Үткәннәргә инде юл ябык.
Их, кайтырга иде бер вакыт...
М. Низами.
***
Бураннарны куып язлар килә,
Килә икән, килми калмасын.
Язын яшьлек кабатлана диеп,
Алдый икән, әйдә, алдасын.
Бары, килми генә калмасын.
Кар күп булса иген уңар, диләр,
Быелгы кар алды көчемне.
Көч нәрсә ул, барлык булмышымны,
Балачакны искә төшерде...
Без бәләкәй чакта шулай иде,
Кар күп ява иде, туктаусыз...
Рәхәтләнеп, сөенеп көри идек,
Болай гына, бушка, мактаусыз.
Ә хәзер соң, хәзер ике-өч көрәк
Кар ыргытса сорый акчасын.
Акчасы күп кеше "рәхәт" чигә,
Читләр көри аның бакчасын.
Рәхәт чигү түгел, бу-мескенлек,
Мәхрүм булу шундый ләззәттән.
Ә мин менә һаман арына алмыйм
Балачактан калган гадәттән.
Рәхәтләнеп тирләп кар көримен
Шәһәрдәге карлы бакчамда.
Яллап эшләтергә кемне булса,
Теләк тә юк, һәм юк акчам да.
Үзем эшлим сөенеп бакчамда.
Авылда да димен шундый хәлдер,
Анда инде кемне яллыйсың?
Барысы да бит үзең өчен кирәк,
Тырышасың, нигә янмыйсың,
Авылда соң кемне яллыйсың?
Бураннарга качып язлар килә,
Карлар күпләп ява, ашыга.
Буран белән балачаклар китә,
Язда яшьлек кайта, каршыла!
12.02.2024. НЕФТЕКАМА.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1