Предыдущая публикация
Следующая публикация
Закрыть
Свернуть поиск
Сервисы VK
Mail.ru
Почта
Облако
Календарь
Заметки
Видеозвонки
VK Почта
ТВ программа
Погода
Гороскопы
Спорт
Ответы
Авто
Леди
ВКонтакте
Ещё
Войти
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить свой сервис для вас.
Вы можете принять их или настроить их самостоятельно.
Больше информации
Принять все
Настроить
Главная
Увлечения
Видео
Группы
Люди
Публикации
Игры
Подарки
Помощь
Сменить язык
русский
English
Беларуская
ქართული
українська
Татар теле
Қазақ тілі
Հայերեն
O'zbek tili
Română (MD)
Azərbaycan dili
Română (RO)
Türkçe
Левая колонка
Венер Фаттахов
Уфа
10 июня
1 школа
Подробнее
Добавить в друзья
Написать
Последний визит: 04:02
Фотографии
Видео
Музыка
Все фотографии
Фильтр
Заметки
Увлечения
Венер Фаттахов
вчера 16:35
БАЛАН
Баланнарны нигә ачы диләр,
Язмыш баланнардан ачырак.
Тешләде язмыш йомшак бәгырьне
Ник кыланды икән ач сымак?
Кушымта:
Балан, балан, бигрәк ачы балан,
Чырай сытып балан капканмын.
Онытырга телим кара йөзен
Кайгы каккан язмыш капкамның.
Баланнарны каптым, ачы түгел,
Кайгы тәме икән ачырак.
Ул түбәнгә ия, тезләндерә,
Йөрәккә бастырган таш сымак.
Баланнарны нигә җыям әле?
Чөнки ул кайгыдан татлырак.
Кайгыларны басам дигән уйдан
Балан кабам инде аптырап.
Венер ФӘТТАХ 23.05.2024 ел Михайловка
Показать еще
4 класса
Комментировать
0
Класс
Венер Фаттахов
вчера 16:35
МИҢА КИРӘК
Ни арада көзем килеп җиткән,
Ни арада чәчләр агарган.
Күңел йомшарырга гына тора,
Була юк-барга да зарланган.
Миңа кирәк ихлас җанлы бер яр,
Яз итәрлек алтын көземне.
Миңа кирәк җанымны аңлаучы
Һәм холкыма булган түземле.
Көз моңлана, һаман җырлый әле,
Көз моңлана көтеп язларны.
Күңел көтә язмыш чыгарыр дип
Ярны, язмышыма язганны.
Ни арада көзем килеп җиткән,
Ни арада хисләр өшегән.
Менә-менә килеп чыгар кебек
Тиңем язлы, назлы төшемнән.
Ни арада көзем килеп җиткән,
Әйтерсең зарыгып көтәләр.
Булыр микән әле алда бәхет,
Табылырмы язлы иткәннәр?
Миңа кирәк ихлас җанлы бер яр,
Яз итәрлек алтын көземне.
Миңа кирәк җанымны аңлаучы
Һәм холкыма булган түземле.
Венер ФӘТТАХ 23.05
Показать еще
6 классов
Комментировать
0
Класс
Венер Фаттахов
вчера 14:12
ЭХ, ЯШЬЛЕК ДИГӘННӘРЕ...
Беркайчан да онытылмас
Шаян балачакларым.
Күңел белә: һәр минутым
Истә калачакларын.
Беркайчан онытылмас
Дәртле, чая яшьлегем.
Иңдә еллар җыелса да
Күңелем ич яшь минем.
Кушымта:
Эх, яшьлек дигәннәре,
Ярсыта күңелләрне.
Шатландыра шул яшьлекнең
Күңелдә сүрелмәве.
Гөрләттек урамнарны,
Тараттык бураннарны.
Балачактан саклый күңел
Иң якты хыялларны.
Беркайчан онытылмас
Озатышып йөрүләр.
Тәүге тапкыр бик оялып
Сөйгән ярны үбүләр.
Беркайчан онытылмас
Күрше кызлар, малайлар.
Еллар үтәр, хәтер һаман
Дуслар йөзен абайлар.
Венер ФӘТТАХ, Мурат ГАЙСИН 23.05.2024 ел
Показать еще
1 класс
Комментировать
0
Класс
Венер Фаттахов
вчера 14:11
ОНЫТЫЛМАС
Кем онытсын “әлли-бәлли” дигән
Тыңлап туймас әнкәй моңнарын.
Кем онытсын инде, кем онытсын
Күккә чөйгән әткәй кулларын.
Кушымта:
Онытылмас
Балачак хатирәләре.
Онытылмас
Әбиемнең әкиятләре.
Онытылмас
Авылымның айлы кичләре.
Онытылмас
Тәүге тапкыр үбү хисләре.
Кем онытсын инде, ник онытсын
Дуслар белән җиләк җыйганын.
Кем онытсын назлардан назлырак
Сөйгән ярның җылы кулларын.
Кем онытсын инде, кем онытсын
Шаулы-гөрле мәктәп елларын.
Кем онытсын сынау аша үткән
Сикәлтәле гомер юлларын.
Венер ФӘТТАХ, Мурат ГАЙСИН 23.05.2024 ел
Показать еще
3 класса
Комментировать
0
Класс
Венер Фаттахов
вчера 14:10
КОТЛЫ БУЛСЫН УТЫЗ БИШЕҢ
Егетлеккә утыз биштә
Затлык килә, акыл керә.
Утыз биштә чын егетләр
Яшәүләрнең тәмен белә.
Кушымта:
Котлы булсын утыз бишең,
Озын булсын гомерең.
Котлы булсын, котлы булсын
Утыз бишең, якын кешем.
Ныклы булсын тамырың.
Котлы булсын, котлы булсын,
Уңып торсын бар юлың.
Иңнәрең еллар җыйса да
Күңелең яшь булып калсын.
Бәхет сандыгың көннән-көн,
Адым саен тулып торсын.
Утыз биш егет кешенең
Тимерләр өзәр чагы.
Чакырып торсын юлыңда
Бәхетнең моңлы чаңы.
Венер ФӘТТАХ 23.05.2024 ел Михайловка
Показать еще
2 класса
Комментировать
0
Класс
Венер Фаттахов
вчера 13:50
КУШТАН ЯИСӘ КАРАК
Власть башына җыелганнар
Карак өстенә карак.
Чын эшкә куллары җитми,
Урлаша бигрәк харап.
Чиновниклар җыелганнар
Куштан өстенә куштан.
Берсен-берсе макташалар,
“Ялый” белеп тумыштан.
Тик телләре матур сөйли,
Бар да булдыксыз алар.
Башларында бер уй: ничек
Иң зур түрәгә ярар.
Башкисәр олы түрәне
Куштан Аллаһка тиңләр.
Түрә алдында баш игән,
Үзләре бигрәк юләр.
Властька килгән - супер куштан,
Чамадан артык карак.
Шулар аркасында ахры
Илебез ярлы харап.
Венер ФӘТТАХ 23.05.2024 ел Михайловка
Показать еще
1 класс
Комментировать
0
Класс
На этом пока всё
Войдите в ОК
, чтобы посмотреть всю ленту
Друзья
5380
Зимфира Альхамова (Ишмухаметова)
г. Нижневартовск
Эльвира Ахметова(Камалетдинова)
уфа
Халида Зарипова
с. Кармаскалы (Кармаскалинский район)
Альфира Латыпова (Ахметова)
г. Стерлитамак
Альбина Салимханова (Шарипова)
Нягань
Все друзья
6936 подписчиков
Подарки
Все подарки
Группы
249
Семилетка, Дюртюлинский район.
1422 подписчика
Стихи запавшие в душу!
72215 подписчиков
Всё об "Уральских пельменях".
31100 подписчиков
БАШКОРТостан ( BASHKORTostan )
57904 подписчика
Башкирские песни
28465 подписчиков
Все группы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Войти
Зарегистрироваться