Беренче умырзая. Повесть (18)
Рәхимҗанның да «Зәңгәр чәчәгем», «Фаягөлем – Чая гөлем» дип күңеленә җыелып килгән бөтен хисләрен түгеп, яшермичә, бернидән оялмыйча сөясе килде кызны.
18.
Ә иртәгәсен Рәхимҗанны идарәгә чакырдылар.
Колхоз рәисе белән партоешма секретаре көтә, хәзер үк килеп җитәргә куштылар, дигән хәбәр егетне пошаманга салды. Тәртә арасына кергән атны җигеп бетерә алмый азапланды ул. Кабаланды, ашыкты... Аркалыкны түшлек белән бутады, камыт бавын тарттыра алмый чиләнде. «Кичәге өчендер... Нәрсә әйтергә? Юлда атны калдырып, ни эшләдең дисәләр...»
– Уз, Рәхимҗан, әйдә, түрдән уз! – дип, гадәтенчә колач җәеп каршылады аны рәис һәм үз кабинетына партоешма секретарен чакырды.
Партия оешмасы җитәкчесен чакыру бер сәбәпсез булмас, эшләр харап икән, дип нәтиҗә ясады егет. Кабинетта тынлык урнашып калды. Рәхимҗан өчен шомлы һәм киеренке тынлык иде бу.
– Йә, кәефләр ничек, Рәхимҗан? – дип, сүзне партоешма секретаре башлады.
– Рәхмәт, ярап тора иде әлегә...
– Нәрсә син, кыз сорарга килгән кияү егет сыман, коелып төштең әле? – дип, Мирзанур абыйсы да кушылды сүзгә. – Эшләгәндәге кебек бул! Күтәр башыңны, диңгезче ич син...
Аның сөйләшү рәвеше күңелгә беркадәр җылылык бөркеде бөркүен, әмма «кияү егете» дигәне очраклы булды микән...
– Эшләр болайрак тора, Рәхимҗан, – дип дәвам итте рәис. – Без сиңа бер җаваплылык йөкләргә җыенабыз... Колхозыбыз якындагы елларда зур мәйданда сугару эшләре башлаячак, ә белгечләр җук. Безгә читтән җибәргән түгел, үзебезнеке кирәк... Озын сүзнең кыскасы шул – быелгысы көздән сиңа укырга китәргә кирәк булачак.
Рәхимҗан иркен итеп сулыш алды. Менә нидә икән хикмәт. Әмма җавап бирергә ашыкмады.
– Без сиңа зур ышаныч йөклибез, Рәхимҗан! Институтка һич икеләнүсез барырга кирәк, – дип, партоешма секретаре элеп алды сүзне. – Авылга синең кебек кешеләр бик тә кирәк.
– Мин авылда ич, беркая китәргә дә җыенмыйм...
– Китәсең димибез, сиңа укырга кирәк. Әнә, Мирзанур абыең белән без дә олыгаеп киләбез... Алмаш кирәк! Җирне яратучы егетләр кирәк авылга...
– Белмим шул, гел көтмәгәндә килеп чыкты бит әле бу... – дип икеләнә калды ул.
– Ике уйлап тору җук, Рәхимҗан. Бу – синең эш! Теләсәң, читтән торып укырсың, – дип урыныннан ук торды рәис, һәм, килештекме дигәндәй, егеткә кулын сузды.
Рәхимҗан, ризалыгын белдереп, бер-бер артлы икесенә дә кул биреп чыкты.
– Килештек, димәк?..
– Килешми кая барасың...
Фаягөлнең күзенә чалынудан уңайсызланып, ул байтак кына качып йөрде, аның турындагы уйларын читкә куды, онытырга тырышты. Әмма барыбер зәңгәр чәчәк сыман ягымлы нур һәм җылылык бөркеп торган күзләрне оныта алмады. Зәңгәр күзләр төшенә керде, зәңгәр күзләр иркәләп аны таңда йокыдан уятты. Эшкә дә зәңгәр күзләрне очрату уе белән чыгып китә торган булды. Көндезен дә, кичләрен дә берөзлексез аны эзләде. Үзе эзләде, үзе качты. Үзе аңарга омтылды, үзе читләште. Ләкин бу хәл озак дәвам итә алмый иде.
Фаягөл әбисе белән икәү генә тора. Көннәрдән бер көйне кичкырын, карчыкның югарочка кич утырырга менеп баруын күргәч, ашыга-кабалана Рәхимҗан түбән очка юнәлде. Ян капка ачык, урамда кеше-кара күренмәде. Фаягөлләр ишегалдына барып керерлек гайрәте дә табылды...
Ишегалдында адашып калган тавык-чебешне кетәклеккә куып йөри иде Фаягөл. Өстендә кыска итәкле җиңсез күлмәк. Үсмер чагыннан калган күлмәк иде күрәмсең. Уңайсызланып, аның итәкләрен күпме генә тарткаламасын – күлмәк барыбер кызның тездән үк йомрыланып киткән тыгыз ботларын каплый алмады.
– Бәрәч, Рәхимҗан, бу нишләп йөрүең, – диде көтелмәгән очрашудан югалып калган Фаягөл. Әмма күзләрендә шатлык нурлары балкый иде үзенең. – Кеше-фәлән күрсә... – дип, мәгънәле генә як-ягына карангалап алды.
– Күрмәгәе, – булды Рәхимҗанның җавабы. – Син кияүдә түгел, мин өйләнмәгән.
Фаягөл сүз куертып тормады, аны үзе янына, тавыклар куышырга чакырды. Бераздан алар тавык тизәге һәм кипкән печән исе аңкып торган абзар алдында иделәр инде.
– Рәхимҗан, Рәхимле җаным, – дип, түземсезләнеп егетнең муенына килеп сарылды Фаягөл. – Мин бит сине шундый сагындым.
Рәхимҗанның да «Зәңгәр чәчәгем», «Фаягөлем – Чая гөлем» дип күңеленә җыелып килгән бөтен хисләрен түгеп, яшермичә, бернидән оялмыйча сөясе килде кызны.
– Син шушында гына торып тор, – диде Фаягөл, кинәт ниндидер нәтиҗәгә килеп. – Мин хәзер, ишекне генә элеп киләм. – Ул өйгә таба йөгерде, биленә сыдырылып менгән күлмәк итәкләрен тарткалап кую ихтыяҗын да тоймый йөгерде.
Лапас алдында бер ялгызы калып, инде үзләшә төшкәч, очраклы бер кызыксыну белән, моңарчы үзе сөялеп торган баскычтан сәндерәгә күтәрелде Рәхимҗан. Кипкән зәңгәр тәтәйләр әйдәдеме аны анда... Кипсәләр дә, зәңгәрлекләрен югалтмаган иделәр әле. Әллә чәчәк һәм җиләк яфракларының хуш исе бөркелеп торган болын печәне чакырдымы... Үзенең бөтенләй чит-ят сәндерәгә һәм ни эзләп менүен, сораучы булса, аңлата алыр идеме икән. Ул арада, сүз куешкан сыман, башына зәңгәр борчаклы ак яулык чөйгән, килешеп торган яңа күлмәк кигән Фаягөл дә күренде.
– Ә-әү-ү, кеше бармы мондау-у? – дип шаярган булды кыз.
– Кеше юк, аю гына, синең килбәтсез аюың, – дип җавап кайтарды егет.
Сәндерәдәге эңгер-меңгергә күзе ияләшеп өлгермәгән Фаягөл, кай арада зәңгәр күбәләккә әйләнеп, Рәхимҗанның көчле кулларына килеп кунганын искәрми дә калды. Алар үзләрен урманда, тын, матур алан уртасында калган кебек хис иттеләр. Ул аланда сөеп һәм сөелеп туймас зәңгәр күбәләк белән килбәтсез аю гына иде. Чәчәкләргә күмелеп, җиләк яфракларына төренеп сулыш алды алан... Әйләнде, бөтерелде, чайкалды – туй итте алан... Байтак вакыт узып, түбә ярыкларыннан үтеп кергән ай нурлары бар дөньяны яктыртып җибәргәч кенә алар үзләренең кайда икәнлегенә һәм кем булуларына төшенделәр.
Тар тыкрыкларны иңләп үз өйләренә кайтып барганда, яңа айның тулылыгына, күкнең зәңгәрлегенә, йолдызларның җемелдәшүенә сокланып туймады Рәхимҗан. Әйтерсең, авылның шундый матур һәм тын кичен гомерендә беренче кат күрүе.
Фаязның соңгы хаты күңеленә килде. Әллә ул да менә шушы кичне, шушы мизгелне юксынамы икән шәһәрдә?..
«Рәхимҗан, малай! Мин сине авылда калды дип кызгана идем, «җүләр» дигән чакларым да булды. Ә син ак сакаллы карт икән бит, малай, торган саен синнән көнләшүем арта бара. Авылның урамнарын, бер кайгысыз калып, аркылыдан буйга гизеп йөрисе килә кайчак. Сызгыра-сызгыра бер йөрисе иде. Минем, авылда үсеп, кызлар озатканым да булмаган икән. Авыл кызларына кайтып, яннарында хет бер кич янәшә утырасы иде, капка төбендә басып торуның ни икәнен беләсе иде... Эх, умырзая җыеп йөргән чакларның кадерен белмәгәнбез...»
Авыл кичләренең кабатланмас матурлыгы бар шул. Менә бүген дә берничә җирдә адашып өйгә кайтмый калган сарык бәрәннәре торып калды. Клуб нигезе буенда кәҗә тәкәсе ята иде, ай нурында аның мөгезләреннән төшкән күләгә ерактан ук тырпаеп күзгә ташланып тора. Бура читләрендә, капка төпләрендә сирәк-мирәк булса да бәхетле пар шәүләләр күренде. Серле тынлыкны бүлеп, түбән оч ягыннан кемнеңдер әтәче саташып кычкырып җибәрде. Җанга сафлык өстәп җил исеп куйды. Су буеннан бөтнек исе катыш салкынча һава дулкыны килеп уралды. Бакалар тел кайрады, чикерткә сайрады. Алар бүленеп торган арада чишмәләр җыры ишетелеп калды. Су буенда шаулап аккан чишмәләр арасыннан Ризван каеннары чишмәсе тавышын танырга тырышып барды Рәхимҗан. Күпләгән башка челтерәүләр арасыннан аера башладым дигәндә генә, каеннар белән булган хәл хәтеренә килеп төште һәм ул – туңуданмы, әллә болай гына – калтыранып куйды...
Капкадан кергәндә, күпме генә сак булырга тырышмасын, үч иткәндәй, тимер келә гадәттәгедән дә ныграк шалтыраган төсле тоелды. Ул, сискәнеп, ирексездән тагын калтыранды. Зәйнәпләр капкасындагы келәнең дә шулай шалтыравын көткән иде бит ул кайчандыр. Ә ул чакта тимер келә шалтыравын ишетә алмый кайтып киткән иде. Баскыч төбенә кунаклаган казлар, «йөрисең шунда» дигән сыман, дәррәү кузгалып, шаулашып алды. Төннең тынлыгы һәм матурлыгы артында посып аны күпме борчу һәм тыңгысыз уйлар сагалап торган икән. Күзенә йокы кермәде Рәхимҗанның.
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1