Предыдущая публикация
***
Ялан гөле булдым гелән.
Яран гөл булыйм микән?
Тәрәз төпләрен тутырып,
Өй бизәп торыйм микән?
Яфракларым кипшенсә дә,
Бик сабыр булыйм микән?
Назлы куллар су сипкәнне
Көтеп утырыйм микән?
Кояшка учак алмашыйм?
Ә Күккә - түшәм микән?
Тәрәз аша йолдыз барлап,
Түзепләр яшим микән?..
Яран гөле булыйм микән?
Үз булып калыйм микән?..
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 16