Предыдущая публикация
Син күңелеңнән, сәдака бирәм, дип уйлап куюга, Аллаһы Тәгалә аны кабул итә, билгеле. Ул инде синең өстеңдә нәзер булып тора. Шуңа күрә уйлаган эшегезне үтәми калдырмаска кирәк. Ул инде Аллаһы Тәгаләгә иреште. Хак Тәгалә белән бәндә арасында беркем дә юк. Кемгә аны багышлыймы, юкмы – борчылма. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам, сәдака бирү яшерен, дигән. Яшерен биргән сәдака тәмуг утыннан пәрдә булыр, дигән. Аллаһ ризалыгы өчен дип сәдака биргәнбез икән, кулыбыздан чыгып китүгә, без аны онытырга тиеш. Ул инде Аллаһ юлына китте, ул сине саклый. Бирәм дип ниятләп, бирми йөртсәң, кесәңдә ут йөртәсең.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 130