Предыдущая публикация
Бәхет телим сиңа, бәхет телим,
Якын кешем, җаным, кадерлем.
Синсез минем тормыш төссез, гөлсез,
Син - өлеше минем бәгырьнең.
Кушымта:
Бәхет телим, бәхет телим сиңа,
Синең белән мин дә бәхетле.
Дөнья киңлекләре ни кадәрле,
Бәхетләрең булсын шул хәтле.
Бәхет телим сиңа җырым аша,
Сөйгән кешем, бәгърем, алтыным.
Синсез минем дөньям төссез, гөлсез,
Синең белән сөю татыдым.
Бәхет телим сиңа, чиксез бәхет,
Изге кешем, бетмәс шатлыгым.
Синсез минем йөрәк төссез, гөлсез,
Син яшьлегем, хәтта картлыгым.
Венер ФӘТТАХ 15.09.2019 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 24