Фоат САДРИЕВ
11.
Ишек алдына чыгуга, эчендәге куанычы тагын да артты. Акрын гына ябалак-ябалак кар ява иде. Ирек кичәге упкын янына кабат беркайчан да бармаячагын аңлау шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Ул бирешмәде, ул — җиңүче иде! Аның бүген җиңү көне. Бөтен җиһанны яңгыратып: "Саумы, бөек көн!" дип кычкырасы килде. Кичә өй туе булса, ул бүген үзенең җиңү көнен бәйрәм итә. Әмма гомеренең яңа дәвергә чыгуын билгеләүче бу көнне ул беркемгә дә сиздермичә бәйрәм итәр. Хәер, әнә бит ак карлар сизгәннәр, аны котларга җиһан түреннән үк төшәләр. Аларның сафлыгы сабый бала сафлыгын хәтерләтә, алардан сабый бала исе килә. Менә болдырда кочагына савыт-саба төягән Зәнфирә күренде. Ирек койма башыннан яңа яуган карны учлап капты да, хатының иреннәреннән үбеп алды. — Ни булды сиңа?! — диде ул, гаҗәпләнү катыш елмаеп. — Савытларымны төшертеп җибәрә яздың. — Мин сине карлы иреннәрем белән кайчан үпкән идем? Хәтерлисеңме? Аның соравын көтеп кенә торгандай, Зәнфирә шундук җавап бирде: — Яңа ел кичендә чыршылар каршында, кешеләр йөреп торган җирдә. Шул исемә төшсә, хәзер дә оялып куям. — Ә син оялма, карчык! Яратуның ояты юк, — диде Ирек, акрын гына төшүче кар бөртекләренә учларын сузып. — Яңа елга туры килмәсә дә, без бүген яңа тормыш башлыйбыз. — Әйе, яңа йортта башлыйбыз, — диде Зәнфирә, аның сүзен җөпләп һәм күршеләренә савыт-сабаларын кертә китте. Үткән еллар офыгының кайтавазы рәвешендә яңгыраган бүгенге көн Ирек өчен иң мәгънәле, иң кадерле көн булырга тиеш иде. Ул аның бер генә секундын да бушка үткәрмәскә карар кылды. «Минем көнемне шулай ямьләгән өчен рәхмәт сезгә, ак карлар!» диде ул күңеленнән. Нинди нурлы, нинди матур син, бүгенем! Минем тормышымда тагын бик күп, бик күп шушындый якты бүгеннәрем булачак әле! Мин аларны гомеремә тәү кат булып калырлык итеп яшәячәкмен! Ирек, кергән-чыккан кешеләрдән, телефон шылтырауларыннан качып, музейга барып бикләнде. Кәгазьләрен таратып, кулына ручкасын алуга, бу дөньядан аерылды. Аңа каяндыр шатлык нурлары коелды, илһам дигән тылсымлы көч ручкасын туктаусыз алга куалады, ак кәгазь битләренә хис-кичерешләре. фикерләре ташып түгелде. Ул өйлә туры узганын да, караңгы төшкәнен дә сизмәде, романының иң зур бер кисәген төгәлләде. Моңа хәтта ышануы да кыен, элек бу кадәр әйберне язарга аңа бер ай вакыт кирәк булыр иде. Бу — аның тормышындагы бөек көн биргән бүләк иде, чөнки ул үзе дә башка кеше иде. Романдагы каһарманнарыннан аерылып, урамның йомшак карына басканда, аны йолдызлар җемелдәп каршы алды. Ирек сәгатенә дә карамады, чөнки моның бернинди әһәмияте дә юк иде. Ул очынып-дәртләнеп өенә юнәлде, үзе дә сизмәстән, авыз эченнән генә туктаусыз җырлады да җырлады. Юл буе аның өстенә күктән йолдызлар коелды, ә күңелендә яп-якты кояш балкыды. Үзенең күкрәгендә, кояш белән йолдызларны берләштереп, үткән еллар офыгы белән бүгенге көннең бәрелешүеннән туган кайтавазны тыңлый-тыңлый, Ирек киләчәгенә атлады... Бүген мәдәният хезмәткәрләренең район семинары иде. Андый көнне авыл китапханәчеләре, культура йорты мөдирләре Сөембикә бүлмәсенә агылалар, акча сорыйлар, башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр. Бүген дә менә бер сәгать инде кеше агыла. Шунда аңа шылтыратып, Шәрифуллин ашыгыч үзенә чакыра, диделәр. Сөембикә ишек төбендә торучыларга көтәргә кушты да хакимияткә китте. — Мин синнән моны көтмәгән идем, — дип каршылады аны Әхнәф һәм өстәлгә газета ыргытты. «Күз яшьләре катыш интервью», дип укыды Сөембикә, эре хәрефләр өстеннән күз йөгертеп. Әхнәфнең күз алмалары сикерешергә тотынды. — Икәүдән-икәү аңлашасы урында сиңа мине республика җитәкчелеге каршында пычратырга кирәк булган. Мондый кешеләргә таяну — суга таяну белән бер икәнен беләм мин. — Кем икәнемне аңлатуың өчен рәхмәт, — Сөембикәнең иреннәре елагандагы кебек тартышып куйды, ләкин ул күз яшьләрен тыеп кала алды. — Синең культура дигән гарип үги малаеңны караудан гарык мин! — Ул өстәлдә яткан чиста кәгазьләрнең берсен алды да, гариза язып, Әхнәфнең алдына атты. — Резолюцияңне сал да, син миннән, мин синнән котылабыз. — Син усалланма, Сөембикә! — диде Әхнәф, тамырлары бүртеп чыккан кулларына урын таба алмыйча. — Алайга китсә, мин сине чәйнәп ташлый алам бит! Аның ачуы тавышына гына түгел, рәхимсез ялтыраучы күзләренә дә чыккан иде. Сөембикә аңа мәсхәрәле караш ташлады. — Нык тигән бу синең үтеңә. Янаудан да курыкмыйсың. — Курыксам, мин бу урында утырмас та идем. — Кергәч тә шуннан башларга идең аны, — диде Сөембикә. — Арсланның муенын шартлатып өзгәнне, безнен кебек куяннар нәрсә сиңа... — Ул урыныннан торып басты. — Шулай да теләсә нәрсә чәйнәргә тырышма, тешеңә зарар килүе бар. Сөембикәнең бу сүзләре Әхнәфнең соңгы сабырлыгын алды. Ул җилләнеп сикереп торды, уң кулы белән җайсыз хәрәкәт ясап, өстәлдәге газеталарны сыпырып төшерде һәм: — Утыр! — дип кычкырды ят, шомлы тавыш белән. Сөембикәнең аны беркайчан да мондый хәлендә күргәне юк иде. Шуңа күрә ул ничек урынына утырганын сизми дә калды. — Белеп тор: гарип малайны аякка бастырмый торып, сиңа тынгы булмаячак! Әле эшлисең! — Әхнәф аның гаризасын шатыр-шотыр ерткалады да, чүп савытына саласы урында, Сөембикәнең интервьюсы басылган газета өстенә атты. — Тик мин сиңа саграк кыланырга кинәш итәр идем. Сиңа карата булган элекке җылы тойгыларның бөртеге дә калмады минем... — Минеке дә шулай. — Сөембикә торып басты. — Элекке дуслык хакына якын итеп кенә мин дә бер әйбер әйтим әле. Ялгыш якларга күп карап, чокырга туры килә күрмә... Сөембикә, оста хатын-кыз булдыра алганча кыланып, юри салмак кына керт-керт атлап чыгып китте. Семинар әйбәт кенә узды. Аннан чыгып, үзенең бүлмәсенә юнәлгәндә, ишек янында сумка тоткан Айдарны күрде. Кул бирмичә генә исәнләшкәннән соң, алар бергәләп бүлмәгә керделәр. — Әйдәгез, утырыгыз, — диде Сөембикә, аңа урын тәкъдим итеп. Чишенегез, диюдән курыкты, алай итсә, ничектер аны көтеп торгандыр, аңа ярарга тырышадыр кебек тоелды. Айдар урындыкка утырып, бүреген тезләренә куйды да, тыныч кына аңа карап тора башлады. Сөембикә елмаеп җибәрде. — Сез мине күзәтеп утырыр өчен генә килмәгәнсездер, дип уйлыйм. Миннән берәр төрле ярдәм кирәкме? — Сезнең шулай җылы кабул итүегез үзе олы ярдәм инде. —Айдар сәгатенә карап алды. — Хәзер шушы җылыны йөрәгемә салган хәлдә, миңа кунакханәне эзләп китәргә кирәк. Сөембикәнең күңеле сыкрап куйды. Айдарны һич кенә дә үзеннән читкә җибәрәсе килмәде аның! — Кунакханә моннан күренеп кенә тора. — Сөембикә шулай диде дә, Айдарга каш астыннан гына назлы караш ташлады. — Тик нишләптер сезне анда куу уңайсыз. Гаеп итмәсәгез, миңа гына кайтырсыз. Бу сүзләрне ишетүгә, Айдарның йөзе яктырып китте. — Су сипмәссезме соң? — диде ул елмаеп. — Колонканың тимеренә кагылмасагыз, су сибелмәс. Алар берьюлы көлеп җибәрделәр. Кайту мәсьәләсе шуның белән хат ителде. —Сәгать дүртләрдә кайтып китәрбез. Аңарчы нишлисез соң? — Бер җитешеп килгәч, сезнең бу Болынкыр дигән күркәм җирегезне карап чыгыйм инде. Бәлкем берәр йорты күңелемә ошап куяр. Айдар чыгып киткәч, Сөембикә шактый вакыт уйланып утырды. Бу кешенең һәр сүзе, керфегенең һәр тибрәлеше, күз карашы, гәүдә хәрәкәтләре аңа искиткеч сөйкемле, үз булып тоелды. Әхнәф яныннан чыкканда, йөрәген, моның азагы болай гына калмаячак, дигән шомлы ут көйдерсә, менә хәзер, Айдар килгәч, ул үзенә таяныч тапкандай булды. Юньләп әле танышып та өлгермәгән бу кеше әйтерсең лә аны якларга дип килгән һәм Сөембикә аңа инде тулысынча ышана кебек иде. Кичен, әзрәк мактанасы килеп, ул рульдә үзе кайтты. Машинаны капка төбенә генә куйды, гадәттәгечә шоферы аны үз вакыты белән килеп алып китә иде. Өйгә керүгә, Айдар өстәлгә Казан күчтәнәчләрен таратып ташлады. Киемнәрен салып, ак водолазкадан калгач, ул япь-яшь булып күренде. Сөембикә аңа карарга гаилә альбомнарын бирде, телевизорны кабызды, ә үзе кече якта ашыга-кабалана ашарга хәстәрли башлады, веранда базыннан тозлы кыяр, кәбестә алып чыкты. Ул арада Айгөл дә кайтып керде. Айдарны күргәч, ул ишек катында аптырап калды. Ирен араларыннан ишетелер-ишетелмәс кенә булып: — Исәнмесез, — дигән сүз чыкты. — Исәнмесез, — диде Айдар, аның каршына килеп. — Мин Айдар исемле. Сезнең исемегез ничек була, чибәр кыз? — Айгөл... — Ай, нинди матур гөл! Айдар җитез генә иелде дә, сумкасыннан афоризмнар китабы алып, Айгөлгә сузды. Менә шушындагы фикерләргә таянып яшәсәгез, дөньяның иң бәхетле кешесе булырсыз, — диде ул елмаеп. Рәхмәт, шулай яшәргә тырышырмын, — диде Айгөл һәм чишенеп кухняга үтте. — Нинди шәп китап! Мин бит моны күптән эзләп йөри идем, әни! — Аннары кызының йөзе җитдиләнеп китте. — Әни, — диде ул шыпырт кына, — Бу абый кем соң? — Минем танышым, кызым. Казаннан килгән. — Бер дә әйткәнең юк иде. — Биючеләр конкурсында гына таныштым әле мин аның белән. Айгөл белән Сөембикә бергәләп ашарга әзерләделәр. Ашап-эчкәннән соң залга чыгып, өчәүләп күңелле генә әңгәмә корып утырдылар. Айгөлне берничә мәртәбә телефонга чакырсалар да, ул «Юк, мин чыкмыйм», дип җавап бирде. Бу вакытларда мәктәптәге берәр кичәдән яисә дискотекадан кайтырга тиешле кызының бүген өйдә утыруы сәеррәк иде. Хәер, ул моңа җавапны тиз тапты: кызы аны таныш булмаган ир кеше белән ялгызын гына калдырырга теләми иде. Сөембикә авылда әнисе белән яшәгән чакта кичергән бу тойгыны бик яхшы хәтерли. Ахыр чиктә ул — әни кешедән көнләшү, аны башка кешегә бирергә теләмәү, аны югалтудан курку. Сөембикә Айдарга үз бүлмәсенә урын җәйде. Айгөл белән алар парлашып залдагы диванга яттылар. — Айдар абый безгә озакка килдеме? — дип пышылдады ул әнисенең колагына. — Белмим. Әгәр озакка килсә, ни дияр идең? — Берни дә әйтмәм. Беләсеңме, әни, ул кемгә охшаган? — Кемгә? — Әбигә. — Кайсы әбиеңә? —Жәүһәрия әбигә. Кызының сүзеннән Сөембикә өнсез булып калды. Чыннан да Айдарның күзләре, борыны, бөтен йөзе әнисенекенә охшаган иде. Ә иреннәре бөтенләй дә аерып алмалы түгел, елмаюлары да әнисенекенә тартым. Сөембикәнең күзенә нишләптер йокы кермәде, төрле уйларга батып төн уздырды. Иртән алар урамга өчәүләп чыктылар. Мәктәп янына җиткәч, Айгөл кул болгап кереп китте. Сөембикә белән Айдар урам читеннән акрын гына атладылар. Таныш-белешләр Сөембикәгә сәлам биреп китсәләр дә, берничә адым үтүгә, кабат-кабат борылып карыйлар иде. Культура бүлеге бинасы турына җиткәч, Сөембикә: — Миңа эшкә керергә кирәк, сез нишләргә уйлыйсыз соң? — диде. — Мин, Чаллы якларыннан йорт яисә квартира сатып алырга, дигән уй белән чыккан идем. Тик ул ниятемнән кайттым бугай. — Ничек алай? Айдар беркадәр вакыт җавап бирми торды. Аннары як-ягына борылып, караштырып алды да: — Мин биредән беркая да китмәс идем, — диде. — Сатыла торган өйләр бардыр ич, белешергә кирәк. — Өйләр барын бардыр, миңа аның сатып ала торганы кирәкми. Эчендә хуҗабикәсе дә булсын иде. Ул Сөембикәгә серле караш ташлады. Бу карашның мәгънәсен, төгәлрәк әйткәндә, аның ни теләвен аңларга була иде. — Эзләгән кешегә андыйны да табып буладыр. — Мин аны таптым кебек инде. — Кичә килепме? Җитез икәнсез! Кайсы урамда? — Урамын әйтә алмыйм, ә менә хуҗабикәсе минем каршымда басып тора. Сөембикә бурлаттай кызарды: — Мондый нәрсә белән шаярмыйлар, Айдар. — Шаярырга уйласам, Казаннан шушында килеп йөрмәс идем. — Яшермим, мин сезгә битараф түгел. Шуннан башка берни дә әйтә алмыйм. Хушыгыз. Сөембикә кызулап эшенә кереп китте. Ул өс-башын чишенеп, төзәтенеп урынына утыргач та тынычлана алмады. Аның тормышында ниндидер зур үзгәреш башланырга тора иде. Ул инде бик якын һәм кызыктыргыч. Күңел ярларын ялгызлык ташкыны ашап газаплаган елларга, кайнар күз яшьләре белән чылатылган озын төннәргә, шатлыксыз булып аткан алсу таңнарга чик кую мөмкинлеге туа иде ахрысы. Бары бер тәвәккәл адым ясыйсы, тик ул ялгызлыктан коткарырмы? Әллә тагын да аяусызрак, гел уйга-башка китермәгән күңелсез көннәре белән тормыш диңгезен кайната башлармы? Әгәр бу мөмкинлекне ычкындырып, әнисе кебек гел юктан үз бәхетен үзе югалтса? Ул хакта уйласа, әнисе өчен әрнүдән Сөембикәнең хәзер дә бәгыре телгәләнә. Әнисе гомере буе бәхеткә омтылды, аңа якынайган саен, бәхете ерагая барды. Әнисе Җәүһәрия кебек биюче юк иде. Бер уйлап караганда, аның бәхетсезлегенә күбәләктәй җитез биюе сәбәпче булгандыр кебек тоела Сөембикәгә.
Икенче караганда, нәкъ әнә шул биюе зур тормышка, бәлкем дан китерә торган зур сәхнәләргә алтын бәхет ачкычы да булгандыр. Район олимпиадаларында Җәүһәрия ел саен чыгыш ясый һәм беренче урынны ала торган була. Кыз чагында Казан сәхнәләрендә дә күпләрне таң калдыра, аны укырга чакыралар, ләкин ул фермада эшли бирә. Югыйсә, бәхет ачкычы кулында була бит! Бер елны, олимпиада вакытында биегәнен күреп, аңа районның җир бүлеге мөдире Даут үлеп гашыйк була. Зәп-зәңгәр күзле, җитен чәчле, ап-ак тәнле, нәфис кенә буйлы, күзлекле бу егет көн саен диярлек кичләрен Таңтугайга Җәүһәрия янына килә башлый. Даут аның өчен җанының яртысын ярып бирерлек булып йөргән, өйләнешергә тәкъдим ясаган, Казанга алып китәм, дигән. Үтә дә тәэсирләнүчән, йомшак күңелле Даут оста гармунчы һәм биюче булган. Алар бергәләп җырлаганнар, чәйләр эчкәннәр, кайчакларда парлашып Таңтугай урамнарын әйләнгәннәр, әмма Җәүһәрия, әллә ышанып бетмичә, әллә кызык итеп, ялындырып йөри биргән. Сөембикәнең әбисе белән бабасы да Даутны бик яратканнар, әнисенең шундый дәрәҗәле кешене мәче тычканны уйнаткандай йөртүенә эчләре янып, аны ачуланганнар, кияүгә чыгарга кодалаганнар. Ахырда әнисе ризалаша. Алар өйләнешеп Болынкырга күчәләр. Әнисе культура йортына сәнгать җитәкчесе булып урнаша. Даут аны өрмәгән җиргә дә утыртмый. Өч ай яшәгәч, ул куанып, икесенә дә санаторийга юллама алып кайта. Ашказаны авыртканлыктан, ел саен санаторийга бару аның өчен мәҗбүри була. Ләкин Җәүһәрия санаторийдан баш тарта. Даут аптырашта кала, аны төрлечә үгетләп, кыстап карый. Алар беренче мәртәбә шунда ныклап ачуланышалар. Бер уйлап карасаң, әнисенең каршы килерлек сәбәбе дә булмый. Атна-ун көннән алар спектакль куясы булалар, Җәүһәрия шунда төп рольне башкарганлыктан, бу чараны өзәсе килми, район үзәгенә килеп, үзенең беренче олы эшен күрсәтү теләген җиңә алмый. Иртәгә китәсе дигән көнне, үгетләп тә эш чыкмагач, Даут: — Чамала, сиңа үкенергә туры килмәгәе, — ди һәм китеп бара. Өч атна узуга, ул бер япь-яшь кызга өйләнеп кайта. Җәүһәрия чәчен йолкымый, аңа бернинди үпкә сүзләре белдерми. Әтисе үзенең бу адымын, миңа буйсынмый торган хатын кирәкми, дип кенә аңлата. Әнисе, барлы-юклы әйберләрен төяп, Таңтугайга кайтып китә. Даутның тәртибен райкомда тикшереп, партиядән чыгара язалар. Күпчелекнең яклавы аркасында гына аны эшеннән алу белән чикләнәләр. Яшь хатыны белән Казанга күченә, аннары бөтенләй Себер якларына китеп юк була. Әнисе авылга кайтканнан соң, йөкле икәнлеген белә. Бервакыт әнисенең әбисе каршында чәчләрен йолка-йолка елап аһырганын Сөембикә үз күзләре белән күрде. «Их, әнкәй, Даут минем оҗмахым булган, мин шул оҗмахтан баш тарттым. Ничек үкенгәнемне белсәң! Ходай мине моның өчен беркайчан да кичермәс!» дип елады ул. Аннары әнисе Кәшифулланы йортка кертте, аның артыннан Сәфәргали килде. Шулар арасында Фәйзрахман, башкалар буталды. Сөембикәнең авылдан китәргә теләвен белгәч, әнисе аңа бәбкәгә ташланган тилгәндәй ташланды: — Мин сине беркая да җибәрмим! — дип ярсыды ул. — Мин синнән башка бер көн дә яши алмыйм. — Әгәр мин кияүгә чыксам? — дип каршы төшә иде аңа Сөембикә. — Чыкмыйсың! Минем сүземне онытма: кияүгә чыгып, син беркайчан да бәхетле була алмыйсың. — Нишләп? — Безнең маңгайга шулай язылган. Минем гөнаһларым өчен Аллаһ сине җәзалаячак. Ялгызың яшәсәң, син бәхетлерәк булачаксың. Сөембикә шушыларны хәтеренә төшереп баш ватты. Әллә соң әнисе хаклы булганмы? Ирек белән тормышлары барып чыкмады. Менә хәзер аның алдында бәхет офыгы яктыра башлады. Алар, иңгә-иң торып, Айдар белән Болынкыр урамнарыннан уздылар.
Сөембикә юри башын югары күтәреп, төп-төз басып атлады. Күз яшьләре белән үткәргән елларына үч итеп, менә мин дә сезнең кебек бит, дип раслау иде бу. Ул күңелендә ниндидер келәнең шылт иткәнен сизде: әллә ачылды, әллә бикләнде. Ничек кенә булмасын, Сөембикә өчен бу бик тә ләззәтле иде. Айдар Болынкырда булып киткәннән соң, Сөембикәнең тормышы ничектер яктырды кебек. Алар бер-берсенә бернинди вәгъдәләр бирмәсәләр дә, аның киләчәген Сөембикә бөтен барлыгы белән тойды.
Беркөн эштән кайтуга, аны Айдар ишек төбендә каршылады. Алар башта бер-берсенә шактый озак дәшмичә сынаулы караш ташлап тордылар. Бу үзенә күрә икесенең дә күңелләрендә нәрсә ятканын капшау кебегрәк халәт булды. Аннары Сөембикә үзе сизмәстән нишләптер көлеп җибәрде. Айдар аңа кушылды һәм алар бер-берсенең кочагына ташландылар. Шуның белән бергә яшәүләре хәл ителде. Айдар Чаллыда бер бүлмәле фатир алган булып чыкты.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев