Декабрьгә ияреп, дөнья да ашыга кебек... Вакыт тыгызлана, бер айга сыярдай эш-вакыйгалар елның соңгы аенда еш кына бер көнгә, бер атнага сыя...
Менә декабрьнең беренче декадасында гына:
- 1.12.2023 - жюри әгъзасы буларак, Башкортстан Язучылар союзы игълан иткән яшь язучылар конкурсы "Ачыш"ны ябу тантанасында катнашу;
- 2.12.2023 - К. Тинчурин театрының "Ашина" спектаклен карау;
- 6.12.2023 - М. Акчурина-Солтанова клубы оештырган Татар форумында булу;
- 7.12.2023 - Башкортстан Республикасы "Сәхибҗамал" хатын-кызлар оешмасы җыенында катнашу;
- 8.12.2023 - Башкортстан Язучылар союзының "На земле Салавата" (конкурс переводов) нәтиҗәләрен игълан итү чарасында булу;
- Шул арада: үзебезнең "Җанлы сүз" иҗади осталык лабораториясенең һәм Консультацион үзәк эшен алып бару, лекцияләр һәм педагогик практикалар, кичә эшләнми бүгенгә калган тагы әллә күпме эш-мәшәкатьләр...
Бу чаралар хакында кайбер фикерләр - ВКда.
Үтеп барган ел тиешлесен алып калырга тырыша.
Без дә -тырышабыз...
Бирешмәскә тырышабыз...
Фотолар - шул очрашулардан.
©Л.Р.Сагидуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11
Әмин. Исән-сау булыйк.