Предыдущая публикация
Алга карыйк әле, җаным,
Алда өмет маягы.
Бардыр бит бу тормышның да
Бәхет булган аръягы.
Кушымта:
Әйдә әле, җаныкаем,
Без якыннан танышыйк.
Җаным, җаным, җаныкаем,
Бир кулыңны, кавышыйк.
Авыр чаклар артта калсын,
Алда матур киләчәк.
Беләм, җаным, алда тормыш
Бәхет нурын сибәчәк.
Таралсыннар бар томаннар,
Алда якты киләчәк.
Анда көткән язмыш безгә:
Хуш килдегез, диячәк!
Венер ФӘТТАХ 16.04.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5