Фоат САДРИЕВ
1.
Ирек кузгала алмыйча, чит кеше кебек ишек төбендә басып тора бирде. Рашатның көлүе аның бөтен тәнен эсселе-суыклы итте, бала йоннарын кабартты, тезләрен калтыратты. Әйтерсең лә өстенә һавадан көчле өермә килеп төште дә, аны ауната-ауната, яфрак кебек каядыр очырып алып китте. Рашат көлүдән туктагач, Ирек бераз аңына килгәндәй булды. Беренче уе «Бу аның өрәге түгелме икән?» дигән сорау булды. Юк, бу өрәк түгел иде. Шул ук вакытта бу элеккеге җиңел холыклы, бер минут эчендә әллә ничә төрле халәткә керә торган дуамал Рашат та түгел иде бугай. Аның күзләрендә, йөзендә ниндидер авырлык сизелә, ул нәрсә кургаш кебек бөтен гәүдәсенә кунган. Рашатның өстендә чем-кара затлы костюм-чалбар, кофе төсендәге күлмәк, муенында куе зәңгәр галстук, аякларында елкылдап торган шундый ук кара төстәге затлы туфлиләр. Диванга салып куйган куе зәңгәр плащы, кара эшләпәсе дә өр-яңа, тузан-мазар кунмаган, бүген генә кибеттән алгандай иде. — Нәрсә ишек яңагына ябышып каттың? — диде Рашат боздай салкын тавыш белән. — Аңлыйм, аңлыйм, син бит инде мине күптән күмгән идең. —Ул тагын хихылдап көлеп куйды. — Әйе, үлгән идем, рәхәт түгел анда. Тоттым да җир астыннан чыктым. Ник әле сез монда йөргәндә мин анда череп ятарга тиеш?! — Рашат костюмының күкрәк кесәсеннән алып өстәлгә коньяк утыртты. Аннары күзләрен алартып, башын Зәнфирәгә таба борды.— Бәлкем өстәлгә берәр нәрсә куярсыз, ханым? Безнең татар хатыннары бит бик кунакчыл була торган иде. Ирек киемнәрен салып аның каршына килеп утырды. Зәнфирә өстәлгә ипи, киселгән тозлы кыяр куйды, икесенә дә аерым йомырка тәбәсе китерде, бер рюмка бирде. — Бусы ни була инде?! — Рашат рюмканы эләктерде дә шапылдатып Ирекнең алдына утыртты. — Мин бит эчмим, — диде Ирек, рюмканы кабат аның алдына куеп. — Эчмисең?! — Рашат әллә нинди кәҗә тавышлары чыгарып кеткелдәп куйды. —Әйе, эчмим. — Ни булды? — Организмыма ярамый. — Син хитрить итмә! — диде Рашат, күзләрен ачулы уйнатып. — Минем белән эчәргә җирәнәсеңмени? Ул җилпенеп сикереп торды да барып шкафтан бер стакан алды, коньякны башта рюмкага салды, аннары калганын стаканның күзеннән итеп тутырды. — Әйдә, тоттык!
Без бит икебездә теге дөньяга ычкынган идек. Бу дөньяда очрашу хөрмәтенә. Ирек рюмкасын чәкештерде дә аның эчкәнен көтеп тора башлады. Зәнфирә яшь белән тулган күзләрен мөлдерәтеп аңа төбәлде. Ул күзләрдә ни язылганын Ирек бик яхшы аңлады. Рашат башын артка ташлады да, авызын зур ачып, стаканны түнтәрде. Коньякның, зур бүрәнкәгә салган су кебек шарылдап, аның тамагыннан төшеп киткәне ишетелеп торды. Кунак тирән итеп сулады да шытырдатып кыяр чәйнәргә кереште, ипи белән йомырка тәбәсе элеп капты, аннары Ирекнең алдында торган рюмкага ияге белән ымлады: — Ачуланма, булдыра алмыйм, — диде Ирек. — Ярар, аңладым мин сине, — диде Рашат кисәтүле тавыш белән. — Вакыт бар, барысына да өлгерербез. Әле бит башы гына. Шулаймы? Ирек дәшмәде. Рашат сәгатенә карап алды да, күзләрен йомып, нәрсәдер уйлагандай, беркадәр торды, аннары кинәт аягын сузып җибәрде. — Билем авырта, иелә алмыйм, ботинкаларымны салдыра алмассызмы икән? —дип күзләрен Зәнфирәгә төбәде. Зәнфирә агарып китте, йөзенә хурлану галәмәтләре чыкты, күзләрендә ачулы очкыннар биеште. Ул яклау эзләгәндәй, Иреккә карап алды, ләкин Ирек берни дә кылмады, аның башын бер уй томалаган иде. Рашат нинди максат белән килгән, аның уенда нәрсә? — Ирек дус, хатының сиңа карый бит, сиңа салдырырга куша. — Рашат уң аягын күтәреп Иреккә таба борды. — Үз өемдә мин үзем хуҗа. монда без боерабыз. Шуңа күрә, Рашат дус, син гафу ит инде. Минем әтинең дә аяк киемен салдырганым юк. Рашатның йөзе караңгыланып китте. Аннары ул чыраен ачуташ капкандай җыерып, ясалма елмайды. — Син Мәскәүдә минем квартирада яшәгәндә болай сайрамый идең. Үзгәргәнсең, нык үзгәргәнсең. — Ә-ә-ә, аңладым тел төбеңнең кая барганын, — диде Ирек, күңелендә ачу кузгала башлавын тоеп. — Күпме түләргә кирәк? — Күпмеме? — шулай диде дә Рашат тагын сәгатенә күз төшереп алды һәм нәрсәдер тыңлагандай, күзен йомып, башын артка ташлады. Ирек бу очрашуның төш түгеллегенә һаман ышанып бетә алмады. Ничек исән калды икән соң ул? Рашат кинәт күзләрен ачты. — Түләвең шушы инде, — ул аягын сузып селеккәләп алды. — Без синдә яшәгән өчен аяк киеме салдырырга сөйләшмәдек бит. Молодец! —диде Рашат һәм шапылдатып кул чапкандай итеп куйды. — Горурлык ир кешегә бик кирәк нәрсә ул. Әгәр өеңә сыя алса. Тик монда бик тар, сыя алмый синең горурлыгың. Кайда саклана соң ул?— Аның тавышында ачыктан-ачык мыскыллау билгеләре сизелде. — Син аны токмач басарга он алып кергән кебек сарайдан көнлекләп алып керәсеңме? Әллә кесәңә тутырып йөрисеңме? Көнбагыш кебек кирәк чакта кешеләрнең йөзенә кабыгын чиертәсең, әйеме? Ирек, инде ачуын яшерә алмас дәрәҗәгә җитсә дә, тешләрен кысты, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып, Рашатка таба иелде һәм болай диде: — Кайда сакласам да, үземә җитә, һәрхәлдә синнән әҗәткә сорамам.
Молодец! Ха-ха-ха! Рашат көлүеннән кинәт туктады, йөзе караңгыланып, тартышып куйды. Ул, күзләрен Иректән алмаган килеш, акрын гына уң кулын костюмының эчке кесәсенә тыкты, анда нидер капшады да хәрәкәтсез калды. Кулын кесәсеннән алмаган килеш, сәер итеп иренен кыйшайтты. Бу елмаю да, мыскыллау да түгел, әллә нинди яшерен бер уйны чагылдыра иде. Аның кысылган күз керфекләре арасыннан елтыраучы күзләрендә ниндидер куркыныч көч шәйләнә, ул менә хәзер дөртләп кабыныр, шартлар кебек тоелды. Рашат кинәт кулын алды да беләге белән өстәлдәге әйберләрне түргә таба сыпырды, аннары терсәген өстәлгә терәп, бармакларын бер йодрыкка төйнәде, бер җәйде. — Әйдә, кул көрәштереп карыйк әле. Аның шул сүзен көткәндәй, Ирек шундук үзенең учын аның учына салды. Зәнфирә, йөрәге ярылырдай булып, аларга карап тора иде. Ирек тынычлан дигән мәгънәдә аңа керфек сирпеп куйды. Менә алар кул көрәштерә башладылар. Беренче тотыну белән Ирек аның үзеннән көчле икәнлеген аңлады. Бу эшләгән, бирчәеп беткән кул түгел, әмма ифрат та саллы, көчле иде. Ирек тешләрен кысып, кулын туры тотарга тырышты, җиңәргә омтылмады, бары тик шулай төз торырга кирәк иде. Аларның икесенең дә маңгайларындагы, муеннарындагы тамырлары бүртеп чыкты, кып-кызыл булдылар, еш-еш сулыш алганнары ишетелде, әмма куллары шул бер урында тора бирде. Ахырда Рашат кулын ычкындырды. —Минем уң кул имгәнгән иде, төзәлеп житмәгән, әйдә сулы белән, — диде ул, бармаксыз кулын өстәлгә куеп. Бусында Ирек каршы тора алмады, Рашат аның кулын тоту белән шартлатып өстәлгә китереп салды. — Мәскәүләр менә шулай тота, —диде ул, кимсетүле караш ташлап. — Буйсынырга өйрәнергә кирәк булыр. Зәнфирә курку катыш ачулы күзләре белән аның һәр хәрәкәтен күзәтеп тора иде. Бу Рашатка ошамады. — Кара әле, Ирек дус, — диде ул зарланган булып. — Хатының күзе белән миңа атмасын әле. Өегезгә кергәннән бирле мин аның карашы астында пистолет көпшәсе алдында торган сыман торам. Ату бит ул гажәп нәрсә. Берәү мәңгелек йокыга тала, икенчесенә яшәү килә. Берәүгә инде берни кирәкми, икенчесенә байлык, гамьсез күңел ачулар килә. Килешәсеңме? Атарга ниятләгән кеше берни дә уйламаска тиеш. Зинһар атмагыз инде күзегездән. Мин мондый карашка күнекмәгән. Алла сакласын. Минем дә атып куюым бар. Ул кисәк кенә көлеп жибәрде. — Күз белән диюем. —Рашат сәгатенә карады да кинәт сикереп торды: — Миңа китәргә вакыт. Ул плащына үрелде, кесәсеннән калын блокнотка охшаган бер әйберне алып Иреккә сузды. — Менә син моны укып чык әле. Мәскәүдә самиздатта басылган китап бу. Ошаса, тәрҗемә итәрсең. Юк, син аны ошамаса да тәрҗемә итәчәксең, һичшиксез татарча чыгарырга кирәк. Аның сүзләрендә боеру, мәҗбүр итү яңгыраса да, Ирек нишләптер китапны алды. Рашат плащын, эшләпәсен киде, аннары бер генә мизгелгә хәрәкәтсез торганнан соң, плащ кесәсеннән алып, Иреккә бер төргәк акча сузды. Төргәк банкта ябыштырылган хәлендә, бишлекләрдән генә тора иде. — Минем бай чак, ничек яшәвегезне күреп торам. Ал инде, ал, — диде ул Иреккә якынлашып. Ләкин Ирек артка чигенде. Рашат акчаны диванга ташлады. — Сыегыз өчен рәхмәт булыр бу. Аннары ул чыраен Ирекнең йөзенә тери язып якын китерде. Карашы әллә нинди, аңлаешсыз, күзләре каядыр качкан, аларның урынында куе-кара сөрем генә кебек күренде. Ирекнең күңелен шомландырып, чыннан да өрәк бугай бу, дигән уй йөгереп узды. Җылы, тәмсез аракы исе бөркелде, укшыта язып борынына керде. — Әгәр минем монда булганны ялгышып берәр җан иясенә ычкындырсагыз, икегезгә дә бик начар булачак. — Рашат үлем тынлыгы ясап, тукталып калды. Ул ишекне шартлатып ябып чыгып китте. Зәнфирә белән Ирек тораташ катып калдылар. Аларның икесен дә әллә нинди шом, табигатьне дәһшәтле давыл алдыннан биләгән халәт баскан иде. Бөтен кош-корт, җәнлек, бөҗәкләр ничек тынып калган булса, аларның да йөрәге тибүдән туктагандай булды, өй эченә үлем тынлыгы җәелде. Ирек коточкыч бер әйбергә төшенде: иң әүвәл тырышып-тырмашып ул аны уеннан куарга тырышты, чөнки ул җимергеч нәрсә. Әмма күпме генә теләсә дә куа алмады һәм аның белән килешергә мәҗбүр булды. — Акчаларны... —Зәнфирәнең калтыранган куллары диванга таба сузылды, — акчаларын зинһар чыгарып бир үзенә, — дип пышылдады ул көч-хәл белән. Ирек төргәкне эләктерде дә ишек алдына атылды, капкага таба йөгерде. Көчле җил күтәрелгән иде. Капканы ачып, тыкрыкка күз ташлады, ләкин анда беркем дә күренмәде. Күктә ай йөзә, җил уйнаткан агачларның шәүләләре, ычкынып китәргә теләгәндәй, җирдә шуышалар, бәргәләнәләр. Шул арада Рашатның чыгып китүе мөмкин түгел иде. Димәк, ул ихатада. Ирек кабат борылып өй турына килде, як-ягына каранды. Абзар-кура ягына күз ташлап: — Рашат, син мондамы? — дип кычкырды. Җавап бирүче булмады, абзар эчендә нәрсәдер дөпелдәгәндәй, аяк тавышы ишетелгәндәй булды. Ирекнең күңеленә әллә нинди ямьсез уй килде. Шомланып, ул ишекне ачты, өйалдындагы балтаны эләктерде. Тавыш чыгармыйча, абзар ягын күзәтә башлады, өйдән Зәнфирә килеп чыкты. — Бирдеңме акчасын? — диде ул. — Юкка чыккан ул. Тыкрыкта да күренмәде. — Кулыңа нишләп балта тоттың? — Аяк астында калган бит. — Юкны сөйләмә, мин аны үз кулларым белән кертеп сөядем. — Рашат! — дип кычкырды тагын Ирек. Җавап бирүче булмады. — Мин нишләптер куркам, Ирек. Тизрәк капканы биклик тә өйгә керик. — Керә тор, — диде Ирек. — Үзем бикләп киләм. Ул капканы ачып тагын бер мәртәбә тыкрыкка күз салды. Шушы арада Рашатның чыгып китеп өлгерүенә һич тә ышанырлык түгел иде. Ай зур кара болыт астына кереп юк булды, бөтен җиһан караңгылыкка чумды, җил көчәйгәннән-көчәйде.
(Дәвамы бар.)
Чыганак: https://kazanutlary.ru/j-archive/journal-materials/20 ..
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев