Зәңгәр күзле һәм ак йөзле
Кызчык булып, калдың истә.
Дәрестә "хатлар" языштык,
Тик тартындык тәнәфестә.
Бишенче класстан башлап,
Бергә өч ел укып калдык.
Ә җиденче класстан соң,
Без бик озак очрашмадык.
...Бала гыйшкы белән сиңа
Гашыйк идем ул вакытта.
Андый чиста һәм саф сөю
Буладыр тик бала чакта!
Армиядан хатлар язгач,
Бер-ике җавабың килде...
Аннары кияүгә чыктың-
Син җиткән кыз идең инде.
Армиядан кайткан чакта,
Вокзалда күрдем бер мизгел.
Төштәге кебек булса да,
Озак өзгәләнде күңел!
Синең янда ирең булгач,
Мин ,билгеле, сер бирмәдем...
Шуннан башлап сине инде
Ярты гасыр мин күрмәдем.
Син минем искә төшмәдең,
Син чыкмадың һич исемнән!
Гомер буе исемеңне
Пышылдадылар иреннәр...
Беренче кызыма да мин
Синең исемеңне куштым.
Шулай булгач, исемеңне
Гел әйтергә форсат чыкты...
...Бу, билгеле, сөю түгел,
Сөю иркә-назсыз булмый,
Син- тик балачак хыялым,
Һәр хыял тормышка ашмый.
Гомер көзләренә кердек,
Тагын күпме ходай бирер,
Бакыйлыкка күчмәс борын,
Күреп каласы килә бер!
Хафиз Галиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 29