Исәнлегенә һаман өмет өзмичә көтәбез.Ык буенда яшәгәннәр,бәлки,сезнең тирәдә гәүдәсе калкып чыгар,хәтерләбрәк торсагыз иде.Ык елгасы Камага ага).Туймазы районы,Бәтке авылыннан ул.
Йөрәкләрне авыр җәрәхәтләп,
Бер үк көндә ташлап киттегез.
Заһир үскәнемне,Асияны,
Барыбызны ятим иттегез.
Гомеркәйләрегез бигерәк тә
Кыска булган икән ,туганнар.
Үзәкләрне өзәрсегез инде,
Елмаешып басып торганнар.
Ундүрте көн төшкән бу сүрәтне,
Кем уйлаган, соңгы булыр дип.
Уналтысы көнне, икегезне,
Әҗәл бер вакытта алыр дип.
Хәерлегә булсын,ни хәл итик,
Тәкъдирегез шулай язылгач.
Гомеркәйләрегез өзелде шул,
Җир йөзенә матур яз тугач.
Безнең күңелләрдә мәңге шулай,
Елмаеп торырсыз ,нур сибеп.
Искә алган саен,барыбыз да,
Яшь коярбыз их ,дип ,көрсенеп.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 32