тагын йөрәк турына куйды. Язмыштыр инде, Марат, диде ул, күзләрен йомып. Бер Әфгәнчыдан киттем, икенчесенә килдем . Ярар, Сабира, ярар, бар да яхшы бит, дип тизрәк Сабираны тынычландырырга тотынды Марат. Гафу ит, зинһар өчен гафу ит, Сабира. Үзем врач, үзем сиңа күп сөйләшергә, борчылырга ярамаганлыгын белеп торам. Үзем әллә ниләр сөйлим тагын, җүләр баш .Әле Аллаһ бирса, рәхәтләнеп сөйләшербез, менә тиздән терелеп аякка басарсың. Бары тик сагынганмын, сөйләшер сүзләр дә күп җыелган, Сабира. Ял ит яме. Сине терелтмичә, яныңнан китмим инде хәзер. Рәхмәт , Марат. Чынлап та, бераз ял итеп алыйм әле. Әллә нинди хисләр, истәлекләр урап алды үземне. Әйе, әлбәттә,Сабира. Хәзер, медсестра кардиограмма гына яздырып алсын да, мин лечение билгеләрмен. Син ял ит. Иртәгә ике кешелек кенә палатага күчерерләр . Теләсәң үзең генә ятарсың. Марат, Сабираның кулыннан тотып, пульсын санады да, чыгарга борылды. Бар да яхшы булыр, диде ул елмаеп. Бераз чәнчеп алмаса, йөрәкнең кайда икәнен онытырбыз бит, Сабира. Бүлмәсенә чыккач үз алдына уйланып байтак утырды әле Марат. Сабира белән бәхетле вакытларын күз алдына китерде. Җәйге төндә, кызының мәңгегә хуш дип, ызан буйлап йөгереп киткәнен... Әгәр теге вакытта янгын чыкмаган булса, Сабираның язмышы нинди булыр иде микән? Марат әкрен генә тәрәзә янына килеп басты.Сабира:утны Өлфәт абый төртмәгән диде, әгәр ул булмаса, кем төрткән?Кемгә кирәк булган ул иске мунча? .. Әәй, язмышлар.. Без капчыкта ятмый диләр, бер тишеп чыгар әле.. Эшен бетереп фатирына кайткач та, Сабираны уйлады Марат. Әллә ни үзгәрмәгән, һаман да матур, дип очрашуны күз алдына китерде ул. Ләкин, бераз олыгаеп, җитдиләнеп киткән дип әйтимме соң. Ә менә еллар узган саен, сөю хисе сүрелгәнен, бүген ниһаять аңладым. Сабира минем өчен, яраткан сеңлем кебек хәзер. Хәер, Сабираның үзендә дә күрмәдем мин сөю хисләрен. Ул да бит, нәкъ менә минем кебек үк туганына караган шикелле карап куйды миңа. Марат чәй генә эчеп алды да, диванга башын төртте. Уйлар, уйлар.. Кайда гына йөртми икән алар. Кич утырган җәйге бакча, авыл урамнары.Бәбкә үлән чишмә буйлары.. Ээх.. Шулай йөри торгач,уйлары хирургия бүлегенә алып килделәр егетне. Әәй, Зәлия, матурым, син бар бит әле минем. Сабира артыннан йөреп, синең яныңа да кермәгәнмен икән бит. Ярар, иртәгә керәм, Аллаһ бирса. Кияүдә түгел микән инде син, егетең бар микән? Бик ошаттым мин сине Зәлия. Исемен дә үзең кебек, шундый матур, Зә-лия. Озын кара керфекле, шомырт күзле кызны күз алдына китереп елмаеп куйды Марат. Ләкин, менә аягың гына ялганса ярар иде. Протезның ни икәнен бик яхшы беләм мин. Иртәгә өчен планнар корып, күзләрен йомды Марат. Иң беренче, әбизәтелне инде, обход. Аннары Сабираны карыйсы булыр. Аннары иркенләп Зәлия янына керәм. Зәлия, Зәлия.. Вәәт син аны. Әле болай бер кызның да күңелемә кергәннәре юк иде. Әллә әнием әйтмешли, сөю сәгате сукты инде? Ләкин менә язмыш җилләре генә без дигәнчә исмиләр шул. Кичтән планнар корган булабыз, иртән аларның асты өскә килә. Нидер уйлыйбыз, сизмичә дә киресен эшлибез. Әнә шулай хыялларга бирелеп, ялгышларны төзәтеп матур гына яшәргә тырышабыз. Әле, дөнья булгач, көтелмәгән очрашулар да каршыга килеп баса икән ул әнә. Зәлия.. Сабира.. Иртән иртүк тирән күлдәй күзләрен ачты Марат. Ничә елларга беренче тапкыр үзендә ниндидер бер җиңеллек тойды ул. Югалган уенчыгын тапкан сабыйдай көлде, сөенде. Бөтенләй дә таныш булмаган, бер ике күргән Зәлияне күрәсе килеп йөрәге янды. Кем син Зәлия, кая шулай ашыга идең??? Марат татлы хыялларга уралып бераз ятты да, тәрәзә каршына килеп басты. Казан, Казан диде ул, инде күптән уянган, җанланган шәһәрне күзәтеп. Горур Казан, нурлы Казан.. Ничә гасырлар менә син шулай телсез шаһит булып, әкрен генә күзәтәсең, үсәсең, үзгәрәсең. Кемнәр генә синдә тумаган, кемнәр генә шушы тарихи урамнарыңда үзенең эзен калдырмаган. Ленин, Муса Җәлил, Габдулла Тукай.. Менә хәзер мин, диде Марат елмаеп. Чынлап та бит, кем уйлаган, кечкенә генә авыл малае, шушы мәшһүр шәһәрдә үз урынын табар, горурланып доктор булып эшләр дип. Ә бүген менә мин кешеләргә хезмәт итәм, ә инде тора-бара минем урынга башкалар килер. Тәгәрмәч шулай тәгәридер инде ул... Яшь гомер бер узгач... Марат кыска җиңле зәңгәр күлмәген киеп, пиджәген кулына гына тотты да, яратып җырлый торган җырын авыз эченнән генә көйләп, тукталышка ашыкты. Тик минем яшьлек кире кайтыр кебек, яшьлектә сөйгән яр... Әле трамвайга утыргач та, җырның сүзләрен кабатлады ул... Яшьлек кире кайтыр кебек..Ләкин, шул вакыт :Юк, башкаларныкы кайтса да, минеке кайтмасын дип әздән кычкырып җибәрмәде Марат. Мин күргәннәре берәүгә дә күрергә язмасын. Бүтән искә алмыйм дип, ничә әйттем инде, юук, барыбер искә төшеп газаплый. И-и, Аллаһ сакласын. Әнә шулай бераз уйланып барганда, янда утырган бер кечкенә малай алда утырган хатын-кызның башындагы паригын тартып алмасынмы! Моны күреп, әздән генә кычкырып көлеп җибәрмәде Марат.Иреннәрен тешләп, авызын кулы белән каплады. Күзләренә яшь тулды. Әле ярый, шул минутта трамвай туктап,төшәргә җитеште ул. Ләкин бар кеше дә аның кебек итагатьле түгел шул. Ишек ябылганда трамвайда көлгән тавышлар ишетеп теге хатынны җәлләп куйды Марат. Әле ярый, иртүк кеше әз йөри. Мескен хатынга бик читен булды инде дип үз алдына көлде ул. Эх, кызлар, кызлар, матурлык дип, нишләмисез генә инде сез, ә? Кешедән көләргә ярамаса да, Марат үзен тыя алмады. Әле һаман да теге сабыйның аптырап парик тотып торганын күзаллап, көлә - көлә эшенә килеп җитте ул. Әнә шундый яхшы кәеф белән, бүлмәсенә кереп,ап ак халатын киде. Тәрәзәне ачып куйды. Яраар, бүген дә эш сәгатен башлыйк.. Сабира ничек төн чыкты микән? Зәлия... Марат, стенадагы сәгатьтә күз атты да,әкрен аксаклап Сабира янына атлады. Бүген, сине - чынга ашмаган мәһәббәтемне аерым палатага күчерербез инде. Гел дә җитәкчеләргә генә комфортта ятасы димәгән,Сабира. Дәваланып, хәл алып чыгарсың Аллаһ бирса. Бәлки әле, ирең белән дә танышып куярбыз. Әфганчы дидең бит, ул кай тирәдә хезмәт итте микән? Марат бүлектәге һәркем белән җылы исәнләшеп, Сабираның янында бераз утырып чыкты . Хәлләрен белеште,дәва билгеләде. Дежур медсестрасы белән палаталарны да йөреп чыгарга җитеште алар . Кемгәдер өстәмә уколлар язсалар, кемгәдер өенә кайтырга кәгазьләр тутырырга кирәклеген әйтеп үттеләр . Әнә шулай көндә эшләнә торган эшләрен эшләп, бераз бушаган арада Зәлиянең хәлләрен белешергә дип, хирургия бүлегенә ашыкты Марат. Нәкъ шул вакытта йөрәген ниндидер бер ләззәтле дулкын урап алды аның, әйтерсең палатада хәзер аны гомер буе өзелеп көткән бәхете, төшләренә кереп саташтырган мәһәббәте көтә иде. Зәлия, диде ул, җаны тәне белән елмаеп. Кичә яныңа керә алмадым, гафу ит. Эшләрем тыгыз булды. Ә менә бүген синең янга ашыгам. Я, аяклар ничек микән ? Марат шундагы медсестра кызлар белән елмаеп исәнләшеп алды да , реанимация палатасына керергә рөхсәт алды. Ниһаять бүген көтмәгәндә гашыйк булган Казан кызын күрәчәк ул. Ләкин, менә, нигә барсы да күңелсез соң әле кызларның. Авыз эченнән генә исәнләштеләр, сөйләшүләренең дә рәтләре юук. Әллә көнләшәсез инде, матурларым? Марат, постта үзенә баккан шәфкать туташларына тутырып карады да, акка буялган палата ишеген ачты. Исәнмесез, диде ул, алдагы көннәрдәге өч авыруны күзаллап. Ләкин реанимация палатасындагы урындыкта арты белән белән утырган бер хатынны гына күреп,беразга югалып калды. Димәк калганнарның хәлләре яхшырып, икенче гади палатага күчергәннәр.Ә Зәлия? Йоклый бугай.. Марат әнә шулай дип уйларга да җитешмәде, теге хатын, кемдер кергәнне сизеп, Маратка таба борылды. Исәнмесез доктор... Шул мизгелдә Маратны әйтерсең лә, аяз көндә яшен сукты. Сүзен дә әйтә алмаган мәлдә :Кискәннәр.. дигән куркыныч уй, баш миен бораулап алды. Димәк гангрена киткән. Марат, күп елаудан күзләре кызарып эчкә баткан хатынга төбәлде. Я, Аллаһ, моның булуы мөмкин түгел! Нәрсәгә, ни өчен. Ничек итеп юатырга, тынычландырырга, кирәкле сүзләрне каян табарга ? Шулай карашып, күпме торганнардыр,көтмәгәндә палатага хирург ир белән үзләрен укыткан профессор килеп керделәр. Димәк, Зәлия дә врач булырга укый, монда практика мазар дип килүе булгандыр. Профессор әнә шуңа студентының хәлен белергә килгән. Таныш профессорны күрүгә башыннан узган иң беренче уй шул булды егетнең. Килеп керешкә ап ак халатын кигән, иң яраткан студентларының берсен күреп профессорның ирененнәренә елмаю кунды. Ә, Сабиров, диде ул укучыларына фамилия белән генә эндәшергә өйрәнгән гадәт белән. Үзең дә монда кергәнсең, рәхмәт диде ул, иң беренче күрешергә кулын сузып. Әле мин яныңа керермен дип тора идем. Рәхмәт егетләр, рәхмәт... Дәвамы бар
    1 комментарий
    4 класса
    Ольга Савельева. Гөлфия Гаян тәрҗемәсе. Америкада, тиз ярдәм хезмәтенең телефон базасында, бер ирнең шалтыратуы язылып калган.Фаҗигага эләккән самолёттан.Юк ул сөйләми, ул кычкыра диярлек. Әйе, кычкыра, үзенең паникада икәнен яшерми, ачыргаланып кычкыра: -911, минем тавыш сездә языла, шулай бит... Бездә катастрофа... Без төшәбез... Самолёт төшә!Элли... Минем хатыным Эля , ул авырлы. Эля... Эля, мин...мин кайта алмасам көчле бул Эля! Мин кайта алмасам да,мин синең белән һәм безнең туачак кызчыгыбыз белән булырмын!Мин гел яныгызда булырмын! Мин сине яратам... мин сезне... Шул җирдә тавыш өзелә. Җан өзгеч хәл. Күзләремнән яшь бәреп чыкты. Кеше язмышлары.... Күз алдына китерү дә авыр... мөмкин түгел... Ирексездән үземне шул ир урынына куям. Мин кемгә шалтыратыр идем икән дип уйлыйм... нәрсә дияр идем?!! Куркыныч.. Аллам сакласын! Тик шулай да, үзеңне шул урынга куеп карау кирәктер!Файдалыдыр!Әйе, кот очкыч... тик файдалы... бик файдалы. Шул вакыт безне борчыган тормыш мешәкәтләре әһәмиятен югалта-чүпкә әйләнә... Кызым миннән,күптән алынган уенчык тимер юлын җыюымны сорый, хомякны утыртып йөртәм ди, ә минем һаман вакытым җитми.Миңа бу эш әлегә көтеп торыр сыман... Ә бит менә кайда ул- мөһим эш! Бер вакыт минем бертуган энем югалды. Ул көнне иртән әни белән автобус тукталышына барганнар алар. "Сиңа бер сүз сөйлисем бар"-дигән ул әнигә. Шул чак әнинең автобусы килеп туктаган. Кеше күп, әни эшкә ашыга:"Кич сөйләшербез" дигән дә утырып киткән әни.Ә кич энем кайтмады... Бөтенләй кайтмады. Әни гомере буена шул чакны исенә төшереп әрнеде. Мәңгелек үкенү:"Белгән булсам... Белгән булсам ун автобусны үткәреп җибәргән булыр идем"-ди иде ул. Соңгы тапкыр, соңгы кат улын автобус тәрәзеннән күргән. Бу аның гомерлек йөрәк ярасы булып калды. "Белгән булсам..." Әгәр бу синең соңгы самолёт икәнне белсәң... Соңгы очрашу икәнне белсәң, соңгы көнең икәнне.. Шуннан нәрсә? Нәрсә булса да үзгәрер идеме? Ә бәлки менә шулай яшәү кирәктер ул, ә?!Соңгы көнең, соңгы минутың калган сыман. Соң әйдәгез, киттек... Без самолётта. Каешларны каптырабыз. Юк,юк... гомер юлларыгыз озын булсын!Тик шулай да,менә хазер яраткан кешеләрегезгә шалтыратыгыз да, иң мөһим сүзләрне әйтергә ашыгыгыз.Әйе, менә хәзер үк! Хазер үк! Ольга Савельева. Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
    0 комментариев
    4 класса
    "Һәр көнне керәсең төшемә." Рөстәм Зиатдинов.
    0 комментариев
    4 класса
    "Сөйгәнемне сагыну." Нәҗип Исламов Нефтекамсктан. РБ. Бакалы районы Тактагул авылында туган.
    0 комментариев
    9 классов
    Рәшит Габделхаков. РБ. Илеш районы Дөмәй авылыннан.
    0 комментариев
    16 классов
    БазыКуян Илештә Рафил Насипов
    0 комментариев
    3 класса
Бергә күңелле!
Кичэ энилэргэ авылга кайттым, мунча курми тизрэк мунчага чаптым. Рэхэтлэнеп чабындым. Киенеп маташа идем, апа шалтырата, нишлисен ди, мэйтэм мунчадан чыгып маташам. Сон ди, бэлеш куйдым, мунча яктым, мин дэ ди. Мэйтэм, не вопрос, скоро булам. Жыендым да апага киттем. Бэлешен ашадым, чэй эчтем. Сон синен очен яна миннек эзерлэдем ди. Мэйтэм, не вопрос, киттем мунчага. Сэгать ярымлап тордым. Чыгып чэй эчеп утырам, икенче апа шалтырата. Нишлисен , ди. Мэйтэм, чэй эчеп утырам. Сон син кайттын дип , гомер якмаган кара мунчаны яктым, ди. Мэйтэм , не вопрос! Киттем тагын. Кара мунчанын исен яратам мин. Кереп миннек исен исним дигән идем , апа эйтэ, мунча әрәм кала, ди. Кереп киттем,
  • Класс
Зөлфия Ахметшина.
Тавык итеннән нагетсы
Кирәк булачак: 500 грамм тавык ите, 1 йомырка, 100 грамм сохари (әвәләү өчен), 150 грамм бодай оны, 1әр чәй кашыгы карри, паприка тәмләткечләре һәм бал, 2 аш кашыгы горчица, тәменчә тоз, кыздыру өчен үсемлек мае, 1 чеметем төелгән кайен борычы (һәр азык-төлек кибетендә тәмләткечләр янында сатыла), бераз гына төелгән кара борыч.
Тавык итен юып, чама белән бер үк зурлыктагы кисәкләргә турыйбыз. Һәрбез кисәкне тозлыйбыз.
Тирән эчле савытка йомырка, карри, паприка, кайен борычы, горчица, бал, бераз гына төелгән кара борыч салып болгатабыз. Бер тәлинкәгә – он, икенчесенә – сохари салабыз. Шуннан һәр ит кисәген башта онда әвәлибез, аннан соң йомырка катна
ЧЫН ЙӨРӘКТӘН-ОТ ДУШИ!
ЧӘЧЛӘРЕҢ МАТУР БУЛСЫН!
Чәч коелудан интегүчеләргә яшь кычыткан суы ярдәмгә килер. Моның өчен кычытканны кайнап торган суга салып, 5 минут кайнатып алырга. Суынгач, сөзеп, юылган чәчне әлеге су белән чайкарга. Атнасына 2–3 тапкыр куллансагыз, нәтиҗәсе озак көттермәс.
Таския Вагизова.
ЧЕБУРЕКИ .
✅Мин сезгә заварной камырдан ясап күрсәтәм. Мин эчлеккә бәрәңге, сыр, фарш кулландым. Фаршны чыгаргач бик күп суган куштым , су салдым, тоз , борыч, үз табагында фаршны алып суккаладым. Алай иткәндә фарш йомшара.
✅Камыр рецептын күбегез белә: 250 г кипяток дип язам кубегез анласынга, тоз тәменчә, ике стакан он салып, тиз-тиз бутыйбыз, суына төшкәч 2 аш кашыгы сыек май, 1 йомырка салып камырны басып бетерәбез. Он кирәк була, кайнар килеш он куп сыман, суына төшкәч тагы бер стаканлап китә, искиткеч уңа!
Кетердек, тәмле камыры, мин беренче ясавым тугел , бик сыналган камыр. Тәмле булсын!
Таския Вагизова.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова
ҖИЗ КОМГАН 11 БҮЛЕК
-----------------------------
Сабира егеткә карап алды да, тәрәзәгә төбәлде. Белмим, Марат, диде ул уйланып. Аңлата да алмыйм. Югыйсә, мин дә сине бик нык яраткан идем. Ләкин, соңыннан әни каршы булып, көн саен тавыш чыгарды. Янәсе инвалид, янәсе Әфганстаннан кеше булып кайтмыйлар. Ул арада заказ Ринаты тагылды.
Кеше сүзенә карагач, димәк яратуың да шулай гына булган инде.
Юк, Марат, ялгышма яме. Яраттым, яраттым мин сине. Ләкин син, әни әйтмешли, чынлап та бик нык үзгәрдең. Юньләп сөйләшмәдең, көлмәдең, кочаклауны әйткән дә юк инде аны. Ә Ринат, бүләк, чәчәкләре, шат күңеле, назы белән үзенә карата алды. Кызганыч, аның белән юктан аерылдык.
  • Класс
Ольга Савельева.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Америкада, тиз ярдәм хезмәтенең телефон базасында, бер ирнең шалтыратуы язылып калган.Фаҗигага эләккән самолёттан.Юк ул сөйләми, ул кычкыра диярлек. Әйе, кычкыра, үзенең паникада икәнен яшерми, ачыргаланып кычкыра:
-911, минем тавыш сездә языла, шулай бит... Бездә катастрофа... Без төшәбез... Самолёт төшә!Элли... Минем хатыным Эля , ул авырлы. Эля... Эля, мин...мин кайта алмасам көчле бул Эля! Мин кайта алмасам да,мин синең белән һәм безнең туачак кызчыгыбыз белән булырмын!Мин гел яныгызда булырмын! Мин сине яратам... мин сезне...
Шул җирдә тавыш өзелә. Җан өзгеч хәл. Күзләремнән яшь бәреп чыкты. Кеше язмышлары.... Күз алдына китерү дә авыр... мөмкин
Показать ещё