Миңа өйләнгән ирләр ошый. Ни өчен икәнен үзем дә белмим. Алай эшләргә ярамаганын да аңлыйм, ләкин әнә шул “ярамый” дигән факт миңа адреналин бирә дә инде. Өйләнгән ирләр магнит кебек үзләренә тарта.
Соңгы елда өч өйләнгән ир белән очраштым. Берьюлы берсенең хатыны сизде. Шундый итеп талаштылар ки, өеннән үк чыгып китте. Киемнәрен күтәреп килгән иде, куып чыгардым. Миңа озак вакытлы мөнәсәбәтләр кирәкми. Хәер, бу хакта алдан ук үзенә әйтеп куйган идем. “Тормышны җимердең, гаиләне таркаттың” дип тавыш куптарган булды. Никләр генә артымнан йөреп, чәчәкләр биргән икән соң?
Аптырыйм мин ирләргә. Бер дә җаваплылык хисен тоя белмиләр. Кылган гамәлләре өчен үзләренә җавап тотасы. Гаиләң өчен куркасың икән, өеңдә хатыныңны кочаклап утыр!..
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2