**ӘНИЕМӘ**
Кер әле син, ӘНИ, төшләремә
Ап-ак шәлләреңне ябынып.
Язлар үтә, җәйлэр, көзләр үтә,
Гомер үтә сине сагынып.
...................................
Һәр яңа таң күзем ачкан саен
Син төшәсең искә иң элек.
Гомерләрең аз булса да, ӘНИ,
Калды синнән күпме изгелек.
...................................
Тормыш җәйдән генә тормый шул ул,
Җәйләрдән сон килә көзләр дә.
Йөрәгемне яшен кисеп үтте
"Ул юк инде " - дигән сүзләрдән.
........................................
Авырлыклар булмый калмагандыр
Сикәлтәле тормыш юлында.
Елмаеп узды гомер юлын, - диеп,
Әйтә күршеләр синең турыда.
................................................
Юксынабыз сине, сагынабыз, ӘНИ,
Ерактыр шул безнең аралар.
Фәрештәләр иптәш булсын сиңа,
Ирешсеннәр хәер - догалар.
...........................................
Язмышлардан узмыш юк шул инде,
Тыныч йокла, ӘНИ, гүреңдә.
Якты истәлегең мәңге саклар
Һәрбер балаң йөрәк түрендә.
(Авторы билгесез...)
Միացե՛ք к OK-ին ավելի շատ լուսանկարներ, տեսանյութեր տեսնելու և նոր ընկերներ գտնելու համար։
Մեկնաբանություններ չկան