ПАР КАЕН.
1 өлеш. Хикәя.
Әсхия Абдуллина-Костикова
Вокзалга бара торган тротуар, әйтерсең дә, колхоз базары. Сукмакка туфли- футболкалардан башлап, төрле зурлыктагы савытларга салынган каен, җир җиләкләре, абрикос, черешня кебек көньяк сусыл җимешләре сатучылар тезелгән. Рәсимә тәгәрмәчле арбасын көч- хәл белән өстерәп, сатучылар янында адымын әкренәйткән үсмер кызына борылып,
-Әйдә инде, тизрәк атла, уф, үләм синең белән. Бигрәк мыштырдык син, Алинә,- дип эндәште. Кызының:
-Әни, юлда кайтканда ашыйсы килсә,ашарбыз, бер стакан җиләк алыйк инде,- диюенә, бөтенләй кызып китте.
- Нинди җиләк сатып алу! Шаштыңмы әллә син? Акча безгә әллә күктән явамы? Авылга кайткачтын, болыннарга чыгып, эчең күпкәнче ашасаң да, сүз әйтүче булмаячак. Әйдә, теләсә нәрсәгә күзеңне кызыктырып торма, тиз бул. Давай монда сумканы, кулларың арды,ахрысы.
Рәсимә, ничек тиз кызса, шулай тиз суына да. Уйларына бирелеп, ул юлын дәвам итте. Кызы да кызганыч инде. Унбер яшен тутырды, бер рәхәт күргәне юк, баланың. Авыз тутырып, теләгән тәмле ризыгын алып бирәсең алганы юк, кияренә киемне дә гел базардан иң очсызлысын алырга тырыша. Бик киендерер иде дә бит, рәте юк шул,рәте. Казанга да урта мәктәпне тәмамлагач, шул хәерчелектән котылыр өчен килде бит ул. Югыйсә, авылда калган классташлары бер дә интегеп яшәмиләр, үз көннәрен үзләре күрәләр.
Үз уйларына бирелеп барган җирдән, колак төбендә генә кемдер:
-Чаллы,Чаллы,Зәй, кемгә Сарманга, машина белән алып кайтабыз, - дип сөрән салды.
Таксистлар инде, шабашниклар, ничек тә синең акчаңны каерырга тырышалар, дип үз эченә уйлап куйды.
Таксистлар арасыннан берсе, апасы, әйдә, машина белән өегезгә хәтле кайтарып куям. Вокзалга кереп тә торасың булмый, диюгә, икенчесе, боларның әнә ике тәгәрмәчле машиналары бар бит, нишлэп сиңа утырсыннар, дип кул арбасына ишарәләде. Шаркылдап көлгән тавышка Рәсимәнең тәне куырылды, шул ирнең битенә лач итеп төкерәсе килде. Түзде, кем Чаллыга алып кайта, дип сорады.
Кырык биш яшьләр чамасындагы ир, Рәсимәнең арбасын, Алинәнең кулындагы зур юл сумкасын машина багажнигына урнаштырганнан соң, ачуланмасагыз, тагын бераз көтик инде, кайтырга чыгып, машинага соңга калучылар булырга мөмкин, диде.
Рәсимә кызы белән машинаның арткы утыргычына кереп утырды да кызын кочагына алып тагын сүзсез генә тәрәзәгә төбәлде. Я, Ходаем, дөрес эшләдемме мин? Казаннан качам, алда мине һәм кызымны нинди язмыш көтә? Безнең өчен яхшы тормыш әллә чынлап та теге дөньяда гынамы икән? Рәсимәнең фикере чуалудан башы авырта башлады. Бары тик машина ишеге шапылдап ябылгач һәм шоферның, Аллага тапшырып, кузгалабыз, дигән сүзләреннән соң гүя уянып китте. Казанны чыкканчы, бөкеләрне узганчы, хәйран вакыт узды. Юл читенә утыртылган ак каеннар, әйтерсең дә, Рәсимә белән хушлашып баш ияләр, ботакларын сузып саубуллашалар. Рәсимәнең күзләренә яшь тулды. Ни генә дисәң дә егерме ел гомерен шушы Казанда уздырды бит. Авылдан чыгып киткәндә, башына яулык бәйләп, күлмәк өстеннән джемпер,җәй уртасында булуына карамастан колготки белән туфли киеп киткән иде. Авылча, авыл кызы иде инде. Озак ияләшә алмады ул шәһәр тормышына. Андагы шау- шуга башы әйләнде, төтен исенә күңеле болганды. Кеше барысына да ияләшә,җайлаша. Рәсимә дә Тасма заводына эшкә урнашты.
-Сез Чаллының үзенә кайтасызмы, апасы? Әлү, әллә йоклап киттегезме?
Шоферның шундый йомшак итеп эндәшүенә, Рәсимә сискәнеп куйды.
-Юк, безгә әле дальше кайтасы. Чаллыдан тагын 60 чакрым. Попутка булыр, дип уйлыйм.
- Йөрәк бар икән үзегездә. Бала белән шундый зур сумкалар өстерәп попуткага юлга чыгарга кирәк бит,ә?! Ну бу хатын-кызны!
Машиналары бер мәлгә тынлык урнашты. Шофер янында утырып кайтучы яшь егет колагына тыккан наушниклар аша салонга дык-дык иткән сәер музыка тавышы ишетелә. Алинә дә әнисенең җилкәсенә башын салып йокыга талган. Кызына җайлырак булсын, дип, Рәсимә бераз авышып,кыйгаебрак утырды да алдагы көзгегә күз салды. Шул мизгелдә көзгедә шоферның күз карашы белән очрашып, битләре алмадай янып чыкты, колаклары кызыша башлады. Гомер буе юлда йөреп өйрәнгән шоферның пассажирларны сөйләштерәсе килүе сизелеп тора. Сүз белән юл да кыскарак тоела бит инде.
-Шулай да Сез кайсы якка кайтуыгызны әйтмәдегез бит әле. Бәлкем без якташлардыр,ә- дип янәдән сүз кушты.
-Юк, мин алай дип уйламыйм. Безне Чаллының Уфа ягына китә торган юл чатында калдырсагыз шәп булыр иде.
-Ярар,кайда дисәгез, шунда калдырырмын
Жәйге көн озын булса да, аның да киче бер җитә шул. Чаллыга кайтып җиткәндә кичке җиде тулып узган иде. Шофер, Рәсимәләрне юл чатында төшереп калдырды да, хушлашып, Яңа шәһәр ягына юл алды. Көн дими төн дими юлда йөрү барыбер алҗыта кешене, ул да тагын бер пассажирын өенә кадәр кайтарды да, тугызынчы комплекска, хатыны, кызы янына ашыкты. Олы кызы, әнисе кебек бик иртә кияүгә чыгып, үз тормышы белән яши, ә кечесе, Сәйдәсе әле быел гына ун яшен тутырды. Балаларының икесен дә яратса да, кечесен бигрәк нык ярата шул ул. Әллә инде үзенә ошаганга, әллә төпчек булганга?! Ирләр уллары белән мактанганда да исе китми аның. Һии, малай ни, кыз ни, үзеңнең бәгырь җимешең бит инде. Ничек малайга,кызга бүлеп булсын аларны? Квартир ишеген ачуга борынына тәмле итле аш исе килеп бәрелде. Хатыны маладис шул аның. Атна буена кибеттә эшләп, хәле бетеп кайтып егылса да, аш- суны тәмле итеп әзерли, бер нәрсәгә иренеп тормый. Әнә бүген дә аның кайтуына ашын да пешергән, чәй яныңа катлы пирогын да өлгерткән.
-Әнисе, мин кайтып җиттем! Синең догаларың белән юлым имин булды!
Май кояшыдай балкып, кухнядан хатыны Зөхрә каршысына чыгып, үрелеп ирененнән пәп итеп алды. Өйләнешкән көннән бирле шулай, иртән бер- берсен эшкә озатканда, кич эштән кайтып кергәндә пәп итеп кенә үбешеп алалар алар. Шулай бер мизгелгә ьер- береңә сыенып алу, йөрәккә дәрт өсти, тәннең арганнары таралып китә, кәеф тә күтәрелә. Әтисенең тавышың ишетеп, кызы Сәйдә дә йөгереп килеп, аның муенына асылынды.
-Әтикә кайтты, нәм- нәм алып кайтты!
- Кызым бәби булма инде, әтиең юлдан арып кайткан, нинди нәм-нәм алып кайтсын ул сиңа?
-Юк, Зөхрәкәем, мин аңа куян күчтәнәче алып кайтты, карале кызым, Казан куяннары сиңа нинди жвачка җибәрде,- дип кесәсеннән башланган каптан кызына бер сагыз алып бирде.
Шундый мизгелдән өчесенә дә кызык булып китте, шаян сүзне аңлаган кызы, бәләкәй чактагы кебек әтисе белән әнисенең кулына асылынып, кухняга юл алдылар.
Әтиләре душ коенып чыгып ашап алды да, хатынына дәште.
-Зөхрә, әйтергә онытканмын, минем бит бүгенгә тагын бер заказ бар иде. Бәлкем бик төнгә калыныр, я иртәнгә үк тә булыр. Син хафаланма, җаным, догаларыңны укып, йокларга ят. Мин барып кайтыйм әле.
Зөхрә иренә ышана, чөнки ике дистә елдан артык бергә яшәп,бер мәртәбә дә хыянәт иткәнен сизмәде. Балаларның яраткан әтиләре, туганнарга карата гел хөрмәтле- ихтирамлы, эчеп йөрми, тавыш күтәрми. Ачуланышкан чагында да, син җүләр булсаң мин җүләр түгел. Синең белән талашып вакыт әрәм иткәнче, кызларымны алам да паркка чыгам дип, ике кызын җитәкләп урамга чыгып китә.
Зөхрә кызы Сәйдә белән әтиләренә хәерле юл теләп, тәрәзәдән кул болгап озатып калды. Шул вакытта йөрәге бик нык итеп авырттырып чәнчеп куйды. Ул үзе дә сизмәстән, аһылдап, йөрәк турында ышкып алды. Куркынган кызының, әнием, сиңа ни булды? Әллә авыртасыңмы, дип борчылуын күргәч, юк, кызым, йөрәгем чәнчеп куйды, хәерлегә булсын, дип кухня ягына юнәлде.
***
Таһир, машинасын кабызгач та, кулларын машина руле өстенә куеп, бераз үзалдына уйланып утырды. Нишләде соң әле ул? Гомерендә беренче тапкыр хатынын алдады. Әллә кире өйгә кереп, хатынының җылы куенына сыеныргамы? Заказны отменять иттеләр дип алдаргамы? Әллә мин сине алдадым дип, дөресен әйтергәме? Таһир, ни эшләргә белми, газга басты. Аның бөтен әгзасы бу мизгелдә инде шофер иде. Күзләре юлны күзәтә, куллары руль һәм тизлек тартмасында, аяклары газ белән тормоз башмакларында. Берничә минуттан ул инде Чаллының Уфа-Минзәлә юлы чатында иде. Күңеле дөрес сизенгән икән, Казаннан утырып кайткан юлаучы хатын кызы белән хаман юл читендә басып тора. Таһир, выжылдатып, машинасын алар каршысына туктатты да,
-Мадам, такси подана, садитесь пожалуйста, дип алдагы уң ишекне киереп ачып куйды.
Алинә таныш кешене күргәч, бала- чага кебек, кулларын чәбәкләп,
-Әни, менә әйттем бит мин сиңа, ул яхшы абый дип. Ә син миңа ышанмадың!- диде дә тизрәк машина ишеген ачарга үрелде .
-Алинә, куда лезешь. Ну-ка, отойди от машины. Җүнле кеше төн уртасында Казаннан утыртып кайткан пассажирларны эзләп килми. Мужчина, что вам от нас нужно? Я с вами рассчиталась. Если думаете, что у нас в сумке и тележке что то ценное есть, то глубоко ошибаетесь. Да, я вас разочарую, я одинокая женщина с дочкой на руках без денег, без жилья и уже и без работы. Понятно вам?
Рәсимәнең усал тавыш белән үзенә кычкырганын Таһир сүзсез генә тыңлап торды да,
-Монолог бик кыска булды бит. Мин аны Казаннан кайтканда ук аңладым. Син бит кызыңа Мамадыш тукталышында бер пирожки белэн чәй дә эчермәдең. Одинокая, имеш. Беләсеңме син, дөнья тулганын одинокаялар белән? Бала турында уйларга кирәк, рас бала тапкансың икән. Төнгә каршы бала өстерәп юлга рәхәт тормыштан чыкмагансың инде,билгеле. Әйдә, утырыгыз, илтеп куям авылыгызга. Бала хакы өчен илтеп куям. Талашуны яратмыйм, особенно талаша торган хатын- кызларны.
Шул сүзләрдән соң Рәсимә мыштым гына алгы утыргычка, кызы артка утырды. Бераз юл узганнан соң шофер бер кафе янында туктап, Рәсимә белән кызына ашарга алып чыкты. Тәмам ачыкканнар икән, икесе дә, эх дигәнче, ашап та бетерделәр.
-Тамагы ач усал була, диләр, дөресме икән бу әйтем, тикшереп карыйк әле. Минем исемем Таһир була. Таныш булыйк.
-Мин Рәсимә, кызым Алинә.
-Әни, минем телем бар, мин үзем дә әйтә алам. Алинә,- дип, кыз да сүзгә кушылды.
-Шулаймени! Ә мин сине бөтенләй телсез дип уйлаган идем. Казаннан кайтканда син бит юл буе бер сүз дә дәшмәдең.
-Әни гел ачуланып тора бит. Тегеләй итмә, болай итмә. Анда барма, монда карама.
-Әниең шулай нык усалмы? Болай читтән караганда ул бик усалга ошамаган да кебек.
- Усал түгел инде түгелен. Невезучая ул минем әни. Шуңа ачуы чыга.
-Алинә, кызым, туктат болтовняңны. Таһир абыең юлда бара, каршыга күпме машина агыла, игьтибар кирәк юлда. Всё, булды, дип Рәсимә сүзне туктатмакчы булды.
-Театрдагы кебек әле без сезнең белән. Барабыз да барабыз, тик кая барганыбызны белмибез.
Алинә әнисеннән өлгеррәк булып чыкты.
-Безгә Пучыга кайтырга кирәк. Таһир абый, сез беләсезме Пучының кайда икәнен?
-Пучыга? Кемнәргә кайтасыз сез анда? Пучының кайда икәнен бик яхшы беләм.
-Кемнәргә түгел. Үзебезгә. Әти-әнидән калган үз нигеземә кайтырга булдым. Читтә мине бернинди бәхет тә көтеп тормады, рәхәт тә күрмәдем.
-Гафу ит, әгәр катырак әйтелгән булса. Әти-әниең исәннарме соң ичмасам? Әллә ташландык йортка кайтып барасызмы?
-Ташландык, дип, яңа түгел инде. Элек ут та,газ да кергән иде. Әни үлгәч, аларны өзделәр. Яңадан ялгату кыйммәткә төшәрме икән, белмим. Казанда тәки квартир ала алмадым. Заводта чиратым өченче иде инде квартир алырга, заводны яптылар. Безне кыскарттылар. Ул чактагы елауларым! Бөтен нервым шул чакта бетте. Ярый әле общагадан бүлмә алып калдым. Анысы да олы бәхет иде инде минем кебекләр өчен. Ә ул бүлмәне үз исемемә документлаштыру өчен күпме суд баскычын таптарга туры килде. Сөйлисем дә, искә аласым да килми.
-Рәсимә,- Таһир тавышын әкренәйтеп, башы белән Алинәгә ымлады,- әтисе кая соң?
Рәсимә, сүзне ничек башларга белмәде.
-Әйтәсең килмәсә кирәкми, сөйләмә.
-Чит кешегә сөйләве җиңелрәк ул. Мәктәпне бетерү белән Казанга чыгып киттем. Әткәй гомер буе тегермәндә эшләде, әнкәй фермада сарыклар карады. Ул сарыклардан туйганымны әйтер аңлатып бетерерлек түгел. Өйдә бит кеше күп булса биш- алты сарык тота. Аларның бәрәнләү көннәре дә төрлечә була. Ә фермада ике йөз сарык! Алар бәрәнли башлагач, без әнкәй белән фермада куна идек. Бәрәннәр үлергә тиеш түгел. Кая анда ашау яки дәрес әзерләү! Иртән көч- хәл белән киемеңне алыштырасың да аякларны өстерәп мәктәпкә чыгып китәсең. Синең башыңда дәрес түгел, баш миендә бары тик сарыкларның акырганы, бәрәннәрнең бәэлдәгәне генә. Кая анда дөрес җавап бирү. Укытучы сөйләгәндә, баш үзеннән- үзе партага авыша, маңгай килеп терәлгәч тагын уянып китәсең, аннары тагын сарыклар тавышы астында йокыга таласың гына, звонок шалтырый. Менә шулай итеп укып, мәктәпне бетердем дә, әнкәйгә әйттем:
Бер атнага түгел бер көнгә дә авылда калмыйм. Туйдым синең сарыкларыңнан. Ераккарак китәм, дидем дә, Казанга чыгып киттем. Анда әнкәй ягыннан туганнарыбыз бар иде. Шулар ярдәме белән заводка эшкә урнаштым.
Рәсимә, ялкытмадыммы сөйләп дигәндәй, Таһирга карап куйды.
-Юк,юк,бик кызык икән, сөйлә әйдә, сөйлә!
Менә шул инде. Синең Тасма заводында булганың бармы? Булмагач, белмисең инде син андагы эшне. Хәзер ул завод юк инде,кәнишне, элек анда магнитофон тасмалары, фото тасмалар, военный заказлар үтәлә иде. Ә ул тасмалар натуральный желатиннан ясала. Ә желатин терлек сөякләреннән. Уу, ул сөякләр! Состав,состав попзд белән бөтен илдән килә иде бит алар. Исенең сасылыгын күз алдына китереп тә булмый. Сарыклар фермасындагы ис хушбуй булган икән. Менә шул, белемем көчкә өч булгач, миңа кем яхшы түләүле эш бирсен инде. Шунда слесарь булып эшләүче Сергей исемле рус егете белән таныштым. Бик әйбәт иде ул. Сүгенми, аракы эчми, сугышмый, тәмәке тартмый. Гашыйк булдым мин аңа, үлеп гашыйк булдым. Кич эштән чыгуга мине каршы ала да, без Казансу янында йөрибез, Черек күлгә барабыз. Бала чагалар кебек әбәкле уйнарга ярата идек.
Рәсимә яшьлек елларын искә төшереп, сүзсез калды.
Мин әле ул вакытта урысча да килде- китте генә сөйләшәм бит. Аның дуслары янында авызымны ачарга да куркам. Имеш, дөрес әйтмәм дә, миннән көләрләр. Бервакыт Сергей үзе бу турыдан сүз башлады, мин оялам, дигәч, ә син оялма! Мин начар булса да русча сөйләшәм, ә сез татарча бөтенләй белмисез, минем телне өйрәнегез, дип әйтте. Мин шаккаттым бу сүзләргә.
Шулай ике ел дус булып йөрдек. Ул Казахстаннан кайткан егет иде. Без инде өйләнешү турында гариза бирү көнең билгеләдек, мин әнкәйләргә хат язып салдым. Кияүгә чыгам. Язылышкач, кайтырбыз, дип. Ә Сергей, урыс булса да казах тәрбиясе алганмы инде, белмим, миңа Казахстанга кайтып, әтием- әнием белән сөйләшергә кирәк, бездә шундый гадәт диде. Ике атналык ял алды да Казахстанга кайтып китте. Унике ел инде кайтып киткәненә.
Тамагына утырган яшь төенен көчкә йотып, Рәсимә тәрәзәгә күз салды.
-Безгә нишләп туктап торабыз? Ни булды? Әллә машинаң ватылдымы,- дип куркынып сорап куйды.
-Юк,Рәсимә,берни дә булмады. Мин дә бераз арып киткәнмен. Сине тыңлавы бик рәхәт. Шуңа мин башта тизлекне әкренәйтеп кайттым да, бераздан юл читенә туктадым. Ачуланмыйсыңдыр бит.
-Ачуланырга- ничек ачуланыйм инде. Кунак булсаң тыйнак бул диләр, ә юк, кунак хуҗаның ишәге диләр бит. Син хуҗа!
Рәсимә көлеп җибәрде. Аның көлүе Таһирның йөрәген әллә нишләтте. Таһир, утырган җиреннән Рәсимәгә таба борылып, мин беразга һавага чыгып керим әле, рөхсәт итсәң, дип, аның тезләре остендә яткан кулына кагылып алды.
Рәсимәне ток суккандай булды. Бөтен организмы тартылып, авырттырып сулкылдап куйды. Рәхәт авырту иде бу. Күңеле айкалып, башы әйләнеп киткән кебек тоелды. Үз халәтен үзе дә аңламыйча, Рәсимә дә машина ишеген әкрен генә ачып, һавага чыкты. Җәйге төнге саф һава. Басу һавасы. Машина янына басып йолдызлы күккә күз салды. Анда меңләгән, юк миллионлаган йолдыз, аның белән серләшеп күз кыса, әйтерсең дә, башыңны югалтма дип пышылдый. Рәсимә оеган гәүдәсен язарга теләп, кулларын як-якка сузгалады, алга- артка киерелгәләде. Җылы салоннан соң саф һава бераз өшетеп җибәргән кебек булды. Таһир әкрен генә Рәсимәне арттан килеп, иңнәреннән кочып алды. Рәсимә куркып, аның кочагыннан чыгарга талпынды, ләкин аның куллары үзләреннән- үзләре Таһирның муенына сарылды. Ике җан, ике тән бер берсен белештермичә, шашынып- шашынып убеште. Иреннәр иреннән, куллар тәннән аерыла алмады. Ничә еллар буена ир- ат назы күрмәгән Рәсимә, ыңгырашып, бөгелеп төште. Таһир, хатынны кулларына күтәреп, юл читендә шәйләнгән пар каен төбенә юнәлде.
***
-Рәсимә, гафу ит инде мине, әллә ничек килеп чыкты. - Таһирның пышылдап кына әйткән сүзләренә Рәсимә җавап бирмәде, бары тик башын ирнең киң җилкәсенә салды.
Рәхәт иде аңа. Нигә шунда бар дөньясы казалып китми. Машина дискысыннан йомшак кына музыка агыла. Кызы арткы утыргычта изрәп йоклап ята, ә ул янындагы ирнең көчле җилкәсенә ятып ял итә. Таһир күзләрен юлга текәп сүзсез генә үз уйларына бирелеп барган җиреннән, башын бормыйча гына, Рәсимәне кочаклап алды.
Кая барам соң мин? Ни эшләдем, үз гомеремдә бер мәртәбә дә хатыныма хыянәт иткәнем булмады, ничек үземне йөгәнли алмадым? Әллә бу хыянәткә керми микән? Юктыр, кермидер хыянәткә. Минем бит любовницам юк. Очраклы гына килеп чыкты бу хәл. Ә Зөхрә сизсә? Сизәргә тиеш түгел, сиздермәм, юлдан кайту белән ваннага чумармын. Юлда күпме кеше утыртып йөреп, мондый хәлнең булганы булмады. Ничек килеп чыкты соң әле бу? Ә Рәсимә шәәп! Сусаган назга. - Таһир Рәсимәне үзенә табарак тартып китерде дә, аның чәч бөртекләрен иреннәре белән кысып уйный башлады.
Рәсимә дә кайнарлыгыннан кызышып, кулын Таһирның тезенә куйды.
-Рульдә икәнеңне онытма,- диде ул ярым пышылдап. Музыка белән кушылган пышылдавы Таһирны бөтенләй сихерләде.
Кайнар иреннәр кабат бер- берсенә үрелде, Таһир башны җуйганчы,дип, машинаны юл читенәрәк чыгарып туктатты.
Рәсимәнең :
Кайчан кайтып җитәбез?- дигән соравын иреннәре белән каплады. Юк, Таһир каядыр кайтып җитү турында уйларлык хәлдә түгел. Атналар буе юлда йөреп арыган тәне наз сорый, наз көтә, шашып-шашып үбешәсе, яратышасы килә.
Таһирның, чыгабызмы, дигән соравына, Рәсимә дә ризалык белгертеп баш какты. Машина ишеген ачкыч белән бикләп,обочинага төштеләр. Монда тездән югары үскән үлән чабылмаган, аңа төнге чык төшкән. Шулай да сөю кайнарлыгы белән янган ике җан, ике тән үлән салкынлыгын тоймады. Үләннәрдә ауный- ауный тәмам хәлдән тайганчы яратыштылар, җәйгә таң сызылып килгәнне дә сизмәделәр. Икесенең дә тәннәренә рәхәт арыганлык, җиңеллек таралды. Рәсимә тузгыган чәчләреннән чүп үләннәрне аралый- аралый, Таһирга күз салды. Янында ятучы Таһирның шәрә буй сыны ымсындырып тора. Күзләрен йомып йокыга китеп баручы Таһирны сак кына ирен очларыннан үбеп алды һәм,
-Безгә кузгалырга вакыт, синең назларыңны гомерем буе йөрәгемдә саклармын. Рәхмәт сиңа,Таһир, - диде. -
Сөю- сөелү мизгеллэре ничек кенә рәхәт булмасын, чынлап та, кузгалырга кирәк.
-Рәсимә, син миңа үпкәләмисеңме? Сиңа начар булмадымы?- дигән сорауларына, Рәсимә, бала- чага кебек чытлыкланып көлде һәм, шундый начар булды, кабатлануын сорыйм, дип, яткан урыныннан тора башлаган Таһирны этеп екты да үзе машина янына торып чапты.
Бикле машина эчендә йоклап яткан кызы Алинә дә уянган икән.
-Әни, сиңа ни булды? Син кайда идең. Ә шофер абый кая?
- Беркая да булмадым,кызым! Күрәсеңме, яңа көн туа. Әнә, офыкка кара әле, нәни кояш тау артыннан сине сәламли. Бу яңа көн безгә бәхет алып киләчәк!
Рәсимә, машина янында бөтерелеп алды да кызы яныңа арткы утыргычка кереп утырды. Ул арада, өстенә үлән сутына буялып беткән футболкасын кигән Таһир дә машина янына менеп җитте.
-Безнең принцесса да уянган икән. Хәерле иртә, Алинә. Кәеф ничек?
-Әйбәт. Ә без кайчан авылга кайтып җитәбез соң инде. Шундый ашыйсы килә.
-Биш минут, Алинушка, биш минут! И мы будем на месте.
Чынлап та, авылга ерак калмаган икән, тиздән таң әтәчләренең сәламенә аларның машина тавышы кушылды. Авылның тып-тын урамына тиздән яңа сауган сөт исе таралачак, уңнан хуҗабикәләрнең ишек алларында каз- үрдәкләре уянып, кыйнылдаша башлаячак, аннары бик важный гына атлап, сыерлар көтүгә җыелачак. Алар артыннан бәэлди-бәэлди сарыклар теркелдәячәк. Сарыклар исенә төшүгә, Рәсимә елмаеп куйды. Карале, сагынган икән бит ул шул сарык бәэлдәүләрен, бәләкәй бәрәннәрнең сикереп уйнауларын,сыер мөгрәүләрен. Ә казларның кыйгылдашуы, үрдәкләрнең бакылдавы. Музыка икән бит. Авыл музыкасы.
-Сулга, Таһир, безгә сулга. Көл урамында безнең безнең төп нигез.
-О, нинди кызык урам исеме! Көл урамы. Әллә Кол урамы булганмы? Казандагы Кол Шәриф, Кол Гали кебек?
-Точно көл урамы. Дөрес хәзер спорт урамы дип атала. Һәрхәлдә өйдәге күрсәтмә тактага шулай язылган.
- Булды, кайтып җиттек, Аллага шөкер.
Менә шушы була инде хәзер безнең йортыбыз. Ничего, төзәтәсен төзәтеп, рәтләсен рәткә кертербез без аның. Таһир, сиңа бик зур рәхмәт. Өйгә чакырмыйм. Озак еллар кеше тормаган өйне җыясы,юасы бар. Гаеп итмә, мине начарлык белән искә алма. Хуш.
-Мин миннән шулай җиңел генә котылмакчы буласыңмы? Юк инде, давай сумка белән арбаңны. Ач ишегеңне. Синең ишеткәнең юкмени, буш өйгә җеннәр ияләшә, дигәнне. Может анда пәриләр туй ясап ятадыр, безнең кебек. - Таһир елмаеп, Рәсимәгә күз кысты. - Буш өйгә беренче булып, ир- ат керергә тиеш.
Таһир, тамагын кырып, ишекне киереп ачты да, - Йорт ияләренә сәлам бирдек, бисмилла, диде.- Хәзер сез керсәгез дә куркыныч юк. Җеннәр миннән куркып, чыгып очтылар.
-Әни мин куркам. Нинди җеннәр ул. Элек әби булганда җеннәр юк иде бит.
-Кызым,Таһир абыең шаярта. Бернинди җен- пәриләр юк монда.- Син дә йөрисең бала- чага куркытып, дип Таһирга усал итеп карап алды.
-Таһир, тагын бер мәртәбә рәхмәт. Әйдә, машинага хәтле озатам үзеңне. Алинә, син пока бер нәрсәгә дә кагылма, башта бар нәрсәне юып чыгарырбыз. Мин Таһир абыеңны озатам да керәм.
Верандага чыгуга, Таһир Рәсимәне кочагына алды.
-Әллә синең янда гына калыйм микән. Нәрсә диярсең,ә?
-Тузга язмаган сүзне чын булса да сөйләмә, диләр. Синең гаиләң, хатының, кызың бар. Без бәхетсез булган кебек синекеләр дә бәхетсез булуын теләмим. Хуш,Таһир. Безне оныт. Юлда башка андый ялгышларга ясама.
Таһир китте. Машина төтене исе, авылның иртәнге саф һавасын бозып, әле хәйран вакыт, авыл урамында эленеп торды.
***
Асфальт юлдан машина тәгәрмәчләре тиз тәгәри инде. Әле генә Рәсимәне пар каен ышыгында кочагында назлаган Таһир шул урынга килеп тә җитте. Йөрәге урыныннан купкандай, дөп- дөп тибә, кисәк кенә тавышы да карлыгып китте. Эчке бер дулкынлануны басарга кирәк, болай булмый, дип, ир машинаны юл кырыенарак чыгарып, туктатты Гадәттә юлдан Таһир хатынына үзе шалтырата иде. Бу юлы да шулай булыр дип уйласа да, юк, җегәре җитмәде, әллә курыкты, белмәссең. Телефонны кулында әйләндергәләп тотып торды да, янындагы утыргычка ташлады һәм машинадан чыгып, күтәрелеп килүче кояшка кул болгады, уңга- сулга боргаланып, тәнен язып алды. Шул чак өстендәге футболкага күзе төшеп, чүт артка авып китмәде. Бөгәрләнеп йомарланып бетүе генә җитмәгән, помада эзләре, сытылган җиләк таплары, яшелле- зәңгәрле сызыклар аермачык ярылып ята! Бу хәлдә өйгә кайтып керү казылган кабергә тере көе кереп яту белән бер булачак. Ярый әле машинасында үзе белән һәрчак ветровка курткасын йөртә. Таһир тиз генә курткасын алып киде, аның замогын муенына кадәр күтәреп эләктереп куйды дә машина көзгесеннән йөзенә күз салды. Вәйт ичмаса, чырай, төк баскан йөзенең бер нуры калмаган, күз кабаклары шешенгән, алжыганлыгы әллә каян ук сизелеп тора.
Таһир машинасында утырды да сәгатенә күз салды. Бу хәлендә ул Зөхрәсе каршына кайтуны күз алдына да китерми. Хатыны аны һәркөн чип- чиста итеп юылган, үтүкләнгән киемнәр кидереп эшкә озата бит. Әле ул һәрчак, юлда кем очрамас, ни булмас, дип, Таһирның үзенә дә әйтеп тора. Менә, буласы булды инде,хатын, дип кайтып керсенмени инде? Шул уйлары белән Чаллысына кайтып та җитте ул. Сөембикә проспектында якын дусты Идрис яши торган йорт янында туктап, аңа шалтыратты.
-Сәлам, кордаш. Синеке өйдәме или сменадамы?
Иртә таңнан сәер сорау белән сүз башлаган дустын Идрис тозлап борычлап сүгеп, сиңа ник кирәк әле минем хатын, дип соравына сорау белән җавап кайтарды.
-Кызмале син. Хатының кирәкми миңа, өйдәме дип сорыйм гына.- Юк? Алайса сезгә керергә буламы? Юк дисәң дә керәм инде болай булгач.
Идриснең җавабын тыңлап тормады, тизрәк подьездның домофонына басты. Ишек ачылуга, йөгерә атлый өченче катка менеп тә китте.
-Көн тумаган, ни эшләп йөрисең монда. Әллә берәр хәл булдымы?
-Булды хәлләр,Идрис, булды. Иртүк өйгә кайта алмыйм, ачуланма, сиңа кердем.
Таһир Казаннан башланган юл маҗараларын тулысы белән дустына сөйләп бирде дә, инде нишлим, дигәндәй, аның йөзенә текәлде.
-Дааа, брат, ишкәнсең икән ишәк чумарын.
Ә берәр төрле чир ияртсәң? Тормышың бетте дигән сүз. Мәктәптән үк беләм бит мин сине. Шул Зөхрәне дүртенче класста укыганда озатып йөри башлаган идең бит.
Таһир, балачак мәхәббәтен искә төшереп башын аска иде. Әйе, ошатты шул ул үзеннән бер класс түбән укыган Зөхрәне. Бер сүз әйтмичә артыннан өйләренә хәтле озата бара иде бит. Бер тапкыр да сумкасын да күтәрешкәне булмады булуын. Хәер, Зөхрә аңа портфелен тоттырмас та иде ул чакта. Бары тик җиденче класста гына чын- чынлап дуслашып киттеләр алар. Зөхрә укытучы кызы, ә Таһир гап- гади колхозчы малае булса да, башлангыч классларда бөреләнгән сөю гөле әнә шулай көттереп кенә чәчәк атты. Таһирны армиягә озатып, аннан кайтканын көтте бит Зөхрәсе, клубларга кичен чыкса да, башка егетләргә күз салмады, намусын саклады. Таһир армиядән кайтуга, озакка сузмыйча туй ясадылар. Ул үзе да бүгенгәчә хатынына тугрылыклы ир булды.
Идриснең, :Инде нишләргә уйлыйсың, дигән соравына, курткасын чишеп җибәрде. - Синнән футболка сорап торырга кердем. Болай кайтып керсәм беттем.
-Ул хатынның телефон номерын сөртеп ат. Исемеңне оныт, ишетсен колагың.
-Мин аның телефон номерын белмим дә. Юк инде, башка андый хаталардан Ходай үзе сакласын.
-Матри, тукран тәүбәсе булмасын. Бер ялгыш сукмакка кергәч, чыгуы авыр була, диләр. Идрис дустыннан шаркылдап көлде һәм аның җилкәсенә учы белән шапылдатты да, : Бар, ваннага кереп юынып чык, юкса үзеңнән сасы кәҗә исләре килә, аннары чәйлап алырбыз, дип кухняга юнәлде.
Таһир юынып- кырынып, Идриснең футболкасын, шәрә тәненә джинса чалбарын киеп, өстәл янына чыгып утырды.
-Синең алып куйган акбашың юкмы, Идрис? Миңа стрессны снимать итәргә иде. Машинаны сезнең йорт янында калдырып торырмын да кич килеп алырмын.
Бер утыргач, бер яртыны каплап та куйдылар. Аракы сөреме баш миенә үтеп кереп, төне буе йокламаган Таһирны тәмам изрәтте. Ул, трусигы, футболкасы салынган пакетны да алырга онытып, өенә кайтып китте һәм чишенеп тә тормыйча, йокы бүлмәсенә узып, караватка ауды.
Кичкә кадәр йоклап, тәмам хәл җыйгач, ваннага кереп, кабат яхшылап юынды. Шунда гына трусигы һәм футболкасы салынган пакетны онытып калдыруы исенә төшеп, йөрәге жуу итте. Джинсы чалбарын, автомат машинага ыргытты да, тизрәк Идрискә шалтыратты.
-Син өйдәме? Тиз генә минем киемнәр салынган пакетны мусорга ыргыт. Өйдә түгееел?! Ничәдә кайтасың? Хатының кайтып җитәргә тиеш? Пакет кайда калды, хәтерлисеңме? Кухняда? Идрис! Идрис дим, мин хәзер синең хатын янына чабам! Кирәге юк миңа синең хатыныңның! Аңла инде, пакетны гына алам да чыгып чаба. Билләһи дим. Идрис, юләрләнмә, син миннән көнлисең штоли хатыныңны? Бүгенге хәл ул бүгенге,Идрис. Просто пакетны гына алам да чыгам. Извини брат.
Таһир, арт ягын кычыткан чаккандай, тиз генә киенде дә Идрисләргә дип торып чапты. Үз подьездыннан чыкканда хатыны Зөхрәне чүт бәреп екмады. Хатыны, аптырап, Таһир, ни булды, Ходаем, дип аптырап, аның артыннан урамга йөгереп чыкты.
Таһирның: Зөхрә, хәзер кайтам, биш минут көт, дигәне өйләр арасында адашып юкка чыкты.
Курыкканга куш, койрыгы белән биш, диләрме әле. Идриснең хатыны Саниянең исе дә китмәгән ул пакетка. Минем пакет онытылып калган дип тыны бетеп йөгереп кергән Таһирга, шушы пакетмы, дип кулына китереп тоттырды.
-Сания рәхмәт. Кайда калдырдым микән дип борчылган идем. Ярар, китим инде мин. Анда Зөхрә көтеп тора.
Артыннан Сания, :Икенче юлы трусигыңны салып йөрмә, Таһир, дип, кычкырып көлеп калды.
Подьезддан чыгуга пакетны мусор савытына атып бәрде дә, бик күңелсез кәеф белән Таһир өенә юл алды. Уңган хуҗабикә Зөхрә ул арада ашарга җылытып, өстәл көйләгән, ишектә ачкыч борылуга гадәттәгечә иренең каршысына килеп басты.Таһирның аны элеккечә яратып үпмәвен, кәефе булмауга юрады. Өстәл артында да сүз ялганмады. Таһир,бик каты арыдым, юл бик авыр булды, дип, залдагы диванга сузылып ятты. Хатынының, әйдә постельгә кереп ят диюенә дә, монда телевизор карап ятыйм әле, дип җаваплады.
Иртәнгә тагын Казанга юлга чыгарга заказ булды, шул сәбәпле Зөхрә дә,Таһирга артык сораулар биреп борчымады. Бер атналап, Таһир, хатыны белән якынлык кылырга куркып ятты. Бары тик аноним кабинетта тикшерелеп, үзендә начар чир булмавын тәгаен белгәч кенә, Зөхрәсен элеккечә яратты, назлады. Тормышлары элеккечә матур гына бер агымда дәвам итте.
Ничә ел буена кеше яшәмәгән йорт янына машина кайтып туктауны авыл халкы күрмиме соң? Күрделәр, Рәсимәне дә таныдылар. Иртән сауган сыерын көтүгә куган хатын- кызларның авызында авылның бүгенге беренче яңалыгы да Рәсимә иде.
-Күрдеңме син,Рәсимә кайтты бит. Төнге унике булды бугай, мин лапас янына чыккан идем, урам яңгыратып музыка уйнатып бер машина үтте. Кем микән дип капка ярыгыннан карадым. Малайкаем, Рәсимә, бер кыз, бер ир кереп киттеләр.
-И, яратасың да инде шыттырырга, Луиза! Төнге унике түгел, сәгатьлек ике белән өч арасында кайттылар. Бернинди музыка уйнатмадылар. Теге мужик таксист иде бугай, әйберләрен кертеште дә, китеп тә барды. Точны, любовнигы түгел.
-Ә ансын каян беләсең? Әллә үзләреннән сорап калдыңмы?
- Сорамасам да беләм. Кинода гел күрсәтәләр. Любовниклар белән кочаклашып, үбешеп саубуллашалар. Рәсимә кул да бирмәде аңа. Ызначит, любовник түгел, вәйт шул.
Хатыннар, кызыша- кызыша, яңалыклар белән бүлешергә дип, һәркем үз урамына юл тотты, бары тик Фирая гына, әле бик иртә булса да, Рәсимәләрнең капкасын шакыды. Дөресрәге, келә бавын тартуга, кече капка, аны гына көтеп торгандай, ачылып та китте.
Болдырга, капкада кеше барын сизенеп, Рәсимә үзе чыгып басты.
Балачак дуслар бер- берсенең кочагына сыенып, бик озак сүзсез тордылар. Рәсимә өйгә дәшкәч, Фирая тупсаны атлап, түргә узды. Өй эчендә бар нәрсә дә хуҗалары яшәгән чакта кебек, тик өй эчендә кеше тора торган өйләрдәге кебек җылылык юк. Һавасы да салкын, баз һавасы кебек.
-Рәсимә, кызыңны ал да әйдә безгә барабыз. Өеңне көндез ишек- тәрәзәләрен ачып яхшылап җилләтергә, урын- җирләрен кояшка элеп киптерергә кирәк. Монда үпкә чире алырга була, Алла сакласын . Әйдәгез, әйдә.
Аның ,әйдәсен генә көткәндәй, Рәсимә белән Алинә, Фираяларга юл тотты.
***
Уңган да хатын инде бу Фирая, дип уйлап куйды, Рәсимә, капкадан килеп керүгә. Шәһәр дачасы, диярсең, ишек алды шау чәчәктә, янбакчасында алмагачлар, чияләр арасында элмәле атынгычлар, гамаклар, бер читтә бала- чагага уйнарга комлыгы да бар. Абзар- куралары да ике катлы итеп эшләнгән. Болдырдан өйгә керүгә евроремонт ясалган бүлмәләргә аһ итеп куйды. Юк, кара көнчелек уты түгел, үзенең дусты, классташының тормышына, булганлыгына, байлыгына соклану иде ул.
-Әйдә, Алинә үскәнем, мин сиңа юыну бүлмәсен күрсәтим әле, юынып алыгыз да капкалап алырбыз. Иртәнге генә аерткан каймак белән тары кыстыбые ашарбыз. Рәсимә, исеңдәме, башлангычта укыганда бер көн синең әниең пешерсә, икенче көнне минем әнкәй шуны пешерә иде. Мәрхүмәкәйләр бик дус булдылар, урыннары җәннәттә булсын. Тары кыстыбые пешергән саен сине дә искә алам.
- Исемдә булмаган кая! Яшь барган саен, балачак, авыл, әткәйләр ешрак искә төшә икән ул. Күңел гел авылга тарта. Күзгә чагылган һәр әйбер шалт итеп баштагы компьютердан шуңа ошаган очракларны эзли башлый.
Фирая өстәл көйләгән арада, Рәсимә стенадагы фотосурәтләрне карады, бүлмәләрне күзәтеп чыкты.
-Ходай синнән бәхетне жәлләмәгән, Фирая, әйеме. Күз генә тимәсен. Ул Мирасны әйтәм әле. Мәктәптә бәләкәй генә тәкәрлекле малай иде. Ә хәзер нинди ир,ә?
-Үзем тәрбияләдем бит мин аны,- Фирая кычкырып көлде. - Миңа берәрсе син Мираска кияүгә чыгып, өч бала үстерәсең дигән булса, мәңге ышанмас идем. Менә бит язмыш, маңгаебызга язылган булгандыр инде.
- Хатынның бәхетле булуы ирдән тора диләр шул.
-Хатынның гына түгел,дускаем, ирнең бәхете дә хатыныннан тора. Менә син үзеңне кара инде. Бер ялгызың бер бала үстерәсең. Ишшу ул кыз бала. Нишләп син бәхетеңне сынап карамадың? Теге вакытта әйттең инде китте, дип. Китсә соң. Дөньяда ир беткәнме? Бер чык, ике чык. Үз бәхетеңне тапканчы чык. Алинәгә дә бер үзе үсү нәрсә бирә? Ул ни атаның нәрсә икәнен белми, ни апай- энекәшләрне аңламый. Түлке ир дип аталучылар барсы да ата да була алмый, ир дә була алмый.
-Ой,Фирая, җитте, җитте! Миңа хәзер акыл кермәс инде, булганы чыгып китәргә мөмкин.
-Үпкәләмә инде, сине якын иткәнгә, яратып сүгәм мин сине.
Фирая йөгереп килеп, Рәсимәне үпкәләтмим, дигәндәй, иңнәреннән кочып алды. - Булды, дускаем, дәшмим, молчок, дип бармакларын иреннәренә куйды.
Чәй артында Рәсимә авылга бөтенләйгә төпләнергә кайтуын, тулай торактагы бүлмәсен сатуын, шул акчага әниләренең йортын ремонтлатып, берәр төрле үз эшен ачып җибәрергә теләвен сөйләде. Фирая, аның тәвәккәллегенә шак катып карап утырды.
-Бик дөрес эшләгәнсең. Хәзер авылда да тормыш бер дигән. Эшлим дигән кеше җаен таба. Менә минекен кара. Кайчандыр, матай алырга хыялланып йөргән иде. Аның бит ул вакытларда акчасы булса, товары юк иде. Хәзер утырып чыгып китәргә җиңел машинабыз, печәнен утынын кайтарырга иске булса да йөк машинабыз бар. Печәнне дә чалгы белән чапмыйбыз, бакчаны дә кул белән казымыйбыз. Мотоблок, кул тиватор, әй, аларны Мираскаем үзе генә белә. Әле шулар белән дә хәйран акча эшли бит ул! Кешегә бакчасын да сөрем бирә, печәнен дә кайтара. Хәтерлисеңме икән, теге заманда расчутны ярты белән ясыйлар иде. Мескенкәйләр, шул аракы аркасында күпме алтын бәясе ирләр җир куенында ята. Спились, малай. Ә хәзер андый хәл юк. Бар эш тә акча белән түләнә. Әле бер көнне Мирас сөйләп тора, бер танышы мунча миллеге ясап, Мәскәүгә илтеп сата икән. Үзе сатып утырмый инде, оптом бирә икән. Бигрәк тә имән миллеген яратып алалар икән. Мин дә тотынып карыйм, ди.
Фирая Рәсимәләрне олы кунакларны озаткандай, үзе салган ипиеннән башлап, кыярын, бәрәңгесен,суганын, хәтта суеп катырылган үрдәген сумкага тутырып өйләренә кадәр озатып куйды.
Ир- атның хәтере төшкә чаклы гына, диләр. Анысын кем белсен инде, әмма Таһирның йөрәген җилкендереп кыбырсыткан Рәсимә образы аның куңеленнән җуела барды да, бөтенләй хәтереннән чыкты. Еллар үз агымы белән, бормалары, ерымнарына кереп, кара урманнарда бераз адашып, әкрен генә акты.
Фирая гына Рәсимәнең гаилә бәхете татымыйча сулуына бик пошынды. Ире белән сөйләшеп, үз авылларыннан булмаса, якын тирәдәге авыллардан әйбәт холыклы, эшчән ир табып, димләргә кирәк дигән карарга килделәр.
-Мираскаем, тимерне кызуында сугарга кирәк. Рәсимә авылга бөтенләйгә дип кайткан бит. Өен яңартырга уйлый, ир-атсыз бу кадәр эшне башкарып чыга алырмы? Давай, матурым, уйла. Синең башың яхшы эшли.
-Чынлап та, Фирая, хатын кочагында эретелмәгән туң май кебек ирләр күп инде ул. Ә Рәсимә үзе ни ди соң?
-Аннан сорап тормыйбыз инде,җаным. Ул тәки теге кыргызынмы, казахынмы уйлап саргаеп яшәячәк. Димләгәч, таныштыргач, бер ятып йоклагач, яратыр, яратмый кая барсын.
-Яратасың да инде син кызган тимерне кыздырырга. Кил әле яныма, тәти кошым, кешеләрне яраттырганчы, башта үзеңне яратыйм әле.
Мирас, хатынын биленнән кочып, муенын үбеп алды, аның чәнечкеле мыеклары Фираяның колак яфракларын кытыклады, эш коралы тотып кытыршыланган куллары хатынның күкрәкләрен назлады.
-Ике карт җүләр, ишекне дә бикләмәгән икән бит без. Кеше мазар килеп кергән булса.
Фирая, тиз генә диваннан торып, юыну бүлмәсенә юнәлде,. Мирас ул арада яткан җиреннән стеналарны дер китерерлек итеп гырлап, йоклап та китте.
Атна- ун көн узуга Мирас үзләренә бер танышын ияртеп кайтты. Чайковский шәһәрендә гомер кичерүче Илдарның аталары узган заманда күчеп киткән булганнар. Картларны, васыятьләре буенча, авыл зыяратына кайтарып күмгәннәр. Ә Илдар берничә елга бер мәртәбә ата- анасының каберләрен күреп дога кылырга дип авылна кайта икән. Зыярат печәнен чабарга менгән Мирас аның белән әнә шулай танышкан. Авылда якын туган- тумачасы калмагач, ул шул көнне үк кире китәргә ниятләгән. Гөнах шомлыгы диярсең, машинасының кайсыдыр җире шакылдый башлаган. Төшке ашны ашап алгач, Илдар үз язмышы белән таныштырды. Тыштан дөньядагы иң бәхетле кеше бу, дип уйласаң, ялгышасың икән. Илдар да шундый тыйнак, уйчан моңсу күзләре генә эчтә бик тирәндә авыр кайгы- хәсрәт яшеренгәнен искәртә.
-Мин кичергәннәрне Ходаем беркемгә дә күрсәтмәсен. Юл фаҗигасенә очрап бердәнбер улымны һәм хатынымны югалттым. Уналты ел узды бу хәлләргә. Ләкин бар да бүген генә булган кебек. Гаиләм белән бергә үлгән булсам, мин иң бәхетле кеше булыр идем. Никтер Ходай мине үз янына алмады. Интексен әле, диде микән.
-Кем гаепле иде соң? Әллә утырып чыктыңмы? - Фирая бу хәлләрдән күз яшьләрен тыя алмыйча, елап җибәрде.
- Юл кагыйдәләрен бозып, каршыбызга бензовоз килеп чыкты. Бер мизгел эчендә бар да бетте. Ни хатынны, ни улымны күмә дә алмадым, өч ай комада ятканмын. Бик озак аякка баса алмадым. Әткәй белән әнкәй минем гаиләмне соңгы юлга озатканнар, бәгырьләрем, аннары мине сабый бала кебек карап, аякка бастырдылар.
-Хәзер кем белән яшәп ятасың инде. Икенче гаилә коргансыңдыр бит.
Фираяның баш компьютеры тиз арада Илдар белән Рәсимәне таныштырып димләү турында уйлый башлады.
-Әнкәйләрне соңгы юлга озатканнан бирле бер үзем. Беркемне дә күңелем тартмый. Картайдым инде, сәламәтлек тә яхшы түгел.
-Юк, туганкай, син дөрес уйламыйсың. Мирас та Фираяның тел төбен аңлап алды. - Бик олы кайгы кичергәнсең, Ходаем сабырлык бирсен. Түлке үлгән артыннан үлеп булмый. Без мәрхүмнәрне искә алыр өчен җирдә яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә бар тереклекне пар итеп яраткан. Үсемлекләрне, җанварларны, кошларны, кешеләрне. Фирая, карале, бар кереп чык әле Рәсимә янына. Без монда Илдар белән мужикларча сөйләшеп алыйк әле.
Фираяның нинди ният белән кергәнен башта Рәсимә аңламады. Аннары кычкырып көлде. Көлеп туйгач, пыр тузып, дустын сүгәргә кереште.
-Кемнән генә ишетсәм дә, но синнән моны көтмәгән идем. Фирая, сүз минем турыда бара түгелме соң? Бер белмәгән кешегә димләп кияүгә чыгарга! Двадцать первый век,дускаем, ишетәсеңме?!
-Чәрелтәмә әле шул хәтле. Башта тыңлап бетер син. Беренчедән, тамыры белән үзебезнең авылныкы. Эчми, тартмый, квартирасы, машинасы, дигәндәй. Хатыны белән улы авариядә үлгән. Бик кызгандым мин Илдарны.
-Ә мине кем кызганыр икән. Мин монда базарда сатыла торган сөтсез кәҗәмени?
-Рәсимәкәем, тора бара бер берегезгә җайлашырсыз. Яшең бара, балаң бар. Аны ата-ана бергә тәрбияләргә тиеш.
-Вот-вот! Ә Алинә каршы килсә? Аның хәзер шундый чагы башлана.
-Ничава, мин өчне үстердем. Оныкларым дә үсеп килә. Алинә белән уртак тел табармын мин. Әйдәле, дускаем, бер кереп, күреп кенә чык. Сине бүген тотып кияүгә бирергә җыенмыйбыз бит. Танышыгыз, аралашыгыз.
Сүз иярә сүз чыгып, Рәсимә караңгы төнгә чаклы Фираяларда сөйләшеп утырды. Артыннан кызы Алинә эзләп кермәгән булса, күпме утырыр иде, билләһи…
***
Әйтергә генә җиңел ул, димлибез, кияүгә чык дияргә. Гомер эчендә бер күрешмәгән, белмәгән кеше белән гомереңне тот та бәйлә имеш. Менә Таһир аның янында калган булса, я шундый карарга килеп, аерылып кайтып керсә, белер иде ул ничек сөйләшергә! Их, бар бит шундый бәхетле хатыннар. Нишләп миңа Ходай Таһир белән язмышыбызны иртәрәк очраштырмады икән. Ә бит мин аңа ошадым! Алинәне дә ошатты бугай. Югыйсә, кемнең ире гомер күрмәгән бер хатынны бер белмәгән җиргә илтергә дип төнгә каршы хатын кочагыннан чыгып китсен инде. Хатыны җүнле түгелдер әле. Рәсимә барган җиреннән туктап калды. Ну хыялый инде мин,ә кызым. Телефонын алмаганмын бит. Вот дура дык дураа!
-Әни, син минем белән сөйләшәсеңме? Нәрсә дисең, аңламадым . Телефоның кулыңда бит!
-Причем минем телефон! Аның телефонын дим. Номерын!
-Мама! Кемнең номерын!
-Кызым, Таһир абыеңның телефонын, Таһирның, дим!
-Ә безгә аның телефоны нәрсәгә? Әллә Казанга кире кайтабыз?
Алинә шатланып, кулларын чәбәкләп куйды. Авыл матур, төзек, яшеллеккә күмелеп утырса да, Алинәгә монда күңелсез иде. Шәһәр шау- шуына өйрәнгән, шәһәр ритмында үскән кыз авылда әле дуслар да таба алмады, үзеннән ике яшькә кече бер кыз белән сөйләшеп кенә йөри.
-Нинди Казанга кайту инде, кызым. Бүлмәне саттык, анда хәзер безнең бернәрсәбез дә калмады. Без синең белән деревенскийлар! Кара син нинди тыныч матур төн. Шәһәрдә мондый тынлыкны күргәнең бармы? Көне- төне дырк- дырк трамвае тыкылдый, кешесе кырмыска кебек чабыша. Тәмам туйган икәнмен мин шәһәрдән.
- Уф, әни, әле бер ай да юк монда кайтканга. Мин инде чыгып качардай булдым. Нәрсәсе ошасын инде авылның. Монда бит скучно. Ску- ко-та! Беркая барырга юк. Кибеткә барасың- барысы сине таный, ә, син Рәсимә кызымы ,дип, һәрберсе допрос ясый. Суга барасың- тагын сорыйлар - син Рәсимә кызымы, син Рәсимә кызымы?
Әнә үзең дә зарланасың ич, кибеттә тегесе юк, бусы юк, тагын Актанышка барырга кирәк, дисең.
-Авылның проблемалары бар инде. - Рәсимәнең кызы әйткән сүзләрдәнме, әллә үзе дә шулай уйлый идеме, бераз кәефе төште.- Аның бит әле яллыйм дисәң шабашниклары, төзүчеләре дә юк монда. Менә Таһир абыеңның телефонын язып алмаганмын бит, аңгыра баш, ул ярдәм итәр иде.
-Миңа да шундый ошады Таһир абый. Вот шундый әтием булса! Бөтен сүзен дә тыңлар идем мин аның.
Алинә, кинәт кенә әнисен култыклап алды.
-Әйт әле әни, минем әти кем, һәм ул кайда? Мин инде кечкенә бала түгел. Мин дөреслекне белергә тиеш.
Сүзнең мондый борылыш алуын һич көтмәгән иде Рәсимә. Башта ни әйтергә белми, бала вакытта, кызына, синең әтиең летчик иде дип алдаганы исенә төште. Юк, болай әйтергә ярамый. Чынын сөйләсәм аңлармы? Әгәр аңламаса һәм мине гаепле дип санаса? Өйдән чыгып китсә? Хәзер бала- чага ике уйлап тормый, зур үстем дип ишеген шартлатып ябып чыгып китәргә дә күп сорамас.
Алинә җавап көтеп тын гына яныннан атлый. Рәсимә, эченнән генә Аллага тапшырдым, дип, үзенең йөрәк серен кызына ачты.
Кызы Рәсимәнең сөйләгәнен бүлдермичә тыңлап бетерде дә, ну әни, син настоящая женщина, дип, аяк очларына басып, әнисенең бит очыннан үбеп алды.
-Исәнме икән ул минем әти, син ничек уйлыйсың? Давай "Жди меня" га язабыз, әни. Бәлкем ул синең адресны югалткандыр. Минем барлыгымны да белми значит ул.
-Кызым, исән булса да, аның инде башка гаиләсе, балалары бардыр. Без эзләп табарбыз да, аның гаиләсе җимерелер. Ә анда балалары күп булса? Күпме ятим калачак. Син шуларны да уйла. Безне яраткан булса, кайтыр иде, эзләп табар иде. Алинә, ә сиңа минем белән рәхәт түгелмени!?
- Рәхәт, тик әтиләре булган дус кызларым миннән намного счастливее. Аларга әтиләре бар сораган әйберсен алып бирә. Барсының да машинасы бар.
-Машина дигәннән, кызым, мин дә машина алырга уйлыйм бит әле. Безгә хәзер ремонтка күпме расход буласын санарга кирәк тә, калганына машина, сиңа крутой смартфон, киемнәр алырбыз. Мин бит инде әллә кайчан правага укыган идем. Йөртә белән микән хәзер, онытмадым микән?
Кап- караңгы төн булуына карамастан, Алинәнең авызы колакларына кадәр ерылуын сизде әнисе. Алинәнең йөрәге булачак машинаны, яңа смартфонны, матур киемнәрне күз алдына китереп дөп дөп тибә башлады.
Авыл урамын кат- кат әйләнеп кайтып, хыял канатларында икесе дә татлы йокыга талдылар. Әллә йокладылар, әллә юк, каты итеп ишек дөбердәткән тавышка куркынып уяндылар.
-Вәйт шәһәр ялкаулары! Торыгыз, күтегезгә кояш төшкәнче кем йоклый җәй көне? Рәсимә, кызым Алинә, башта сиңа әйтим әле. Син бик акыллы бала. Әниеңә тормыш алып баруы бик авыр. Ник дисеңме? Хәзер аңлатам , балам.
Чөнки әниең ялгыз, аның терәге юк. Менә ремонт ясарга торасыз. Такталар кайтарттыгыз,дие. Аларны кем ташыр? Әниеңнең пары булса, бер башыннан ул, икенче башыннан әниең күтәрер иде. Акча биреп, яллатып эшләтергә була. Ну акча су кебек бик тиз бетәчәк шул. Әниеңә пар булырдай, сезнең икегезне дә яратырдай кеше бар, кызым. Әгәр син каршы килмәсәң, Алинә, без әниеңне Илдар абыең белән кушылдырыр идек. Бик әйбәт кеше. Улы белән хатыны авариядә үлгәннәр. Алинә, син инде бала- чага түгел, уйла,кызым, бик яхшылап уйла.- Фирая тирән итеп сулап куйды.
Йокысыннан уянып та җитмәгән Алинәнең өстенә бер чиләк салкын су койдылар мени! Менә сиңа, әни, машина, менә сиңа,Алинә, смартфон. Бетте болай булгач, бар да бетте. Бер мужик безнең өйгә хуҗа булып кереп утырачак. Әни ни уйлый икән, дип әнисенә күз салды.
Рәсимә, тәрәзәгә карап, уйга баткан. Нәрсә дисен соң ул, дөресен әйтә бит Фирая. Таһир дип авыз суын корытканчы, әллә язмышны сынап карыйсымы икән? Яшем дә бара. Акчасызлык, эшсезлек тә чистый җелеккә үтте. Әле Алинәне үстерергә кирәк бит. Әнә ничек сөйләшә хәзер. Алинә нәрсә дияр бит.
-Рәсимә, дускаем, син ачуланма инде, яме. Без Мирас белән сиңа чынлап яхшылык кына телибез. Яшьләр авылдан чыгып китә торган заманда авылга сезнең кайту ямь өстәде. Чын менә, урамыбыз ук тулыланып, яктырып китте. Урамдагы хуҗасыз өй ул мәет чыккан өй кебек бит.
- Ни дияргә дә белмим. Башым катты чистый. Күңелем белән, чем черт не шутит, дип, әллә сынап караргамы димен, язмышымны. Ә берни дә килеп чыкмаса? Кызым алдында нинди җавап тотармын? Ул мине аңлармы соң?
-Әни, син аны өйгә алып кайтсаң, мин интернатка китәм, белеп тор! Какой- то мужик будет тут хозяйничать.
-Абау,Алинә, бу нинди сөйләшү! Әни кешегә шулай әйтәләрмени! Син үзең кыз кеше. Бер- ике елдан танауыңа егетләр исе керә башлагач, ни әйтерсең икән? Әниең хатын-кыз бәхетенә имеет право наканис,ә? Син әниеңнең йөрәгендә нинди утлар януын беләсеңме икән? Төннәрен йокламыйча, сине кулыннан төшермичә, училищеда укыды, үзе ашамаса ашамады, сиңа булсын, дип яшәде. Әниеңнең кинога я концертка барганын хәтерлисеңме син? Юкмы? Әә! Ә сине курчак театрына, зоопаркка, аттракционнарга йөртте! Кайчан гына телефоннан сөйләшмик, гел Алинә, Алинә.
Алинәгә Фирая апасының турыга бәреп әйткән сүзләреннән, оят булып китте, ул эчке күлмәктән генә, йөгереп барып, әнисен кочып алды.
-Әни, ачуланма, прости пожалуйста. Керсен безгә ул абый. Мин тоже әниемә бәхет телим,Фирая апа, диде дә, кыз, үксеп елап җибәрде.
Рәсимә дә кызын кочаклаган килеш бик озак елады. Үзенең балачагын, әти- әниле чагын, Казанда яшәгән елларын, кызының тормыш юлын, юлда Таһир белән булган төнге маҗараларын- барысын да кабат исенә төшереп, үткәне белән саубуллашкандай, елады ул.
***
Яшисең икән ул, яраткан кешең белән яшәгән кебек яшисең икән. Арада гына бары битарафлык. Эшкә китсә - хәерле юл дисең, кайтып керсә- ни хәлләр дисең. Бер өстәл артына утырып ашыйсың, ә уртага салып сөйләшерлек сүз юк. Әйе, юк, ярар дигән сүз белән чикләнелә. Әй бу дөнья дигәнең! Ник кенә барлык кешеләргә дә бәхете дә, муллыгы да тигез генә бүленми икән.
Тыштан караганда Рәсимәнең дә тормышына сокланырлык анысы. Авылга кайтып күпме генә торды, бер дигән иргә никах укытып кияүгә чыкты. Икесе ике машинада җилдерәләр. Өстәвенә, күмәртәләп сату базарыннан кирәк- ярагын, кием-салымын алып кайтып сату итә, ире әнә тимер гараждан аңа кечкенә генә кибет тә ясап куйды. Кызы ничек матур гына мәктәпне тәмамлады. Йорты, бакчасы, суярга дип симертелгән үгезе - болар бар да ире Илдар җилкәсендә. Тик шулай да инде ничә ел бер караватта йокласалар да, эчтә җылылык юк.
Илдар баштарак Рәсимәнең салкынлыгына аптыраса да, аның ничек кенә кәефен күтәрергә тырышса да, моның мөмкин түгеллеген аңлады. Әле ярый аның хәлен Алинә белән улы Илнар аңлый. Быел беренчегә бара инде улы да. Беренче хатынын һәм улын югалтканнан соң, Илдар дөньяда шатлык- бәхет дигән төшенчәләр юкка чыкты, дип уйлаган иде. Рәсимә белән уртак балалары тугач, дөньяда аның кебек сөенгән кеше, билләһи, булмагандыр. Шушы сабый аның бар кайгы- хәсрәтен юып ташлады, ул күк йөзенең зәңгәрлеген, таңның алсулыгын, шәфакның кызыллыгын, чәчкәләрнең гүзәллеген күреп сокланды. Кечкенәдән үк улын күтәреп һәм Алинәне ияртеп, балыкка йөрде, җәй көннәрендә аларны елгада су керергә, йөзәргә өйрәтте. Кышын чаңгыда шуу да алар өчен зур шатлык иде. Тик әниләре генә алар белән барырга теләмәде, җәен черки, чебен диде, кышын салкын диде. Алар кайтуына ашарга әзерләп, телефоны аша дуслары белән аралашып көнен уздырды.
Рәсимә өчен иң рәхәт көннәре Чаллы я Казан базарына барып, сату өчен товар алып кайту иде. Кышын юлга чыкса, бәс сарган агачларга сокланды, күзне чагылдырган ак карга багышлап әллә нинди шигьри юллар уйлап тапты. Язларын юл буйлап узышучы ерганакларны сәламләде, җәйләрен барганда да, кайтканда дә пар каен янында туктап хәл алды. Картая инде каеннар да. Әнә берсе төбеннән бөтенләй череп килә. Тагын ничә ел алар бер берсенә терәк булып торырлар икән?
-Инде ничә ел бергә торып та, баланың үзенеке түгел икәнен нүжәли аңламый ул? Әллә аңламаганга сабышамы икән? Пошмас бит ул, уйлап та карамыйдыр әле. - Рәсимә покрывал өстенә арган аякларын сузып утырды. Ни генә дисәң дә, күңеленә якын шул бу урын. Әллә аурасы әйбәт инде. Асфальт юлдан чабышкан машиналар кырмыскаларны хәтерләтә. Кызык икән ул юл читеннән юлга карап утыруы. Бер- берсен тизрәк узып китәргә тырышалар, ашыгалар, әле җитмәсә юл кагыйдәләрен бозалар. Өч көнлек дөньяда ник шулай ашыгырга. Әй, кешеләр, тирә- ягыгыздагы матурлыкны да күрми каласыз бит, кая болай чабасыз, дип бар галәмгә кычкырасы килде. Кайбер әрсез шоферлар, юл читендә туктаган машина йөртүче хатын- кыз икәнне шәйләп сигнал биреп, кул болгап узып китәләр. Шушы шоферлар арасында бәлкем Таһир да бардыр, дигән уй башыннан сызылып үтте. Юлда кем генә йөрми дә, кем белән кем генә очрашмый. Кызык иде Рәсимәгә боларны күзәтү. Көннәр буена шушында кул болгап утырырга да риза булыр иде дә, тик өйдә ике баласы, товарларга заказ биргән авылдашлары көтә.
Рәсимә машинасына утырып кайтыр юлга кузгалды. Пар каеннар яшел шәльяулыкларын болгап, аны озатып калды. Юлда бер- берсе белән узышып, шахмат уйнаган кебек уйнап баручы ике машинаны узып, үз җае белән кайтып барганда, яндагы көзгегә күз салды һәм куркуыннан агарынып китте. Аның узып китүен ошатмаган теге ике машина аны юлдан кысрыклап юл читенә чыгарды. Рәсимәнең күз алдында мизгел эчендә ире Илдар, кызы Алинә һәм улы Илнар барлыкка килде һәм шул мизгелдә ул караңгылыкка чумды.
-Гадәттә эчә-ызгыша торган ир белән яшәгән хатын- кызның бөтен нервысы какшаган, сәламәтлеге беткән була. Эчмим дә бит, тартмыйм да, тавыш та күтәргәнем юк, нишләп болай булды икән ә?- Таһир башын ике кулы белән учлап, яшьле күзләрен дустына төбәде.-Юк, син менә уйлап кара, ел саен диңгез буенда ял итәбезме, итәбез. Ашаган ризыгыбыз гел бисмиллалы, хәләл. Яшелчә, фруктылардан өзелгәнебез юк. Ни булды минем хатыныма?
- Бозым дисәң инде. Түлке кемнең кулы күтәрелер икән? Ходай сугар ул кешене. Синең Зөхрәң ул әүлия кебек бит.
-Инде имче карчыкларга Мамадышка да бардык, башкорт ягында бер бабай өшкерә икән дип ишеткәч, анда да булдык. Файдалары гына булмады.
-Син, Таһир, алдан ук бик начарга юрама инде. Мужыт, җайланып китәр әле. Аллаһтан сабырлык сорарга да түзәргә инде.
-Их, малай, врачлар өмет юк, диделәр шул. Соңгы стадия, бөтен эчке әгьзаларына таралган бит.
Таһирның кайнар күз яшьләре алдында торган чәйле чынаягына тамдылар.- Яшьлек хатам өчен үкенәм. Зөхрә бит бер дә тавыш күтәрмәде, сизенгәндер минем кыңгыр эшне, шуңа эчтән янгандыр, дип уйлыйм. Мин генә башына җиттем бугай Зөхрәмнең.
-Син давай җебеп утырма әле. - Идриснең тавышы усал яңгырады. - Врачлар бик күп вакыт ялгышалар. Ходайдан гомере озын бирелгән булса, терелеп чыгар, Алла боерса. Кызың ничек, аның турында бик онытып бетермә. Алар момент кыек юлга кереп китәргә мөмкин. Извини брат, минем барасы җирем бар иде, сиңа да больницага барырга вакыттыр.
Идрис үз эш белән, Таһир машинасына утырып БСМПга юл тотты. Нишләптер, соңгы арада яшьлектә кылган хатасы еш исенә төшә әле. Әллә Зөхрә дә сизенә микән Таһирның эчендә янган утны. Сөю уты түгел ул, йөрәкне пычак белән сызып алган кебек авырттырып яндыра торган ут, үкенү уты.
***
Юл куркынычсызлыгы хезмәткәрләре килеп җиткәнче, юлдагы шоферлар, Рәсимәгә ярдәм итәргә тырышып карасалар да, хатын машина рамына бик нык кысылган иде. Алай да коткару хезмәткәрләре, машинанын металлын кисеп, Рәсимәне үлән өстенә салдылар.
Өс башы канга баткан, аңсыз, маңгай турысыннан башы ярылган хатынның хәле мөшкел икәнен аңлап, тиз арада вертолёт та чакырдылар. Ул килеп җиткәнче ашыгыч ярдәм машинасы табиблары да Рәсимәнең гомере өчен бик нык көрәште. Тиздән күкрәп үскән иген кырында нинди маркадагы машина икәнен дә абайлап булмаслык тимер өеме генә калды.
Аллаһе Тәгалә тарафыннан гомер юлың озын итеп язылган булса, яшисең икән ул, нинди генә авырлыклар, җәфа чигүләр күрсәң дә. Рәсимә дә, ничә операция кичереп, күпме вакыт берни белештермичә, беркемне күрмичә һәм танымыйча аңсыз ятты. Әллә ире Илдарның, әллә инде балаларының догаларың, керсез күңелләреннән чыккан теләкләрен ишетте Ходай, бер көнне Рәсимәнең күз кабаклары тартышып селкенеп куйгандай булды. Илдарның уч төбендә яткан хәлсез кулы да җиңелчә генә тартылып киткәндәй булды.Илдар каушавыннанмы, шатлыгыннанмы, урындыгыннан сикереп торып, палата ишегенә йөгерде.
-Сестра, врачны чакырыгыз, Рәсимә кулын селкетте!
-И, абый, көннәр буе янында утырып, күзегезгә күренә башлагандыр сезнең. Бер алга китеше дә юк бит аның.
Илдар, сүз көрәштереп тормады, кире Рәсимәсе янына ашыкты.
-Бер Ходаем, алма минем Рәсимәмне. Ятим итмә балаларымны. Мине ялгыз калдырма,Ходаем, - дип кабат карават янындагы урындыгына килеп утырды. Кич булып килә, димәк, тиздән Илдарны алыштырырга, Рәсимәнең дусты Фирая килеп җитәчәк. Ә аңа балалары яныңа ашыгырга кирәк. Алинә, әнисенең авариягә эләгеп, бик авыр хәлдә ятканын белгәч һәм больницадан соң да аягына басып йөриячәге зур сорау билгесе астында икәнен аңлагач, беркая да укырга бармый , өйдә калам, дип карулашкан иде, тик Илдар абыйсы бик нык үгетләгәч, укуның киләчәктә бик кирәк булачагын аңлаткач, авырлык белән булса да ризалашты. Алинә, Илдар абыйсына нинди генә рәхмәтләр әйтергә теләсә дә, булдыра алмый, әллә тарсына, әллә ятсына шунда. Ничә мәртәбәләр үз- үзенә, менә бүген әти дип әйтәм, дип сүз бирә дә, тагын үз сүзен үтәми. Күрә бит ул Илдар абыйсының әнисе өчен дә, аның өчен дә ничек кайгырганын. Юк кына бит, тел очында гына торган шул өч хәрефле сүз теш арасыннан чыга алмый тинтерәтә. Инде Фирая апасы да ничә мәртәбәләр әйтеп тә, үгетләп тә карады. Илдар, Рәсимә белән рәсми язылышкач, Чайковскидагы фатирын сатып, Чаллыдан бер бүлмәле булса да яңа фатир алды. - Ни булса шул булыр. Әллә ни гомер дә калмагандыр минем, балалар бар, Рәсимә, акча тузып та бетәргә мөмкин, илдә тотрыклылык юк, кассага салганчы фатир алып куйыйк дип, аны икесе исеменә рәсмиләштерде. Әлегә хәтле фатирда үзбәк иленнән кайткан сәүдәгәр хатыны белән торды.
Илдарның уйларын бүлдереп, палатага табиб, анестезиолог һәм шәфкать туташы йөгереп керде. Чынлап та, мониторлар Рәсимәнең үзлегеннән сулый башлавын, пульсының да яхшыра баруын күрсәтә.
-Апа, сез мине ишетәсезме? Мине ишетсәгез, минем кулымны кысыгыз.
Рәсимә ишетәм, мине сез ишетмисезмени, дигән кебек, табибның кулын сизелер с зелмәс кенә кысты, дөресрәге, бармакларын кыймылдаткандай итте.- Бик яхшы, апа. Ә сез минем әйткән сүзләрне аңлыйсызмы?- Рәсимә янәдән бармакларын селкетте.
Табиб, елмаеп, палатадагыларга борылды.
-Бик нык шатланырга әле иртәрәк. Ләкин авыруның хәле яхшырганны барыбыз да күреп торабыз. Димәк, хәле яхшырса, гомуми палатага да чыгарырбыз.
-Шул мизгелдә Рәсимәнең күз кабаклары калтыранып киткәндәй булды һәм ул күзләрен ярымачып, иренә, Илдар, балалар кая, дип пышылдады. Һәм тагын күзләрен йомды.
Анестезиолог тиз генә аппаратларны тоташтырды, борчылмагыз, бар да яхшы булачак, дип юатты һәм, сез аның белән сөйләшегез, ул сезне ишетә, аңлый диде. Табиблары чыгып киткән Илдар Рәсимәгә авыл яңалыкларын сөйләп чыкты, күпме печән әзерли алганын, аны күршесе Мирас белән
түбә астына урнаштырганын, улларының беренче чирекне әйбәт кенә укып ятуын, кызлары Алинәнең Чаллыда укуын, гомумән, барсын да бәйнә- бәйнә сөйләде. Үзе сөйләгәндә, Рәсимә, мине ишетәсеңме, дип сорап та куйгалады. Хатыны кайчак бармакларын селкетә алганына бала чага кебек сөенде.
Фирая килеп җитүгә, ул иң башта Алинә янына ашыкты. Бәхетенә, Алинәнең больницага якынлашып килүен белгәч, беренче катта холлда гына көтәргә булды.
-Кызым, әниең күзен ачты, балалар кайда, дип сорады, бармакларын селкетте, диюгә, Алинә Илдар абыйсының муенына атылды.
- Әти! Чынмы, әти?! Ялганламыйсыңмы? Әни тереләме?
-Кызым, минем кайчан ялган сөйләгәнем бар? Әниеңне терелтер өчен мин үз йөрәгемне ярып бирергә әзер.- Алинәнең әти дип эндәшүен ничә еллар буе зарыгып көткән көне менә бүген икән!
-Юк, әти, син әле безнең барыбызга да бик кирәк. Әни белән парлашып, минем диплом алганны күрергә, мине кияүгә бирәсегез, энекәшне үстереп, өйләндерәсегез бар.- Алинә, яратып әтисен кабат кочып алды.
Бу сүзләрдән болай да йомшак күнелле Илдарның күзләреннән шатлык яше акты.
***
Зөхрәнең бер имиен бөтенләй кисеп алдылар. Анысы гына бер хәл, табиблар яман шеш авыруы лимфа төеннәренә дә таралуын хәбәр иттеләр. Роза гөле кебек тумыштан матур, гел елмаеп- көлеп тора торган Зөхрә тәмам сулып-саргаеп ябыгып калды, озын чәч толымнары коелды. Табибларның тырышлыгы, химия терапия аның гомерен бары тик бер елга гына озайта алды. Соңгы көннәрендә янында балалары, кияве, гомер иткән ире булуга сөенеп, көч-хәл белән булса да, елмаерга тырышты, сүз белән әйтеп аңлатырга хәле булмаганда,баш бармагын өскә күтәрде. Шундый кичләрнең берсендә Зөхрәнең хәле тагын да начараеп киткәч, өйгә абыстайны да чакырдылар. Зөхрә ире Таһирны кулы белән изәп якынрак килергә чакырды.
-Таһир,- диде ул ярым пышылдап. - Гомер буе сине яратып яшәдем. Син дә миңа бер мәртәбә дә хыянәт итмәдең. Рәхмәт сиңа.- Зөхрә, хәл җыярга туктап калды.- Мин китте дип елашмагыз. Мин гел яныгызда булырмын. Син ир кеше. Үзеңә хатын булырдай пар тап. Мин бәхилмен. Кызыбыз инде зур, аңа дөрес юл сайларга ярдәм ит.- Зөхрәнең тамак төбенә нидер тыгылган кебек гырылдый башлады. Балалары куркынып әтиләре Таһирга күз салды. Әниләре янында утырган абыстай Зөхрәнең иреннәрен чылатты, авыруның йөзе алсуланып киткән кебек булды. Зөхрә, соңгы көчен җыеп, күзләрен ярым ачып тирә ягындагыларга карады һәм тирән итеп сулыш алып, мәңгелек йокыга талды.
Белмим, тормыш юлында Илдар очрамаган булса бу юл хәвефеннән соң ничек аякка басар иде икән ул. Хәер, алай уйласаң, Илдар булмаган очракта, Рәсимә бизнес белән дә шөгылләнмәгән булыр иде бәлки, авариягә дә очрамаган булыр иде. Бәлкем. Әле ярый Аллаһе Тәгалә аның язмыш дәфтәренә Илдар белән очрашуны язып куйган булган. Рәсимә инвалид коляскасында утырган килеш, үткәннәрен яңабаштан күзаллады. Хәтер янчыгы туза диләр, Бер дә тузмый да, искерми дә икән ул. Онытылган, тузан каплаган кебек тоелган хисләр күңелдә саклана икән. Әнә бит Илдарына баштагы елларны ничек салкын һәм битараф булды. Әле дә түзгән икән, мескен. Мин үзем ир- ат булсам, андый хатынны өч көннән соң ташлап китәр идем.
Рәсимәнең уйларын бүлеп, улы Илнар мәктәптән кайтып керде. Ул йорт эшләрендә хәзер әтисенең " главный памушнигы", әйткәнне дә көтеп тормый, малларга су да эчерә, печәнен дә сала. Әнисенең ныклы контроле астында әтиләре кайтуга берничә тапкыр аш та пешерде инде. Илдар да мактап туялмый улын. Спортка да хирыс, эшкә дә батыр булып үсә бит егет. Беренче хатыны белән улын авариядә югалтканнан соң, Илдар тормыш бетте, яшәүнең кызыгы да, тәме дә, кирәге дә калмады дип уйлаган иде. Дөресен генә әйткәндә, авылга соңгы кайтуында, ул үзең инде тере мәет санап, ата- анасының каберләре янына хушлашырга, дип кайткан иде. Кайткан иде дә, ә язмыш аның юлын йөз сиксән градуска борды да куйды. Бар аның дөньяда яшәү максаты, дәрте дә сүнмәгән әле. Хатынын бәләкәй баланы караган кебек карый, улы да әтисенә генә авыр икәнен аңлап, гел ярдәм итәргә тырыша, чөнки әниләрен бик еш Чаллы больницасына алып барырга туры килә. Аңдый вакытларда өйдәге эшләр бөтенләй диярлек үсмер малай Илнар җилкәсенә өелә.
Чираттагы бер баруларында больницаның кабул итү бүлегендә Илдар таныш йөз күреп, аптырап китте. Хәер, таныш дип, бик үк таныш та түгел кебек, ләкин йөз чалымнарын кайдадыр күргән сыман тоелды Илдарга. Артына борылып караганда ул кеше юкка да чыккан иде. Бары тик өйгә кайтып, өчәүләшеп өстәл артында уллары Илнар пешергән тәмле ашны ашагач, улына тәмле пешергәнсең, дип рәхмәт әйтергә дип башын аңа таба боргач, имәнеп китте, чөнки өстәл артында утыручы улы тач теге кешегә ошаган иде.
***
Тагын салкын яңгырлы көзләр дә узып бара. Таһир зал тәрәзәсеннән каршыдагы шәрә агачларга күз салды. Мескеннәр, болар да кеше кебек бит инде. Утырткан буласың бер бәләкәй генә чыбык. Аны тәрбияли- тәрбияли үстерәсең, ел саен яз килүгә шуның нәни бөреләрен барлап, бала-чага кебек сөенәсең. Май җитүгә агачларың шау чәчәккә күмелә дә, шатлыгың икеләтә арта. Җәй җитә! Анда инде гаиләңдәге барсы да өмет тулы күзләрен җимешле агачларга төби. Тагын менә бүгенгедәй көз белән кыш тартышкан мәлгә дә килеп җителә. Бер ел эчендә кемдер китә, ә кемнеңдер гаиләсе шатлыклы авазларга күмелә. Зөхрәсен мәңгелеккә югалтканнан соң Таһирның дөньяга карашы бик нык үзгәрде. Иптәшләре белән очрашканда да, аларның аһ- зарларын сүзсез генә тыңлап тора да, и, җегетләр, гомер иткән хатыннарыгыздан зарланмагыз сез. Берегез дә аңламый бит сезнең ялгыз тормышның ни икәнен. Иртәнге торасың- өйдә тынлык һәм бушлык. Сиңа ачуланып та яратып та дәшүче, чәеңә калагына хәтле алып бирүче, өстәл янында синең өчен биеп торучы хатының булмауны минем кебек тол ирләр генә аңлый.
Арадан берәрсе, әй ул хатыннарның хәзер җүнлеләре юк инде, барысы бер калыптан ясалган, дип каршы килмә, Таһир сүз көрәштерүнең урынсыз икәнен аңлап, тизрәк саубуллашып, кайтып китәргә тырыша. Дөресен генә әйткәндә, Таһирга Зөхрәнең туганнары да, үзенең агай- энеләре дә болай яшәргә ярамый, ир кеше хатыны булмаса, бик тиз аза, тормышының рәте китә, давай өйлән, дип, берничә хатын белән таныштырып та карадылар. Әмма Таһирның күңеленә бер генә хатын да ошамады. Я киеменнән, я ирененнән, я ашавыннан, я йөрешеннән гаеп тапты. Ахырдан, аңа инде бер хатын-кызны да тәкъдим итми башладылар. Таһир бүре кебек үз өнендә яши бирде. Ара- тирә кызлары килеп өен җыйды, керен юды. Зөхрәсенең матур гөлләрен Таһир бик кадерләп үстерде, барлык серен, кайгы- хәсрәтен шул гөлләр белән бүлеште.
Кызы Алинә белән Рәсимә, нишләптер, ачылып китеп эч серләрен бүлешә алмады. Ә Алинә белән Илдарның аралары аны больницада беренче тапкыр әти дип атаган көннән тагын да якынайды, алай гына да түгел, Алинә барлык серләрен, проблемаларын әтисенә сөйләде, аның киңәшләренә колак салды. Бәләкәйдән үк әтисен белмәгән кызның күңелендә нинди уйлап, планнар урын алганын да әтисе генә белде. Кышкы кичләрнең берсендә, әнисе санаторийда ял иткәндә, Алинә әтисенә мөрәҗәгать итте.
-Әти, мин сиңа бер серемне сөйләргә телим, тик син миңа үпкәләмәскә сүз бир.
-Кызым, минем характерны беләсең ич. Мин ачу да сакламыйм, үпкәли дә белмим. Сөйлә әле, әллә берәр проблема бармы?
- Проблема дип, проблема түгел ул. Но минем өчен чишелмәгән бер мәсьәлә.
Илдар сагаеп калды һәм мин синең карамагыңда, дигән кебек, Алинә утырган диван янындагы кәнәфигә килеп чүмәште.
-Минем бит, син әни белән яши башлагач та, сиңа әти дип әйтәсем килде. Кечкенәдән үк әнидән кая минем әти, дип сорый идем, ләкин аның җаваплары, я ул летчик, я бик еракта, була иде. Соңрак мин инде сорашмадым. Тик әти нинди була икән, әтиле гаиләдә ничек яшиләр, фатирга ничек сыешалар икән кебек сораулар башымда кайнады. Минем дә әтиле буласым килә иде. Ләкин әти дип әйтеп, әти назы күреп үсмәгәч, миңа әти дип авыз ачуы нык кыен булды.
- Ә больницада ничек әйттең соң алайса?
- Үзеннән үзе килеп чыкты. Алинә диваннан әтисе янына кәнәфигә елышты. - Мин әти кеше нәкъ синең кебек булырга тиеш дип уйлый идем һәм ялгышмаганмын.
Шундый эчкерсез җылы сүзләрдән Илдарның күзләре яшьләнде.
-Рәхмәт, кызым. Ләкин, син бу сөйләшүне тикмәгә генә башламадың, шулай бит.
-Әйе, әти. Менә хәзер әйтәм. - Алинә тынып калды.- Әти, мин үз әтиемне эзләп табарга телим.
Илдар агарынып китте. Аның чыраен күреп, Алинә тизрәк сүзләрен дөресләргә ашыкты.
-Минем өчен син әти. Һәм миңа башка әти кирәкми дә. Мин биологик әтине табарга, туганнарымны барларга телим. Ләкин син каршы килсәң, мин бу эшкә алынмаячакмын.
-Әниең беләме соң? Ул ни әйтер икән?
-Юк, әнигә әйтмәдем. Ул бит минем тормыш белән ботенләй кызыксынмый. Миңа синең ризалыгың кирәк, әти.
-Алинә, кызым, син үз тормышыңа үзең хуҗа. Мин сиңа каршы килмим. Алай гына да түгел, бу төенне әллә кайчан чишәргә кирәк иде, дип уйлыйм. Син кайчан бу эшкә алынырга уйлыйсың?
-Мин интернет аша белештем, адресларын таптым. Җәйге каникулда, дип торам.
- Кызым, бер эшне дә әниеңнән яшереп эшләмә. Әниең белән җайлап сөйләш, кирәк булса, мин дә үз фикеремне әйтермен.
Алинә әтисенә татлы йокы теләп, үз бүлмәсенә, Илдар улы Илнар бүлмәсенә юл алды. Улы төш күреп ахрысы, елмаеп ята, өстенә ябынган юрганы аяк очында ук. Илдар әкрен генә юрганны тартып улы өстенә салды.
-Улым, син дә үсеп җиткәч, үз әтиеңне эзләп китәрсеңме икән? - Илдарның улына текәлгән күзләреннән ике яшь тамчысы тәгәрәп юрганга төште.
ТӘМАМ.