Предыдущая публикация
Үзебезнең хәлгә зарланабыз,
Тик ни файда,безнең зарланганнан-
Кем соң сиңа, татар,ярдәм итәр,
Телең белән саның югалганга!
Хакимнәргә бу хәл кызык түгел-
"Үз дөньясын" кайгырталар алар...
Уртак Ватан иминлеген саклап,
Күпме җанын фида кылды татар!
Үз телләре алар өчен "бөек",
Мәктәптә урын аз безнең телгә...
Сезгә кирәк, диләр, телегезне
Гаиләдә ипләп өйрәнергә!
Ә буыннар алышынган саен,
Тел "башка тел" белән "сыеклана"...
Ничек баласына тел өйрәтсен,
Үз теленә надан ата-ана?
Хакимият моны "аңламаса",
Вәзгыять үзгәрмәс уңай якка,
Тик ,татарым, өметеңне өзмә,
Үз мәнфәгатеңне үзең якла!
Хафиз Галиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев