Фәния Хуҗахмәт
2. (Ахыры.)
Бала кулдан да төшмәде, әле берсе, әле икенчесе күтәреп йөрде. Дүрт ай тулгач, әниләре эшкә китте. Бераз өйдә утырырга да булыр иде, директор үзе килеп чакырды: «Камыр куярга осталарым юк, өйрәткәләп кенә торсаң да, яхшы булыр иде», — диде. Герой-ана алай итеп йөрүне килештермәде, кешедән аерыласы килмәде, Ленаны ашатырга да йөгереп кенә кайтты ул. Эш күрсәткечләре яхшы, иптәшләре белән тату эшләгәч, эшкә йөрисе килеп кенә тора.
Саимә апаны гомерендә беренче мәртәбә мәктәпкә чакырттылар: Марат кеше кыйнаган. Ана көне буе ут йотып йөрде, хәле китте. Үзе гаепле: Маратны башка балаларыннан аерды. Бер кулы кечерәк иде малайның. «Кимлек сизмәсен, кимсенмәсен», диделәр. Сораган бер әйбер аңа булды. Үзе гаепле, мәшәкатьләр арасында мәктәпкә барырга бөтенләй истән чыккан. Күптән дәресләренә кереп утырганы, Маратның укытучыларын күргәне юк икән бит. Юл буе ул үз-үзен тиргәде. Үзе генә гаепле, өлгерә алмады!
Марат укытучылар бүлмәсендә басып тора, кайгылы кыяфәттә, башы аска иелгән, авызыннан бер сүз алышлы түгел. Әнисе килгәч, яклаучысын күргәндәй, йөзе яктырып китте. Саимә апа укытучылар белән исәнләште дә улы янына үтте.
— Нишләдең, Марат?
Укытучылар инде ярты көн шул сорауга җавап көтәләр.
— Сигезенче класстагы Миңлегалимне кыйнадым... Уенга чиратсыз кермәкче була. Этеп җибәрде... «Син, инкубатор, өеңә кайтып уйна», ди. Суктым, ә ул әләкләргә йөгерде.
Марат абыйлары арасында да кечкенәдән аерылып торды. Укымый иде әле — тузынып кайтып керде. Кибетче белән бер хатынның сөйләшкәнен тыңлап торган.
«Бердәнбер балам иде, начар кешеләр белән йөреп, хараплар гына булды. Саимәнекеләр, әнә, сарык көтүе санынча булса да, шылт иткән тавышлары да чыкмый!»
Ямьсез чагыштыру ошамаган Маратка, ничек инде аның абыйлары сарык булсыннар! Әнисе яхшылап сөйләшмәсә, турыдан узган апага таш ыргытырга әзерләнеп утыра.
Мәктәптә малайларның бәргәләшеп алу очраклары бар. Укытучыларның әти-әниләрне чакыртулары да беренче мәртәбә түгел. Кайбер әниләр килеп керәләр дә балаларына кычкырырга тотыналар, бәргәләргә дә күп сорамыйлар. Саимә апа балаларына кул күтәрмәде.
Мәктәптән кайткач, Марат әнисен килеп кочаклады, — үзенчә гафу үтенүе.
— Улым, Миңлегалим белән яхшылап аңлаш, мине кайгыга салып, сугышып йөрисең.
— Башка сугышмыйм, әни, яхшы малайлар белән генә уйныйм.
— Яхшы кеше усал малайлар янында да яхшы була белә ул.
...Кияүгә китеп, ярты еллар вакыт узгач. Фәниясе еш кайткалый башлады. Төшке ашка да әниләренә генә керә, кич тә озак-озак утырып китә. Беркөнне бөтенләй кунарга ук калырга җыена башлады. Саимә апа ничек сүз башларга белми йөрде-йөрде дә:
— Тукта әле, кызым, кияү кайтып көтеп торадыр бит?
— Соң кайта ул, әни, кайткач та рәтләп сөйләшми.
— Кайтканын җылы ашыңны пешереп көтеп тор, ул кайтмыйча ашама, утыңны сүндермә, үзең сөйләш, хәлен сораш. Мин бит сиңа, кызым, ашыкмыйсыңмы дигән идем, үзең ашыктың, ул яхшы кеше, яратам дидең. Бар, кызым, кайт. Син ир хатыны хәзер. Фәрит килсә кил, ул килмәсә — килмә!
Фәния, әнисенә үпкәләп, елый-елый кайтып китте, үзе тагын өйдә әнисе кушканнарны эшләп караган иде. бик матур яши башладылар, уллары туды. Лена белән бергә уйнап үстеләр.
...Иртән аязган, яңгыр туктаган иде, Саимә апаны Чаллы якларына карты озатып калды.
— Озаклама, өч кенә көнгә җибәрәм, — диде Солтан абзый.
Саимә апа Чаллыга Гөлсинә иртәгә больницадан чыгасы дигән көнне килеп төште. Бәби каршыларга әзерләнде, өйләрне ялт иттерде, бәлеш пешерде. Керә-керешкә үк бәлеш исен сизгән Гөлсинә:
— Дамир, әни килдеме әллә? — диде. Әниләре әйтми торырга кушкан иде, кинәт белсен, шатлансын, шат булсаң, сөт төшә, — диде. Чыннан да, бәлеш белән сыйлап, чәй эчерткән иде — Рамил имеп өлгерә алмады.
Рафисның хәлен белергә бардылар. Бүгенгә кадәр янына кереп кенә йөргән булганнар. «Әни» сүзен ишеткәч, үзе чыкты, каршы очраган врач ханым бармак селкегәч, шатлыгын уртаклашты: «Әни килгән, болай булгач, тереләм инде».
Саимә апа, өч баласында берәрне кунгач, кире борылды. Казанда дүрт баласы, юл уңаеннан аларның да торган җирләрен, иптәшләрен күреп кайтырга булды.
Фәридәнең эшли торган җиренә керде. Саимә апаның Фәридә әнисе икәнен белгәч, нишләргә белмәделәр, димәк, кызын яраталар. Бик изге йорт инде бу Саимә апа өчен. Фәридә шунда эшли дә, шунда укый да, Әлфия килен дә шунда килеп укып китә. Ләлә торып, көндезгедә укый. Лена да химия укытучысын бик яраткан иде, химик булам диде. Химия-технология институтына укырга керде. Әнисе килгәнне әйткән булсалар да, ул тиз генә кайта алмады. Комсомол җыелышы булган, Лена группаның комсомол секретаре икән. Кайтып утырган гына иде, — бер-бер артлы кызлар кереп тулды.
— Лена, сөенче, егетеңнән хат бар.
— Бер дә көткән кешемнән түгел әле.
Хатны әнисе кулына алган иде. солдат хаты икәнен аңлады, маркасыз.
— Бүген үк җавап яз, — диде әнисе, — Көттермә!
— Ярый, әни.
— Лена, күлмәк тегәргә машинаңны биреп тормассыңмы икән? — диде икенче бер кыз.
Бүләк машина бит ул, әтисе Ленага унсигез яшь тулган көненә алып биргән иде, Саимә апа шуны уйлап куйды, үзе исә күршедән кергән кызга:
— Кызым, — диде, — сиңа әти-әниеңнәр бүләк алганнары бармы?
— Миңа егерме тулганда әни — алка, әти йөзек алып бирде. Алтынны! — диде кыз мактанып.
— Ник алар сиңа машина бүләк итмиләр?
— Мин тегә белмим шул, апа.
— Сусыз җирдә йөзәргә өйрәнеп булмый ул.
Лена бу кызны яратмый, бер тапкыр машинасын ватып та керткән иде, җитмәсә, алтыннары белән мактана. Ленаның да калышасы килмәде, ул:
— Миңа әти тегү машинасы бүләк итте, әни тегәргә-чигәргә өйрәтте. Алтын алкамны үзем җәй көне төзелеш отряды белән Молдавиягә барып эшләп кайткач алдым. Сиңа да «әйдә!» дигән идем бит, бармадың, барсаң, машина алыр идең!
Лена күрше кызына машинасын бирми чыгарды, Саимә апа йомышка кергән кешене кире борганын хәтерләми. Кемдер дәрес сорап кергән иде, аңа да аңлатмады.
— Азрак йокларга өйрән, — диде.
Әнисе:
— Ник аңлатмыйсың? — дигәч, кыз аптырамады. «Дәрескә йөрсеннәр», — дип, кырт кисте.
Кунарга Радисларга киттеләр. Анысы яңа алган квартирын «ялт» иттергән. Өйләндерәсе, башлы-күзле итәсе дип, күптән әзерләнеп йөри Саимә апа, сөйгәне ялындыра. Югыйсә, Саимә апа кызның кылларын тартып караган иде, бер дә каршы кебек түгел, укуы да дүртенче курста.
— Улым, курчак өедәй фатирыңда ялгыз ятмассың бит инде! Өйлән!
— Әти-әниләре каршы бит, Лена риза да...
— Яман атыбыз чыкмаган, азып-тузып йөрмәгән, ник ялындыра бу кодагыйлар? Кайту белән барып сөйләшәм, туйны тизләтергә кирәк.
— Әни тотынса, өйләндерә инде үзеңне!
Саимә апа сөенә-сөенә планнарын сөйли:
— Утыз баш казым бар, егермесен суеп сатам, шәһәр кызлары бик матур киенә икән. Лена белән Ләләгә тун алып бирәм.
...Кышка туй уздырабыз.
...Язга алмагачлар утыртабыз.
Радие, чәй яңарткач, әнисе янына килеп утырды.
— Әни, тагын нинди планнарың бар?
— Алар күп, улым. Җәйгә бөтен оныкларымны кунакка чакырам.
— Әни, мин сине иртәгә көне буе кибетләрдә йөртәм, сиңа нәрсә кирәк, — шуны алып бирәм.
Лена абыйсына яратып елмайды да әнисенә:
— Әни, әйт инде, синең үзеңә нәрсә кирәк? — диде.
Балалары — Дарин, Фәния, Рафис, Фәридә, Марат бертуктаусыз шулай диләр.
Саимә апа дәшми, аналарга балалардан нәрсә кирәген бер сүз белән тиз генә әйтеп буламыни?
Икенче көнне иртән үк карчыгын каршы алырга Солтан абзый да Казанга килеп җитте. Алар бергә кайтып киттеләр. Бергә-бергә юл күңелле. Хәер, Саимә аларны бергә дә, ялгыз да күп узды. Юлдан арыганы-туйганы юк, чөнки ул барасы юлның бер башында үзе булса, икенчесендә балалары көтеп тора. Алда — кавышу шатлыклары.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1