Предыдущая публикация
Килим әле, күрим әле,
Чакыр мине, чакыр.
Назларыңны эзлим әле,
Син угыңны аттыр.
Килим әле, үбим әле,
Кочагымда эре.
Очрашулар, серләшүләр
Сөюнең ич бер төре.
Килим әле, сөйим әле,
Уртак булсын бу төн.
Син аңларсың минем йөрәк
Пыскый булып төтен.
Килим әле, назлыйм әле,
Куш назыңны син дә.
Иң бәхетле парлар булыйк
Сөю дигән илдә.
Килим әле, бер учакта
Икәүләшеп яныйк.
Бәхетнең уң киләчәген
Парлар булып табыйк.
Венер ФӘТТАХ 16.04.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4