Предыдущая публикация
Следующая публикация
Закрыть
Свернуть поиск
Сервисы VK
Mail.ru
Почта
Облако
Календарь
Заметки
Видеозвонки
VK Почта
ТВ программа
Погода
Гороскопы
Спорт
Ответы
Авто
Леди
ВКонтакте
Ещё
Войти
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить свой сервис для вас.
Вы можете принять их или настроить их самостоятельно.
Больше информации
Принять все
Настроить
Главная
Увлечения
Видео
Группы
Люди
Публикации
Игры
Подарки
Помощь
Сменить язык
русский
English
Беларуская
ქართული
українська
Татар теле
Қазақ тілі
Հայերեն
O'zbek tili
Română (MD)
Azərbaycan dili
Română (RO)
Türkçe
Левая колонка
Венер Фаттахов
Уфа
10 июня
1 школа
Подробнее
Добавить в друзья
Написать
Последний визит: вчера 21:15
Фотографии
Видео
Музыка
Все фотографии
Фильтр
Заметки
Увлечения
Венер Фаттахов
вчера 20:00
БЕРГӘ ТҮГЕЛ
Менә үтте бер көн, төн беленә,
Үтәр микән төнем синсез генә?
Төш үрелә, төштә наз күренә,
Тик йокыга талам сүзсез генә.
Кушымта:
Бергә түгел, нигә бергә түгел,
Нигә бергә түгел төнебез,
Бергә түгел, бүген бергә түгел,
Адаштыкмы әллә беребез?
Араларда киртә, ник син читтә,
Кабат мине синсез төнем көтә.
Назсыз кыен, кыен миңа бик тә,
Җанны һаман шомлы уйлар өтә.
Менә тагын килеп керде бу төн,
Аңда сагыш, уйларымда төтен.
Беләсең ич тарала бар зиһен
Күрми торсам әгәр сине бер көн.
Венер ФӘТТАХ 09.05.2024 ел Карламан
Показать еще
1 класс
Комментировать
0
Класс
Венер Фаттахов
вчера 19:04
МИНЕМ КЕБЕК БЕРКЕМ СӨЙМӘС
Синең йөрәк кем дип тибә икән,
Минем йөрәк син дип тибә күптән.
Син бит, син бит мине юләрләткән,
Бары миндә йөрәк син дип типкән.
Кушымта:
Минем кебек сине беркем сөймәс,
Минем кебек беркем сөя белмәс.
Адым саен сиңа “сөям” димәс,
Синең өчен беркем миндәй көймәс.
Кайда икән, кайда йөри икән
Мин аныдай мине якын иткән,
Кайчан язмышымны синле итәм?
Күптән инде, күптән сине көтәм.
Бир кулыңны, күзләремә кара,
Сөю тулы нурларымны сана.
Ник белмисең йөрәк син дип яна,
Күптән сөям сана, күптән сана.
Венер ФӘТТАХ 09.05.2024 ел Карламан
Показать еще
2 класса
Комментировать
0
Класс
Венер Фаттахов
вчера 17:16
ПОГАНЫЙ
(Кайбер танышларга багышланган)
Ветеранмын дисең, тик вөҗданың
Бөтенләйдер үк юк пожалуй.
Дуслар саткан, ялганчык шәхескә,
Дөрестер дию: мент поганый.
Мин эшләдем, дисең, эшләмәдең,
Бары урын гына биләдең.
Алда берне, артта икенчене
Нахакларга төреп сөйләдең.
Әле булса түрә “артын сөртеп”,
Буржуйларны “ялап” йөрисең.
Бәлки алтын табутта җирләнеп
Башлыкның телмәрен телисең?
Ветеранмын дисең, әләм тотып
Йөрүләрең юкка пожалуй.
Кикрик чөю ихтирам юллатмый,
Син барыбер шул мент поганый!
Венер ФӘТТАХ 09.05.2024 ел Карламан
Показать еще
1 класс
Комментировать
0
Класс
Венер Фаттахов
вчера 15:44
КИЛ
Әйдә әле, әкияткә керик,
Шатлык белән тулсын кичебез.
Күктә миллион шәм янып торсын,
Шунда без бары икебез!
Мин сөйләрмен сиңа берәр шигырь,
Көйгә салып җырлап карармын,
Син дә кушылырсың бу җырыма,
Йөрәкләргә юллар табар моң.
Син Алиһә, син минем йолдызым,
Миллион шәмнәрдән яктырак.
Әйдә, кичке бар җиһанны бизәп
Без икәү торабыз ялтырап.
Баш әйләнер, күзләр йомылырлар,
Иреннәр эзләрләр иренне.
Һич онытмабыз, гел кабатларбыз
Сөю белән тулы бүгенне.
Венер ФӘТТАХ 09.05.2024 ел Карламан
Показать еще
Комментировать
0
Класс
Венер Фаттахов
вчера 15:38
НАЗЛЫ КАРАШЛАР
Диңгез чаклы назлар җыелганнар,
Ярларыннан килә чыгасы.
Күзләр күздә, кулларыбыз кулда,
Теләкләрнең юктыр чамасы.
Назлы карашлар исертә безне,
Серләшәсе килә туктаусыз.
Назга чумып, серләр сөйли-сөйли
Төннәребез үтә йоклаусыз.
Күзләр, куллар, җаннар сагынганнар,
Ә тәннәрдә гүя ут яна.
Оҗмахка тиң назга төренүдән
Йоклап яткан хисләр уяна.
Сүзсез аңлашабыз, моңланабыз,
Һәм дөрлибез сөю утында...
Мин үтенәм: кайгы, килмә берүк,
Безнең йөрәкләргә тотынма.
Венер ФӘТТАХ 09.05.2024 ел Карламан
Показать еще
Комментировать
0
Класс
Венер Фаттахов
8 мая
БЕЗ БӘХЕТЛЕ
Күкне кызыллыкка күмеп
Саубуллашты көнебез.
Шушы матурлыкны күреп
Җырлар суздык күбебез.
Кушымта:
Кичләребез шундый озын –
Серләшергә, биергә,
Дәртле, моңлы көйләр сузып
Кичнең ямен күрергә.
Без бәхетле – җырлашабыз,
Без бәхетле – уйныйбыз.
Без бәхетле – сөешәбез,
Дәртлек хисен тыймыйбыз.
Кичне яктылыкка бизәп
Нурлар сибә аебыз.
Без бергәләп бәхет биргән
Мизгелләрне саныйбыз.
Кушыл, әйдә, кичләремә,
Җырлап йөрик бергәләп.
Биеп йөрик, һәркемгә дә
Дәртле кәеф элгәләп.
Венер ФӘТТАХ 08.05.2024 ел Карламан
Показать еще
6 классов
Комментировать
0
Класс
На этом пока всё
Войдите в ОК
, чтобы посмотреть всю ленту
Друзья
5400
Рамиля Исламова (Шарипова)
г. Дюртюли (Дюртюлинский район)
Гульнара Хазимухаметова
Уфа
Лира Зиннатуллина (Имамова)
п. Семилетка
венер венер
Уфа
Флида Хиснутдинова
Все друзья
6897 подписчиков
Подарки
Все подарки
Группы
248
Семилетка, Дюртюлинский район.
1415 подписчиков
Стихи запавшие в душу!
72176 подписчиков
БАШКОРТостан ( BASHKORTostan )
57607 подписчиков
Башкирские песни
28434 подписчика
Мировая Поэзия
238544 подписчика
Все группы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Войти
Зарегистрироваться