Фоат САДРИЕВ
15.
Саргайган каен полосалары, ямь-яшел уҗымнар, сөрелгән басулар, сары эскертләр, саргаеп-кибеп баручы үләннәр — һәммәсе дә күңелдә әллә нинди сагышлы уйлар уятты. Каен полосасы янындагы бәрәңге җирләрендә сабак яндыралар, сыек төтен шуның әчкелтем исен алып килә. Әллә шул истән, әллә башка нәрсәдән Мөнир абыйсы туктаусыз борынын тарта-тарта сөйләргә кереште: — Әллә кайтам, әллә юк... синең белән сөйләшмичә китә алмадым. Мин синең алда шул кадәр гаепле, сеңлем... — Ни сөйлисең, Мөнир абый?! — дип каршы төште Сөембикә. — Иң авыр чакларымда таянычым гел син булдың. — Булмадым! Дөреслекне әйтәсе урында Надиров кебек алдаганмын. Син кырдагы ялгыз чәчкә кебек сыек идең. Җил кайсы яктан иссә, чәчәк шул якка бөгелә, катырак иссә, сына да. Мин начар җил булдым, Янчуринга ыргыттым... Аннары... үзең беләсең... Сөембикә күңелендә ниндидер кайнар, ачы нәрсә кузгалуын тойды. Ул вакытларны һич тә хәтеренә төшерәсе килми иде аның. Әмма сүз башланган икән, төгәлләмичә кая барасың. — Хәзер шулай кебек тә... Ул чакта авылда калу минем өчен үлем иде бит. — Кем белә... Боздым тормышыңны, боздым! Аның кашлары сикереп куйды, карашын ул туп-туры Сөембикәнең күзләренә төбәде, сүзләре өзелеп калды. Аны озатып кайтканда да, Сөембикәнең баш миен һаман шул сүзләр бораулады. Алар таныш сүзләр ич. Нәкъ шушы сүзләрне әнисенә Сәпәрәй әйткән иде. Халыкның аңа түземе тәмам төкәнгәч, Сәпәрәйне бервакыт, төнлә кайсыдыр хатынның өеннән чыгып килгәндә, башына капчык кигергәннәр һәм туйганчы кыйнаганнар, күтәреп берничә мәртәбә койрык сөяге белән җиргә бәргәннәр, үкчәсен төйгәннәр, диделәр. Ул ун-унбиш көн кузгала алмыйча, сидеген эчеп ятты. Аягына баскач, районнан кемнәрдер килеп төште, халык белән сөйләштеләр, аңлатмалар җыйдылар. Июнь азагына хас матур бер көнне Сәпәрәй канаты сынган кош кебек кайтып керде. Сөембикә китап укый, әнисе фермада, әбисе белән бабасы чәй эчеп утыра иде. Ул, бер сүз дәшмичә, кулларын артка куеп, почмактан почмакка йөри башлады. Аның чыраенда усаллыкның әсәре дә калмаган иде. Шулай да Сөембикә куркудан бөтен тәне белән дер-дер калтыранды, алып бәрмәсә ярар иде, дип коты очты. Сәпәрәй Җәүһәрия кайтканчы шулай йөрде, аннары бер сүз дәшмичә өйдән чыгып китте. Кичкырын Гарәфи алашасына җигелгән кабык арбага утырып кайтып килде. Арбада зур гына тартма бар иде. Аны өйгә алып кереп, өстәлгә конфет-прәннекләр, биш-алты кап шикәр алып куйды. Ашарга әзерләп йөргән Җәүһәриягә зур бер түтәрәм бик симез сыер ите сузды, аннары костюм кесәсеннән боерык чыгарып, өстәлгә куйды: — Менә монда миңа тиешле өч центнер ипи, алып кайтырсыз, — диде. Сөембикә дә, әбисе белән бабасы да, берни аңламыйча, аптырап карап утырдылар. — Ни булды? — диде әнисе, аңа таба якын килмичә генә. — Минем шул кадәр кеше буласым килгән иде. — Сәфәргали авыр сулап никтер ишек катыннан әйләнеп килде, теше сызлаган кешедәй, яңагын сыпырып куйды. — Була алмадым. Кабат яши алсам, сезне уч төпләремдә генә йөртер идем. Булмый инде... Сизеп торам: күпме тырышсам да, барыбер үзгәрә алмыйм мин. — Аннары дымланган күзләрен әллә ничек чыт-чыт йомып, соңгы мәртәбә күреп калырга теләгәндәй. Җәүһәриягә карап торды да төшенке тавыш белән әйтеп куйды: — Мин генә боздым синең тормышыңны! Ул кыршылып беткән зур чемоданына барлы-юклы әйберләрен тутырды. — Мин сезне яңадан борчымам. Теге дөньяда очрашканга кадәр хушыгыз! — шулай диде дә чыгып китте. Ул киткәннән соң бер атна эчендә әнисе суырылып китте. Моны Сөембикә дә, әбисе белән бабасы да шаккатып күзәттеләр. Әнисе юньләп сөйләшмәде, юньләп ашамады, эштән кайтты да караватына барып ауды. Чыгарылыш кичәсе көнен Сөембикәнең мәңге онытасы юк. Ул иртүк әнисе белән әбисенең мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышына күзләрен ачты. Аннары шундук йомды, йоклаган булып яткан килеш тыңларга кереште: — Нәрсәсен таптым шуның?! Ни кыяфәте, ни холкы, ни кешелеге! — диде әбисе. — Их, әнкәй! (Әнисенең лышык-лышык борын тартуы ишетелде) — Миңа тәмуг кирәк. Ул минем өчен җәһәннәм иде. Бу гөнаһлы тәнемне кайларга куйыйм?! Әллә мине әти белән синнән, Сөембикәдән оялмый дип уйлыйсыңмы? (Аның тагын озаклап сулкылдаганы, борын тартканы ишетелеп торды.) Мин әле тәмугта янсам да, ир хатыны идем. Хәзер берни дә түгел. Мич алдындагы утын агачы да миннән бәхетлерәк: ул яна да көлгә әйләнеп котыла. Ә мин күз көеге булып йөри бирәм. Шырпы төртеп яндыручысы юк... — Аллаһтан курык, кызым! Һәркемнең дә язмышы Аллаһ тарафыннан язылган. — Минем өчен дога кыл, әнкәй. — Даутны оныта алмыйсың син. — Ул минем оҗмахым булган. Мин шул оҗмахтан баш тарттым. — Ничек үкенгәнемне белсәң, әнкәй! Бу газаплар шуның өчен миңа. Әнисенең күз яшьләре, кайнар кургаш кебек, Сөембикәнең йөрәгенә тамдылар. Сөембикә, торып ашагач, бакчада эссе кояш астында тыелгысыз ярсу белән бәрәңге кәтмәнләде, ызан араларында күтәрелеп килүче алабута, песи тарысы, билчән, эт эчәгесе кебек чүп үләннәрен рәхимсез кырды. Өйгә керсә, ни күрсен Сәфәргали вакытында бизеп беткән хатыннар кабат җыелышып эчеп яталар. Сөембикә, йөрәген ничек басарга белмичә, велосипедына атланып, урманга китте. Ул кайтып кергәндә, әнисе караватта йоклап ята иде. Сөембикә чәчәкләрне салкын сулы чиләккә утыртты да чыгарылыш кичәсенә киясе күлмәген үтүкләргә ниятләде. Өстәлгә одеал җәйде, учактан алып, үтүккә күмер салды, күлмәген алу өчен сандыкны ачты. Өскә генә куелган ак күлмәк юк иде. Ул әйберләрне актарырга кереште, сандыкның төбенә үк төште, кабат-кабат актарды һәм ниһаять, күлмәкнең юклыгына инанды. Ишек алдында йөргән әбисе янына йөгереп чыкты: — Әби, минем ак күлмәгем кая микән, белмисеңме? — дип сорады. Әбисе аптырап иңбашларын сикертте, авыз эченнән пышылдап, нәрсәдер укынды: — И, балакаем, өченче көн генә карадым бит, шунда гына тора иде. Сөембикәнең күңеле ниндидер күелсез нәрсә сизенә башлады. Ул йөгереп керде дә аракы исе аңкытып, тирләп йоклап яткан әнисен селкетергә кереште. Шактый вакыттан соң Җәүһәрия күзләрен ачты. — Әни, минем күлмәгем кайда? —диде Сөембикә өзгәләнеп. — Минем эчемдә, — диде дә Җәүһәрия, гырлап йоклап китте. Сөембикә, үз-үзен белештермичә, аның иңбашларына, кабыргаларына сугарга кереште, үзе туктаусыз елады, нәрсәләрдер кычкырды. Әбисе кереп аның кулларыннан эләктерде дә ишек алдына алып чыкты, чәчләреннән сыпырып, иңбашларыннан кагып тынычландырды, салкын су белән юындырды. — Синең чуар чәчәкле күлмәгең бар бит, кызым. Әле ул агына караганда матуррак та, — диде ул, аның бер алдына, бер артына төшеп. Сөембикә велосипедына атланды да кабат урманга китте. Ул анда юләр кеше кебек кичкә кадәр йөрде, печәнчеләрдән калган шалашка тап булды. Кояш баеганда, шунда кереп ятты һәм ничек йоклап киткәнен сизми дә калды. Ул уянганда, таң беленә иде инде. Алар ике көн буе әнисе белән сөйләшмәделәр. Кичтән фермадан кайтып, эш киемнәрен алыштырып маташканда, Сөембикә, аның тәнен күреп, өнсез калды: әнисенең иңбашлары, ябык беләкләре күп-күмгәк иде. Сөембикә кычкырып елап аңа ташланды. Кысып кочаклап алды, күгәргән тәннәрен шашынып үбәргә кереште. — Әнием, зинһар гафу ит. Кичерә аласыңмы мине?! — Ул аның күзләренә мөлдерәп карады. — Кичерә аласыңмы син мине?! — Син мине кичер, кызым... — Әнисе тавышсыз гына үкседе. — Мин кабахәт, чучка... Алар бик озак елаштылар. Сөембикә һич кенә дә тынычлана алмады, бөтен тормышларын күз алдыннан үткәрде. Күкрәгендә үзе өчен дә, әнисе өчен дә үч алу тойгысы кабынды. Әгәр кулыннан килсә, ул барлык ир-атларны үзенә буйсындырып, кол итәргә әзер иде. Шуны эшләү мөмкинлеге бар, тик гомереңне генә бир, дисәләр, ул моңа бернинди икеләнүсез ризалашыр иде. Ул ирләрдән гомере буе үч алырга ант итте, әмма антында тора алмады, әнисе кебек үк ир-атларны үзенә генә хас ярату белән яратты Сөембикә...
* * *
Ирек белән Зәнфирә эштән кайтып ашарга гына утырганнар иде, ишек кыңгыравы шылтырады. Кашыгын куеп, Ирек өйалдына чыкты, ишекне ачып җибәрде. Каршысында иңбашлары аска иелгән, иреннәре ачудан кысылган Әмир Саттаров басып тора иде. — Әйдә, керегез, Әмир абый, — диде Ирек һәм күрешергә кул сузды. —Мин сезгә кул бирмим! — Әмир, күзләрен усал елтыратып, кулларын артка яшерде. — Без ышанган идек... Ә сез сатлык булып чыктыгыз! — Туктале. Әмир абый, әйдәгез өйгә кереп аңлашыйк. Ни булды? — Кермим. «Мин сезне Шәрифуллинга әләклим», дип туп-туры әйтергә идегез ичмасам! — Әмир туктап тын алды да мыскыллы тавыш белән дәвам итте: — Аңа каршы бара алмыйм, булдыра алмыйм, имеш! Аягына элеп, Ирек аның янына чыкты. — Сез юньләп аңлата аласызмы? — Аңлатып торасы да юк. Әнә хәзер ТИҮдә йөрүче егетләрне берәм-берәм сындырып бетереп баралар. Сәлахов милициясен дә, прокуратурасын да, башкасын да эшкә җиккән. Минем дә үткәннәрне казый башладылар, дәресләремә көн саен йә РОНОдан, йә үзебездән кеше керә МСОның бухгалтеры белән мелиорация егетен кыса торгач, берсе эшеннән чыгып, Болынкырдан китәргә йөри, икенчесе, йөрәге тотып, больницага эләккән. Нык ялгыштык без сезгә әйтеп! Ирек эшнең нидә икәненә төшенеп бетте. Ул үзенең намусы алдында гаепсез булса да. Саттаровлар каршында мең мәртәбә гаепле иде. — Мин барысын да яшермичә, аның йөзенә бәреп әйттем. Сез миңа ышанган кебек, мин дә аңа ышанган идем, — диде Ирек һәм борылып ишеккә атлады. — Туктагыз әле, каты әйткәнем өчен кичерегез, — диде Саттаров, аның артыннан ияреп. — Сездән башка булмый. Без бер мәртәбә җыелган идек инде. — Соң? — Кычкырыштык та таралыштык. Безгә хәзер аеры-чөере килмәскә, бер йодрык булып сугарга кирәк. Ирек, аның эчендә нинди утлар янганын үтәли күрсә дә, алар теләгән учакның үзенең күңелендә кабына алмавын тойды. Ул кемдер эткәнгә йөри алмый, эчке инанусыз кымшанмаячагын күптән белә. Ләкин менә бүген, хәзер, ул үзенә чигенер урын калмаганлыгын аңлады. Җаны-тәне белән карышса да, үзен аклау өчен генә булса да, ул хәзер иҗтимагый үзәк кешеләре алдына чыгып басарга тиеш. Шушыларны уйлаганнан соң, Ирек көрсенеп куйды да: — Сез ТИҮ егетләрен чакырып чыга аласызмы? — диде. — Алам, әлбәттә. — Ул чакта иртәгә сәгать өчкә музейга җыелыйк. Сәгать өч тулганда, иҗтимагый үзәк әгъзалары берәм-берәм музейга җыела башладылар. Утырырга урыннар аз иде, күпчелек кешеләр басып торды. Санап карагач, ТИҮдәге кырык җиде кешенең уналтысы килгән булып чыкты. Сөйләшү бик кискен башланды. Берәүләр җыен җыю ягын каерса, икенчеләре югары органнарга адресланган хат белән Казанга баруны хуп күрде. Ирек, тарткалашучыларны тынычландыра алмаудан йөдәгәч, музейдагы җиз кыңгырауны шалтыратырга кереште. Шул чак шартлап ишек ачылып китте һәм анда Әхнәф Шәрифуллин белән Фәнис Сәлахов күренде Бу хәлдән бөтенесе, яшен суккандай, аптырап калдылар. Карашлар Иреккә төбәлгән иде. Шушы аңа ниндидер көч бирде: — Без монда җыелыш үткәрә идек, — диде ул. дулкынлануын яшерергә тырышып. — Әгәр музейга йомышыгыз булса, җыелышны туктатып торабыз. — Рәхмәт, — диде Әхнәф. — Революция штабы утырышы шушында, дигәннәр иде, хак икән. Безгә дә катнашырга ярыйдыр бит? — Катнашырга ярый, — дип куйды Ирек. Әхнәф, экспонатларны барлагандай, кулы белән акрын гына кагыла-кагыла эчкәрәк узды. — Лентасы-ние белән пулемет бар, автомат-винтовкалар штык-кылычлар бар. Кораллы восстаниегә һәммәсе әзер. — Ул стенадагы мамонт сөякләрен сыпырып куйды. — Мамонт сөякләре дә янәшәдә генә. Тере мамонтларны мондый кораллар белән генә җиңеп булмас шул, — диде Ирек. — Хәзер аларны аудару өчен атом бомбасы кирәк. Йә, нәрсә тикшерәбез, — диде Әхнәф, аның янына килеп Мин бит кисәткән идем, — диде Ирек. — Җыен җыю турында киңәшәбез менә. Җыен әйбәт нәрсә инде ул, — диде Әхнәф һәм ТИҮ әгъзаларының йөзенә берәм-берәм озаклап карап чыкты. — Анда ни сөйләшмәкче буласыз инде? Шул чак Саттаров башкалардан аерылып алгарак чыкты. — Булабыз, дип әйтегез, Әхнәф Хәсәнович, — диде ул, һәр сүзенә басым ясап. Әхнәф көчәнеп елмайды: — Ярар, сезгә каршы килмим: ни сөйләшмәкче булабыз? — Халык хакимият җитәкчеләре белән сөйләшергә бик сусаган, диләр. — Ирек Әхнәфкә охшатып елмаерга тырышты. — Шуны оештырырга исәп. Ленин әйткән бит, югарыдагылар булдыра алмый, астагылар өнәми. Бездә дә шундыйрак хәл. Әхнәф бу кешеләрнең ахыргача барачакларын йөзләреннән аермачык күрде. Куркытулар тәэсир иткән булса, алар бирегә килмәсләр иде. Сәлахов белән ул мәгънәле генә карашып алды да болай диде: — Ә нигә безгә менә шушлай күзгә-күз карап сөйләшмәскә? Барысын да ачыктан-ачык. Әңгәмәне тәфсилләп газетада яктыртырбыз. — Әлбәттә, шулай эшләргә кирәк, — дип күтәреп алды аны Сәлахов, — Дөнья кубарып халык җыйсак, бу бит бөтен республикага таралачак. Газета-журналлардан, телевидениедән иснәнеп килеп җитәчәкләр. Үзебезнең эчке мәсьәләләрне үзебез хәл итәргә сәләтле түгелмени без? — Ай-яй, хәйләкәр сез, — дип баш чайкый-чаикый көлеп җибәрде Саттаров. — Хәзер алай эшләргә соң инде. — Нишләп соң булсын? — Әгәр сез безнең ТИҮ кешеләрен эзәрлекләмәгән булсагыз, бәлкем моны эшләп тә булыр иде. Әхнәфнең йөзенә аптырау билгеләре чыкты: — Кайда ул? Кемне эзәрлекләгәннәр? — диде ул, як-ягына каранып. — Сез беләсезме, иптәш Сәлахов? — Минем андый нәрсәне ишеткәнем юк, — диде тегесе. — Сез инде безне гел юләргә саныйсыз, ә бездән калган халык, гомумән, ахмак, дип уйлыйсыз. Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшик. — Саттаров! — диде Әхнәф, кинәт усал итеп. — Әгәр турыдан-туры сөйләшсәк, син үзеңнән спирт исе генә калганын беләсеңме? — Әйе, кайчандыр андый чирем бар иде. Ләкин мин ул өянәкне җиңдем. Ә менә сезнең чирегез — халык күз алдында эшләнә торган җинаять. — Әле син хакимият башлыгына җинаятьче исеме дә тагасыңмыни? — диде Сәлахов, аның каршына ук килеп. Саттаров аны этеп җибәргән төсле хәрәкәт ясады: — Бик якын килмә, биредә нинди кораллар барлыгын күреп торасың. — Аның күзләре әллә нинди кыргый ялтырау белән кабынып китте. — Без сезнең чын йөзегезне ачмыйча туктамаячакбыз. — Кем кемнекен ачар — карарбыз, — диде Әхнәф. Алар, дөп-дөп басып, музейның ишеген дә япмыйча чыгып киттеләр. Җыелыш азагында Ирек: — Сезгә зур үтенечем бар, — диде, — Мин бүлекчәне оештырдым, күп еллар җитәкләдем. Хәзер сәламәтлегем бик какшады. Шуңа күрә башка кеше сайласагыз, әйбәтрәк булыр. Менә гаризам. Ирек гаризасын өстәлгә салды, моның шулай буласын белгәндәй, Әмир Сатгаров сикереп тә торды, сөйләргә дә кереште: — Без сезне аңлыйбыз, Ирек Хәйриевич. Бүлекчәнең формаль җитәкчесе булып кына торыгыз, ә барлык эшләрне үзебез башкарабыз. Аның сүзләрен хуплап, тагын берничә кеше чыгыш ясады. — Ышанычыгыз өчен рәхмәт, — диде Ирек алардан соң. — Мин күз буяп йөрергә теләмим. Хәлемнән килгәнчә ТИҮ эшендә катнашырга сүз бирәм. Ә бүлекчәне җитәкләүне без Әмир Җаббаровичка тапшырыйк. Ахырда аның тәкъдимен хупладылар. Саттаров җитәкче булып алгач, тынгысызлыгы, ару-талуны белмәве белән таң калдырды. Ул иртүк торып Наратбашка китә, мәктәптә дәресләр беткәч. Болынкырга кайтып җитә, әле теге, әле бу оешмага кереп, ниндидер мәгълүматлар җыя, төрле чаралар билгели, һәркемгә нинди дә булса эш йөкли. Күп тырыша торгач, ул халык җыены җыйнауга да иреште. Әмма җыелыш көнне Әхнәф юкка чыкты, аны ашыгыч рәвештә Казанга чакырып алганнар, диделәр. Аның урынбасарлары, бүлек мөдирләре, аппарат җитәкчесе Фәнис Сәлахов куелган сораулардан төрлечә качтылар, яисә өстән-өстән генә җаваплар биреп котылдылар. Әхнәфне якладылар. Кыскасы, бу җыелышта үзара кычкырышудан башка берни дә булмады. Ахырда райондагы гаделсезлекләрне чагылдырып, республиканың мәртәбәле газетасына зур мәкалә язарга дигән карар кабул иттеләр. Әхнәфнең көне буе кәефе булмады. Башка көннәрне кичке алтыларга-жиделәргә кадәр эшләсә, секретарена бүген булмаячагын әйтте дә, сәгать бишенче яртыда җәяүләп кенә кайтып китте. Районда ниндидер зур нәрсә кузгала, аның исе менә шушы сулап барган һавадан да ачык сизелә иде. Фәһимә белән озаклап сөйләшеп, моңа каршы тору планын эшләргә, барысын да җентекләп уйларга, хәстәрен күрергә кирәк Ул ерактан ук үзләренең турында Фәһимәнең машинасы торганын күрде «Нишләп соң әле машина монда?» дип уйлады Әхнәф. Ул болдырга күтәрелеп ишекне тартты, әмма ул бикле иде. Кесәсеннән ачкыч чыгарып ачты да сак кына адымнар белән эчкә керде. Каядыр еракта Фәһимәнең чыркылдап көлгән тавышы ишетелә иде. Көлүдән ул кычкыруга да күчкән сыман булды, аннары тынып калды. Шоферы Сәгыйрьнең бер генә сүз әйтеп куйганы ишетелде. Әхнәф, ишек төбеннән үтмичә, һаман тыңланып торды. Аның кергәнен сизгәндәй, эчтә дә тавыш бетте. Әхнәфнең күңелен нидер тырный башлады, башына әйбәт булмаган уйлар килде.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев