Заһит МУРСИЕВ. Ай нуры. Повесть (9)
Тегесе аның аркасына пычак кадаган. Шуннан суга ыргытканнар. Алай гына да үлмəгəн бахыр, ярга чыгарга тырышкан. Башына ятьмə каплап аска батырганнар.
(Дәвамы.)
Күпер өстендə
Таймас бишектəге улын үбеп, эшенə ашыкты. Ни өчендер
бу юлы Кəүсəрия аны озата чыкты. “Ярый, мин киттем!” –
дип, ир йомшак кына итеп хатынының иңбашына кагылып
алды.
Менə Таймас атлап китте. Ул башкалар шикелле авыр
басып йөрми, җир өстенə аяклары җиңел генə тиеп кал-
ган кебек, ничектер ашкынулы бер дəрт белəн алга омты-
ла. Атлаган саен ара ерагая. Ерагайган саен Таймасның
гəүдəсе дə кечерəйгəн кебек. Гүя ул китə. Каядыр китə.
Кəүсəриядəн китə.
Тукта, бу нинди уй? Нинди гөнаһ шомлыгы? Кəүсəриянең
башына кайдан килде əле бу шом? Менə сиңа тиле хатын,
яратуыңнан диваналанасыңмы əллə? Сабыр була бел,
дөньяныкы бүген бетмəгəн, булыр əле бəхетле көннəр.
Яшь ханым үзен шулай юата, əрли, битəрли, күңелдəге
кара шəүлəне куа. Боларны эшлəп була ул, ə менə күз
карашына кадəр үткəн сагыш җуелмый. Кəүсəриянең бу
мəлдəге тышкы кыяфəте шундый иде.
Көн узды. Йорт мəшəкатьлəре, бала карау вакытны узды-
ру өчен яхшы шөгыль. Тик, нигəдер вакыт бүген үшəн сыер
шикелле “атламый” маташты, буылган елга сыман тукта-
ган да куйган. Шулай да Ходай кодрəте үзенекен итə, кич
җитте, Таймас кайтырга тиеш.
Ə ул юк. Бəлки, соңлагандыр? Бəлки, берəр кая туктал-
гандыр? Бер сəгатьтəн, ике сəгатьтəн кайтыр. Башта ба-
ланы күтəреп алыр, яратып сөйлəндерер. Аннан сагынган
хатынын кочагына алыр. Колакка үзенең яраткан сүзен
əйтер: “Син минем изгелек фəрештəм”, – дияр. Кайдан уй-
лап тапкан бу сүзне. Таймас үзе дə, Кəүсəрия дə бу мизгел-
не көтеп алалар иде. Тик кич узды, төн таралып таң атты, ə
Таймас кайтмады. Иртəгəсен дə, аннан соң да аның ашы-
гып, җилкенеп атлаган җиңел гəүдəсе урамда күренмəде.
Өч көннəн соң аны милиция эзли башлады. Башкаладан
килгəн тикшерүчелəр, Туктар, Хисам һəм башка дистəлəгəн
кеше көн-төн белми туктаусыз эзлəделəр, тик Таймасның
гына эзенə төшə алмадылар. Кеше гаип булды, мəете
юк, көймəсе юк, тишкəлəнеп бетсə дə батмый торган
көймəсенең бер кыйпылчыгы булса да табылмады. Адəм
кадəр адəм юкка чыкты.
Кая булды соң бу Таймас? Авыл өчен, хəтта район өчен
шуннан да борчулы сорау булмагандыр. Эше шундый иде,
Кəүсəриянең тапкыр бəялəве буенча, күплəрнең тамагына
кылчык булып утырды, штраф салды, хəтта судка бирде,
түрəлəргə тəлинкə тотмады, гади халыкка гадел булды.
Хəтта явыз браконьерлар да аның югалуына шатланма-
ды. Чөнки Фазылханов үзенə күрə районның йөзек кашы,
сыйфат билгесе, эмблемасы-визит карточкасы иде. Аны
җиде район халкы күреп танып белə иде. Ул хакимиятнең
сатылмаганлыгын, законның чынбарлык икəнлеген, аның
алдында һəркемнең тигез булуын раслап торучы символ
булды. Таймас турында кемдер мəзəк сөйлəде, икенче-
се аның браконьерларны ничек төп башына утыртканын
хəтерлəп, легендалар уйлап чыгарды, кемдер юкны уйлап
яла якты, гаеплəде, əйе, андыйлар да булгалады, аның ка-
равы, күплəр сокланды, лəкин аны белмəгəн, битараф бул-
ган кеше юк иде. Хəзер ул юк булгач, районның горурлыгы
юкка чыкты да куйды. Сүз күп булды, сүз төрле булды. Алар
Кəүсəрия колагына ирешеп, аулакта кайнар күз яшьлəре
түктерде.
Кеше нəрсə сөйли соң, нинди чын-ялган хəбəрлəр йөри?
Без дə колакны үрə катырып тыңлап карыйк. Гайбəт тыңлау
яхшы түгел дисəлəр дə, ни дə булса белəсе килү, һич югын-
да фараз кору телəген уч белəн басып куеп булмый. Юк
дигəнгə күңел тынычлана дисезме. Югалды инде дип кул
селтəргə ул энə түгел. Беркөнне Тəүзих район үзəгенə
килгəн иде, эше беткəч, ашханə каршындагы ларек янын-
да тукталды. Бу пятачок Абызбайның “Совинформбюросы”
урнына инде. Биек түгəрəк өстəлне уратып баскан берничə
ир янына бер кружка сыра тотып Тəүзих та килеп кушылды.
– Егет əрəм инде, əрəм, – дип сөйли иде кырыныр-
га “оныткан” бер ир. – Минем ни, ишетмəгəн нəрсəм юк,
кеше арасында йөрим бит. Бик каты сугышканнар икəн,
дүртəүме, бишəүме булганнар. Таймасны белəсез инде, ул
тиз генə бирешə торган түгел, военный чагында самбосын-
ниен нык өйрəнгəн, ахры. Тегелəрне пыр туздырган, имеш.
Шуннан əллə каян бер погонлы кеше килеп чыккан. Таймас
шуңа ышанган шул. Ə тегесе аның аркасына пычак када-
ган. Шуннан суга ыргытканнар. Алай гына да үлмəгəн ба-
хыр, ярга чыгарга тырышкан. Башына ятьмə каплап аска
батырганнар.
– Булмас ла, ул кадəрле кем бəгырьсез булсын! – дип
шик белдерде Тəүзих яшьлəрендəге Гыймад исемлесе.
– Булмас дисеңме, син белəсеңме, минме?! Килгəн
кешелəр ди бит, безнекелəр түгел.
– Кем белə инде, булуы да ихтимал. Һəрхəлдə, синең
сөйлəгəнең минем ишеткəннəргə бик мач килеп тора, –
диде сыра эчə-эчə корсагы бүселгəне.
– Син нəрсə ишеттең?
– Зур каладан килгəн булулары дөрескə охшый. Аларның
монда үз кешелəре бар икəн. Погонлы кеше ди ул. Шуңа
телефоннан шылтыратканнар, ə коммутаторда утырган те-
лефонистка “ялгыш кына” тыңлап торган. Менə шул. Хəзер
инде телефонистка кем дə, аннан да бигрəк, погонлы кеше
кем дип юрагыз.
– Погонлылар балык белəн вакланмый. Военкоматтан
Вазиф Тəхəветдинов, милициядəн карак Хəмит малае
Бикташев, прокурор ярдəмчесе Сарбаев йөрештерə бугай.
Тагын кем?..
– Сарбаев дигəннəн, күптəн күренми, каядыр киткəн ши-
келле.
– Кая киткəн соң ул?
– Соң, башка районгадыр инде. Бер урында артык корт-
ламасыннар өчен аларны бит күчереп торалар.
– Əйе шул. Бер генə җир кортламасын, бөтен дөнья корт-
ласын дипме?
– Туктагыз əле, ул Сарбаев дигəнебез кайчан киткəн соң?
Бу сорау күп белүче Сакалга бирелгəн иде, анысы уйла-
нып торгандай булды.
– Чыннан да, гаҗəп бит əле бу, егетлəр. Таймас югалган-
нан соң шундук китте шикелле ул.
– Дөрес əйттең. Фактлар туры килə башласа, егылып
кына китəрлек фикергə килеп төртелергə мөмкин икəн. Үз
уеңнан үзең куркып үлерлек, – дип җөплəде арада акыл-
лырак һəм айныгырак Айрат исемлесе. Ул көтмəгəндə
Хисамга борылды:
– Хисам, синең хатының почтада эшли бит əле. Арлы-
бирле ул тыңлап тормаганмы?
– Сез нəрсə?! Шундый хəбəр ишетсəм, тел йотып калыр
идемме əллə мин! Без Таймас белəн дус идек, əнə, Сакал
белə, – дип кырт кисте анысы.
– Мин синең хакта əйтмим бит, теге телефонистка синең
хатының булмаганмы, дип кенə сорыйм.
Агарып киткəн ир сүзне икенчегə борган кебек булды.
– Мин үзем бөтенлəй башка сүз ишеттем. Имеш, көймəсен
баржага күтəреп салганнар. Хəтерлисезме, бермəлне бе-
рюлы өч баржа кирпеч белəн килгəн иде. Җитмəсə, йөзмə
кран белəн бергə. Ул баржаларны гомер бакый үзебездəге
кран бушата иде...
– Монысы да игътибарга лаек сүз, – диде Айрат.
– Ə син нəрсə уйлыйсың, нишлəп безне шым гына тыңлап
торасың əле, син кем? – дип, болар кинəт кенə карашла-
рын Тəүзихка юнəлтте.
– Мин Комъяр авылыннан сезнең кебек үк балыкчы бу-
лам инде. Бермəлне ярамаган вакытта балык тулы көймə
белəн тотылдым, бик нык əрлəде Фазылханов, ə үзе əз
генə штраф салган булды. Жəллəде инде. Мəрхүмнең авыр
туфрагы җиңел булсын. Əй, аның туфрагын кем белə…
– Шул шул, – дип хуплады аның сүзен ирлəрнең берсе. –
Таймасны нəкъ сезнең тирəдə күргəннəр дип сөйлəделəр,
эзлəдегезме соң?
– Эзлəдек инде, милиция бөтен авылны күтəрде, эзлəү
белəнмени, берни тапмадык. Хəзер əнə əби-чəби сүзе
йөри. Имеш, бик каты кыйнаганнар, ə ул үлмəгəн, ничек-
тер исəн калган, əлеге мəлдə кайдадыр дəваланып ята, ди.
Терелеп аякка бассам, мин аларны барыбер табачакмын,
дип əйтə икəн имеш.
– Анысы шулай инде, ни мəетен, ни каберен күрмəгəн ки-
леш бу кеше үлде дип əйтергə тел бармый.
– Дөрес əйттең, барысын да тыңлыйсың. Барысы да
ышандырган була, лəкин берсенə дə ышанып булмый.
Шунысы хак, Таймас тапмаса да, Аллаһының каһəре табар
əле ул мөртəтлəрне.
Менə шундый сөйлəшүлəр тегендə дə, монда да бу-
лып ала, халык арасында төрле фаразлар йөри. Дөрес,
Кəүсəриянең күршелəре, коллегалары бу хакта телсез,
көтмə дип тə, исəн булырга мөмкин дип тə сүз кузгатып
ханымның күңелен телгəлəмилəр. Кəүсəрия Таймасның
исəн калуына, терелə алмый кайдадыр гариплəнеп ятуына
бик тə ышаныр иде, лəкин ул җанашының үзен ничек ярату-
ын белə. Таймас бит ул! Исəн хəлендə нинди генə очракта
да əмəлен табып хəбəрен җиткерер иде. “Мин исəн!” Шушы
кечкенə хəбəр Кəүсəрия өчен зур шатлыкка, чын бəхеткə
əверелер иде. Ул ирен гарип-гораба хəлендə дə гомере буе
күтəреп йөртер, тəрбиялəп карар иде.
Кеше ни сөйлəмəс. Гайбəт дигəн нəрсə чын белəн ялган-
ны бутап-болгатып бирмəсə, гайбəт тə булмас иде. Тик, шу-
лай да… Утсыз төтен булмый дилəр бит əле. Кəүсəриянең
үзенең дə күңеле өзгəлəнə, юк-юк та үткəннəр искə төшеп,
хислəре кузгала. Бу хакта Таймас белми калды, ə менə
Кəүсəриянең өнəмəгəн кешесе бар. Дөрес, еллар үткəн, ул
кеше белəн ханымның уртак эше, очрашасы да юк, хəзер
əнə үзе дə күченеп киткəн, дилəр. Лəкин, шулай да, шушы
адəм аркасында Кəүсəриянең тормышы бөтенлəй үк саф,
тыныч булмады. Туй күлмəгенə чəчрəгəн кечкенə пычрак
табы кебек бер хатирə күңел күклəрен ямьсезли дə тора
бит əле.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1