Фоат САДРИЕВ
8.
Әхнәф халыкны ерып керде дә ике кулын өскә күтәрде: — Иптәшләр, гафу итегез, беркемне дә кабул итә алмыйм. — Әхнәф Хәсәнович, бер генә минут! — Минем бер генә нәрсә сорыйсым бар... — Мин үзегез кушкан документларны алып килгән идем, кул гына куегыз. — Юк, юк, юк! — диде Әхнәф, бүлмәсенең ишеген ачып. — Ярты минут та вакытым юк! Кемнәрдер көтеп торачакларын әйттеләр. — Аңлыйсызмы, бүген беркемне дә кабул итмәячәкмен. Барыгыз, кайтыгыз, эш оештырыгыз! Ул бүлмәсенә керде дә секретарь кызга шылтыратты. — Барысын да чыгарып җибәрегез. Бүген дә, иртәгә дә беркем дә кабул ителмәячәк. Әхнәф өлкә комитетының берничә телефонына шылтыратып караса да, җавап бирүче булмады. Ул арада ике секретаре, бүлек мөдирләре, инструкторлар, кыскасы, райком аппаратының барлык кешеләре аның бүлмәсенә кереп утырдылар, һәрберсенең йөзендә аптыраш билгеләре иде. Әхнәфкә алар нишләптер якын кешеләрен теге дөньяга озатырга җыелган халыкны хәтерләттеләр. Ул акрын гына басты да кычкырып теге телеграмманы укып чыкты һәм: — Моның нәрсә икәнлеген барыгыз да аңлыйсыздыр? — дип өстәде. Ул сүзен әйтеп бетерер-бетермәстән, машинистка Бәдрия Минһаҗева аның каршына йөгереп килде, куркыныч булып тартышкан чыраен әле аңа, әле җыелган кешеләргә борып, нидер әйтергә маташты: — Иптәш Шәрифуллин, иптәш Шәрифуллин! Гомере буе райком инструкторы сыйфатында районнан районга күчеп йөргән, ял көнен дә, көнне-төнне дә белмәгән, гаилә төземәгән, ябык гәүдәле бу хатын, пенсиягә чыккан көненнән машинистка булып эшләүче хыялый бер зат иде. Бәдрия Минһаҗеваның бөтен тормышы партия эшеннән генә торды. Аның эчке халәтен, ник өзгәләнүен бүлмәдәгеләр яхшы аңладылар. Ахырда ул аһырып ике сүз әйтә алды: — Партияне бетергәннәр!!! Моны ул шундый ачыну белән, үтә дә куркыныч итеп әйтте ки, барысының да тетрәнүдән тәннәре чемердәп куйды. Авызын ачкан килеш өзек-өзек сулыш алган Бәдрия Минһаҗева чигенеп, артындагы урындыкка ауды. Кемдер аңа су бирде, дару эчерделәр, шуннан соң култыклап бүлмәдән алып чыгып киттеләр. Әхнәф сүзен дәвам итте: — Ярты сәгать эчендә һәрберегез шәхси әйберләрегезне җыештырып бетерегез, сейфлары булган иптәшләр бикләп, ачкычны үзегез белән аласыз. Шоферлар машиналарын куеп гаражны биклиләр һәм ачкычларын миңа тапшыралар. Соңыннан сүзе булмасын өчен, бүлмәләрегезне үзегез карап торып сургучлатыгыз. Шушыннан ары мин бер сүз дә әйтә алмыйм. Чөнки үзем дә берни белмим, һәрхәлдә паникага бирелергә кирәкми. Беркем дә эшсез калмас. Кемнәрнедер хөкем итәргә дә җыенмыйлардыр, дип уйлыйм. Сораулар бармы? Беркем дә бер сүз дә дәшмәде. Барысы да, башларын игән хәлдә, акрын гына чыгып киттеләр. Кырык минут үтүгә, барлык бүлмәләрнең сургучлануы, печать басылуы, ишек төбенә бер милиционер куелуы турында Фәнис Сәлахов кереп хәбәр итте. — Ярый, кайтыгыз, — диде Әхнәф аңа. Райком бинасы тып-тын калды. Казаннан бер генә шылтыратучы да юк иде. Әхнәф түзә алмыйча өлкә комитетының оештыру бүлегенә шылтыратты. Әмма, җавап бирүче булмады. Башка бүлекләр белән дә шул ук хәл кабатланды. Ул инде батып баручы корабның капитаны кебек, ишеген ачык калдырып, коридорга чыкты. Биредәге тынлыкка исең-акылың китмәле иде. Ул беренче катка төшеп китте. Ишек янындагы дежур торучылар утыра торган өстәл янындагы милиционерга күз ташлады. Ул моннан күп еллар элек Казанда Әхнәф алдап качкан Иван Урусов иде. Беренче секретарьны күргәч, ул урындыгыннан кузгалып, торып басты. Аңа якын килгәч, Әхнәф инде хәзер капитан дәрәҗәсен йөртүче Урусовның үзенә кызганып каравын сизде. Аның һич тә кызганыч хәлгә каласы килми иде. Шуңа күрә көчәнеп булса да елмайды да: — Менә бит тормыш дигәнең ничек, иптәш капитан, — диде. — Казанда мин синнән бик ансат котылган идем, ничә ел куа торгач, тәки китереп каптырдың бит. Урусов саран гына елмайды да: — Яңадан куышырга язмасын иде инде, Әхнәф Хәсәнович, — дип куйды. — Менә анысын кистереп әйтә алам: кабат минем белән куышу булмаячак. Коридор буйлап барганда, бүлмәләрдә туктаусыз телефон шылтыравы ишетелде. Димәк, әле халык нәрсә булганлыгын белеп бетерми. Бүлмәсенә кергәндә, аның телефоны да бик каты шылтырый иде. Трубканы алуга, Наратбаштан Нуриевның калтыранган тавышы ишетелде: — Әхнәф Хәсәнович, без ишеткән хәбәр дөресмени? — Әйе, дөрес, — диде Әхнәф, мөмкин кадәр ышанычлы тавыш белән җавап бирергә тырышып. — Ни була соң инде бу? Безнең эш урыны да бетәмени? Болай да шартларга торган күңелен басар өчен Әхнәф ачу белән: — Синең эш урының сакланыр инде, Нуриев агай. Тик райком гына булмаячак, — диде дә трубканы куйды. Шуның ише мәгънәсез шылтыратулардан тыш Казан тарафыннан бернинди хәбәр дә, күрсәтмә дә булмады. Әхнәф ни уйларга да белмәде. Гүя аяк астындагы җир убылып төште. Аяк астында гына түгел, аның гомер буе корган мәһабәт сарае, ул сарай тирәсендәге чәчәкләр белән бизәлгән бакчасы — бөтенесе юкка чыкты. Тормышны яңадан башларга туры киләчәк иде. Ә инде башлау өчен хәзер соң, хәзер башлау түгел, аны яхшы итеп төгәлләү турында уйларга вакыт җиткән иде. Ул хакта Әхнәфнең инде күңелендә эшләнгән ачык планы да бар иде. Бу план тормышка ашса, аның үзен дә, гаиләсен дә искиткеч якты көннәр көтә иде. Хәзер инде ул планнар турында беркемгә дә авыз ачып әйтмәгән өчен куанырга гына кала. Әгәр әйткән булса, кайсылары бармак төртә-төртә көләрләр, мыскыл итәрләр иде. Ә болай Әхнәф инде аны үз күңелендә яшерен генә учак ягып, шунда дөрләтеп яндырыр да көлен һавага очырыр. Аның нинди гөнаһлары өчен килеп чыкты икән бу бәла? Ә бәла ялгыз йөрми, аның артыннан шәүлә булып икенчесе килергә тиеш. Анысы хакында уйласаң, күз алды бөтенләй караңгыланып китә. Тораташ булып, башыннан мең төрле уй үткәреп, кичке алтыга кадәр урыныннан кузгалмыйча утырды ул. Аннары акрын гына киенә башлады. Шулчак телефон шылтырады. Шылтыратучы Рашат иде. — Добрый вечер. Әхнәф Хәсәнович! — диде ул бераз гына исерегрәк тавыш белән: — Как дела? — Әйбәт кенә әле, — диде Әхнәф. — Әхнәф Хәсәнович, мин сезнең исәнлекне белешергә дип шылтыратмыйм. Чаллы мәсьәләсе ничегрәк? Миңа крыша мәсьәләсе? — Хәзергә берни дә әйтеп булмый, Рашат. — Минем ничә мәртәбә шылтыратканны беләсеңме син, Шәрифуллин? Шушы моментта мин Ленин мавзолее каршындагы бер йорттан шылтыратам. Переговор өчен түләгән акчаларны сездән даулаячакмын бит мин. — Аңла, квартира мәсьәләсе бик нык катлауланды. — Ә нигә алдадың мине, Шәрифуллин?! — Алдамадым. Алай җинел генә хәл ителми ул. — Ярар, мин кайтып килермен әле. Рашат трубкасын куйды. Әхнәф йодрыгы белән өстәлгә шартлатып сукты. Бик кирәк иде синең кайтуың, диде ул эченнән ярсып. Фәһимә аны югарыга ыргытып төшергән туп ничек сикергәләсә, шулай сикергәләп каршылады. — Менә булдырдың! — дип ташланды ул аңа, тупсаны атлап керү белән. — Арсланов йортына күчеп калган булсак, ак сакаллы карт була идек! — Ә анда күчәргә теләмәүче син түгелме соң? — диде Әхнәф. Фәһимә аңа очып кына кунды: — Мин түгел, син! Менә хәзер шымытыр башы тотып калдык инде! — Кит каршымнан, ахмак! — диде Әхнәф бөтен ачуын аңа чыгарып. — Башны кискәндә, чәч кайгысымы монда?! Фәһимәнең тавышы ысылдап чыкты: — Кабатла әле, нәрсә дидең син? Әхнәфнең инде күптән аңа алай тупас бәрелгәне юк иде. — Минем хәлемә керер чакта, эт сыман ташланасың. Ахмак булып тугансың, ахмак булып үләрсең. Әхнәф җилләнеп залга керде дә, партия мәсьәләсендә яңа хәбәр тапшырмаслар микән, дип телевизорны кабызды. Күңелгә ятышлырак берәр хәбәр көтеп, баскан килеш зал уртасында торды. Шулвакыт артында Фәһимәнең нидер кычкырганы ишетелде. Ул борылып карарга өлгерә алмады, баш түбәсенә уклау килеп төште. Бу хәл күз ачып йомган арада булды. Әхнәф авыртудан кычкырып җибәрде, баш түбәсеннән стенага кан сиптерде. Үзенең нишләгәнен аңлап алган Фәһимә кычкырып еларга тотынды һәм ашыгыч ярдәм чакырырга телефонга ташланды. Әхнәф бер кулы белән башын тотып, икенчесе белән телефон трубкасын аның кулыннан тартып алды. —Нишлисең?! — Ашыгыч ярдәм чакырам. — Ахмак кына түгел, дура син! Бәйлә тизрәк! Алып чык берәр нәрсә! Фәһимә каушавыннан, шифоньердан юрган сырырга дип алып төрелгән ике килограмм мамыкны эләктереп, Әхнәфнең каршына килде. Мамыкны куйды да кухня ягыннан ялтыравыклы чәй кәгазе, бер кәшимир яулык тотып йөгереп килде. Әхнәф бер кулы белән мамык умырып алды да калганын телевизорга таба тибеп очырды. Фәһимә мамык өстеннән кәшимир яулыкны калтырана-калтырана, елый-елый бәйләп куйды. Шулай итеп партия беткән көн Әхнәфнең тормышыннан кан белән китте... Партиянең бетерелүен, СССРның таркалуын ишеткәч, Хәйри коелды да төште. Җанындагы җегәре кинәт юкка чыкты, тәнендәге каны суынгандай булды. Ул сәгатьләр буе уйланып ята башлады, туктаусыз авыр сулап уфылдады, йөрәк дарулары эчте. Вакыт-вакыт хәлсез аякларын сөйрәп, басулардан урап кайтты, колхоз идарәсенә сугылды, кешеләр белән сөйләште, әмма үзенә урын таба алмады. Нидер эзләгәндәй, күпме генә йөрсә дә, бушлык томанына барып керде. Халыкны яктырак тормышка чыгарыйк, дип көне-төне түккән маңгай тирләре, күкрәк көчләре, сугыш михнәтләре, аннан соңгы дәверләрдәге ашкыну-талпынулар — бөтенесе дә элекке мәгънәләрен җуйдылар, әһәмиятсез, төссез чәбәләнүгә әйләнеп калдылар. Аның мәгънәле тормышы сызып атылган иде. Бер көнне кичкырын Хәйри идарә тирәсеннән урап кайтырга, кешеләр белән сөйләшеп, җанының сызлауларын әз булса да басарга дип урамга чыкты. Үзләренең турыннан үтәргә дә өлгермәде— күкрәген яндырып нидер кысып алды, күз алдында кара нокталар биешергә тотынды һәм ул кесәсендәге нитроглицеринын авызына кабарга да өлгерә алмыйча җиргә ауды. Ашыгыч ярдәм машинасының килүен, больницага илтеп салуларын, Ирек белән Зәнфирәнең үзе янында бөтерелүләрен ул төштәге кебек кенә хәтерләде... Әтиләренең авыруы барысын да хафага төшерде. Интенсив терапия нәтиҗәсендә аның хәле күзгә күренеп әйбәтләнде. Бер ай дигәндә Хәйрине больницадан чыгардылар. Әмма врачлар Мэлс белән Иреккә куандырырлык сүз әйтмәделәр. Сездән яшереп торуның файдасы юк, әтиегезнең йөрәге соңгы чигендә эшли, бүген-иртәгә ни буласын әйтүе кыен, диделәр. Беркөн төштән соң Хәлимә музейга шылтыратты. Аның тавышын ишетү белән Ирекнең эче жу итеп китте. — Әтинең хәле ничек? — диде ул кабаланып. Хәлимә көттереп кенә җавап бирде: — Сезне чакыра ул. Кайтып килсәгез әйбәт булыр иде. — Хәле начарланмагандыр бит? — Алай ук дия алмыйм, үзегез белгәнчә инде, Айгөлне дә алып кайтыгыз,— диде. Ирек шундук шылтыратып абыйсына хәбәр итте. Аннары ул Сөембикә белән элемтәгә керде, хәлне аңлатып бирде. — Мин Айгөлне үзем генә алып кайтырмын, — диде Сөембикә, Мэлсларның ничәдә кайтачагын ишеткәч. Аннары сүзләренә басым ясый-ясый өстәп куйды: — Минем кайтуга син каршы килмәссең бит? — Үзеңә кара, — дип куйды Ирек. Кич Мэлс белән Нәфисә кайтып төште. Алар күтәртеп түбәсе ябылып куелган яңа өйне эченнән дә, тышыннан да карап йөрделәр, бик шәп була, дип мактадылар, исән-имин бетереп керергә язсын, диделәр. Капкалап алганнан соң, дүртәүләп авылга юл тоттылар. Алар кайтып кергәндә, әтиләре ястыкка аркасы белән сөялеп утырган иде. Күрешеп хәл-әхвәл белешкән арада Айгөл белән Сөембикә дә кайтып җитте. Айгөл керү белән бабасына барып сарылды, бабасы аның чәчләрен сыпырды, иңнәреннән сөйде, бик озаклап карап торгач: — И, кызым, син дә үсеп җиттең бит, — диде. Күзеннән бер тамчы яшь чыкты, аны Гөлҗамал җәһәт кенә алъяпкыч итәге белән сөртеп алды. — Безнең Алмаз белән Гөлназ икесе дә эштә бит әле әти, Казан артында ук, — диде Нәфисә. — Беләм, кызым. Кайту белән алып килерсез. Сагындым... Гөлҗамал аларны кече якка әйдәде: — Капкалап алыйк, балалар. Син утырасыңмы, әтисе? — Берни дә кабасым килми. Барыгыз, ашагыз. Без монда малайлар белән сөйләшә торыйк әле. Хәйри иңбашын селкетеп ястыгын күчерергә азапландымы, Мэлс белән Ирек аның гәүдәсен турайттылар да, ястыкны кабартып салдылар. Әтиләре рәхмәт әйткәч, аларның икесенә дә бик җитди итеп озаклап карап торды. Шуннан соң әллә нинди йөрәк өзгеч тавыш белән пышылдады: — Әйтегез миңа, партиягә ни булды? —Таралган иде бит инде ул. әти, — дип куйды Мэлс. Аның сүзләре белән килешмичә, Хәйри баш чайкады. — Без төзегәнне сез харап иттегез. — Әтисенең сулышы кысылды, күзләре йомылдылар, гүя ул тавышсыз гына елый иде. — Ил юкка чыкты. Без шул ил дип яшәдек. Әтисе сүзеннән туктады, аның маңгаена, битләренә тир бәреп чыккан иде. Ирек кулъяулыгы белән аның тирен сөртеп алды. — Бакчаны чүп-чарлардан чистарту кирәк бит инде, әти, — диде Мэлс. — Ул яшәреп, үсеп китәчәк. —Чистартуны күргән бар, — дип сузды әтиләре. — Ата абруе бетсә, гаилә таркала. Партия миңа атам кебек иде. Ә менә ата-баба үстергән бакчаны балалары кисеп ташласа, бу инде хәтәр нәрсә. Иң олы афәт шунда. — Әтиләре тынып, тагын бераз хәл җыеп торды. — Мин үзем сездән канәгать, балакайларым. Төчеләнә алмадым. Анысы өчен кичерерсез инде. Шулай да, мәхшәр килә. Бөтенесен сатачаклар, моның азагы хәтәр булачак. Менә әти әйткән иде диярсез. Хәйри күзләрен йомып, башын бераз кыегайтып ястыкка терәлде. Мэлс белән Ирек сүзсез генә бер-берсенә карашып куйдылар. — Арыттык бугай, теге якка чыгыйк, — диде абыйсы пышылдап. Ләкин әтиләре аларның сүзен ишетеп яткан булып чыкты. Күзләрен ачты да: — Туктагыз, — диде. — Сезгә васыятем бар. Үлгәч, партбилетымны күкрәгемә куярсыз. — Ул аңладыгызмы, дигән мәгънәдә һәр икесенә озаклап карап торды. — Мин инде үзгәрә алмыйм. Уйланмадым түгел, күп уйладым. Әнә күрше Гариф абыегыз мәчеткә йөри, аның гомер буе коммунист икәнен беләсез. Мин алай булдыра алмыйм. Андый кешеләрне аңлый да алмыйм. Ялгышамдыр, бәлки. Миңа шул заман кешесе булып китәргә рөхсәт итәрсез бит? Ирек кабаланып: — Син бүгенге заман кешесе, әти! — диде ул, аны тынычландырырга теләп. — Барлык коммунистлар да синең кебек булсыннар иде әле. — Үтәрсезме минем әйткәнне? — Үтәрбез, — диде Ирек. — Рәхмәт, балалар, — диде әтиләре әллә нинди җылы, ягымлы тавыш белән. — Чакыруым шуның өчен иде. Зинһар, авырыксынмагыз. Мөмкинлек барында әйтеп калыйм, дидем. Ә хәзер барыгыз, әниегез янына чыгыгыз. Мин бераз ял итәм... Әтиләре шулай диде дә күзләрен йомды. Аның утырып торуына, сөйләшүенә, зиһененең сафлыгына сокланып кайтып киттеләр алар. Дүрт көннән Хәлимә кабат Иреккә шылтыратты: — Хәйри абыйның хәле әйбәт түгел, — диде. Сәгать ярымнан Мэлс белән Ирек авылга кайтып җитте. Дүрт көн эчендә әтиләренең кыяфәте үзгәрүенә ышанырлык түгел иде. Ул суырылып, саргаеп, кечерәеп калган. Хәтта үзе яткан караватта гәүдәсенең калкып торуы да сизелми кебек. Сүзләрен дә бик авырлык белән, туктап-туктап кына сөйләде. — Кичә кич әнә шул аралыкка әниең белән тышка чыгарга көчкә бардым. Бүген инде кузгалырлык рәтем юк... Ирек аның яныннан китмәскә булды. Икенче көнне кич Хәйри телдән калды. Әтисенең сәгатьләп түгел, минутлап сула баруын күрү Ирекнең үзәген өзде. Аның күңелендә әтисе әле һаман бернидән курыкмаучы, тормышны аяусыз ерып баручы илаһи зат буларак яши иде. Әтисенең хәле авыраюы яшен тизлеге белән бөтен авылга таралды, өч көн буе иртәдән кичкә кадәр өйдән кеше өзелмәде. Сөйләшә алмаса да, ул аңында иде. Хәлен белергә килүчеләрнең: «Мине таныйсыңмы?» — дигән сүзләренә керфек кагып җавап бирде. Өченче көнне төштән соң ул күкрәге белән сулыш ала башлады. Зәнфирәне алып, Мэлс белән Нәфисә дә кайтып җиттеләр. Әнисе Иреккә: — Кулыннан тот, улым, юкса аңа бик кыен булачак, — диде. Ирек әтисенең кулыннан тотты. Ул инде нык суынган, җан билгеләре сизелми иде. Алдагы көнне үк каралган аяклары һаман төсен үзгәртә бардылар. Сәгать дүртләрдә икенде вакытларында әтисенең сулышы өзелде... Хатын-кызлар елашырга керештеләр. Җанын кая куярга белмичә, Ирек тә әле ишек алдына чыкты, әле өйгә керде. Абыйсы гына салкын канлылык саклый алды. Җирләү мәшәкатьләрен хәл итү өчен ул машинасы белән авыл Советы председателен, колхоз җитәкчеләрен күрергә китте. Әтисенең өстенә ак простыня ябылган, күкрәк турына аркылыга пычак куелган, тирә-юненә карт-коры, үзенең замандашлары җыелып утырган иде. Ирекнең ике чигәсе сулык-сулык килеп сызлый башлады. Ул өйдән чыгып китте, йөгереп диярлек бәрәңге бакчасы аша үтеп, ындыр коймасы буена барып утырды. Биредә талгын гына җил исә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, чикерткәләр чырлый, берни булмагандай, кояш бүген батып, иртәгә чыгу өчен офыкка якынлаша иде. Әтисе юк! Мәңге булмаячак. Ул бу вакытта җирдә дә, һавада да түгел, ниндидер хыялый дөньяда йөзде, кешенең тууыннан юкка чыгуына кадәрге юлын барлады. ... Кеше ана карынында ярала, шунда үсә, соңга таба хәтта тышкы дөньядагы тавышларны да ишетә, диләр. Бервакыт аңа нидер төртә, кыса, бөтен җирен авырттыра башлый. Ул ахырда каядыр шууын сизә.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев