Предыдущая публикация
Кайбер кешеләр, эш эзләп,
Еракларга китәләр,
Гаиләдән аерылып
Вакытлыча эшлиләр.
Читкә китеп эшләүчеләр
Вахтовик дип атала,
Бәйрәм дип игълан ителгән,
Бүгенге көн аларга.
Өйдәгеләр, бик сагынып,
Аларны бит көтәләр,
Вакыт җитми кайта алмый,
Вагоннарда яшиләр,
Котлыйк әйдә бергәләшеп,
Бүгенге бәйрәм белән,
Сәламәт булсыннар бар да,
Кайтырлар алар тиздән.
Фәймә Зайнуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев