ЯННАРЫНА ҮЗЕМ БАРАМ
Фәния Хуҗахмәт
1.
Карт белән карчык, уллары белән киленнәрен кинога озаткач, иркенләп бер чәй эчик әле дип, самовар янына утырдылар. Шул чак, өйдәге тынлыкны сискәндереп, телефон шылтырады. Солтан абзый, чынаягын авызына якын ук китергән булса да, өстәлгә кире куйды да авырсынып кына урыныннан кузгалды. Саимә апа күптән телефон янында өзгәләнә, картының тизрәк килеп, телефон трубкасын алуын көтә. Карты гына һаман шул — кабаланмас, тыныч, әкертен. Саимә апа үрелеп трубканы алды да әтиләренә сузды.
— Тыңлыйм.
Солтан карт трубканы кысыбрак тотты, бер колагыннан икенчесенә күчерде, димәк, сөйләшү ерактан. Шулай булуын йөрәге белән сизенгән ана якын ук иелде, таныш тавыш...
— Әти, әти дим, исәнме? Улыбыз туды... Әни кирәк! Әнине бир әле!
Чаллыдан Дамир шалтырата. Әни кирәк, әнигә генә әйтер сүзем бар, ди. Әтиләренең хәтере калырга шул сүз бик җитте: трубканы нык иттереп өстәлгә куйды да башы белән сүзсез генә карчыгына ымлады. Саимә апа сөйләшә башлады, бүлмәгә аның җылы, йомшак тавышы таралды. Солтан абзый өстәл янына барып утырды да суына башлаган чәен йотып куйды, карчыгына көнләшүле караш ташлады. Ничек шулай килештереп сөйләшә бу! «Әтиләр — ата каз, әниләр — ана каз», — дип, белми әйтмәгәннәр шул. Солтан абзый, анысы, үзе дә гел ысылдап кына тормады, коры булды булуын, исереп йөрмәде, кеше алдында да, уллары каршында да дәрәҗәсен саклый белде. Шулай да әниләре башкачарак шул, йомшак булды, барысын да үз канаты астына җыйды, болыттан да, кар-бураннан да ул саклады.
— Дамир, бәбекәем, улыбыз бар дисеңме? Тәүфигы, бәхете белән килсен. Исән-сау котылуы яхшы булган... Шулай дисеңме? Гөлсинәгә әйтә тор, бер дә борчылмасын, була ул андый хәлләр. Үзем барам, әйе, яныгызга үзем... Җаен тапмый калмабыз. Хуш, улым, хушыгыз... Абыеңнарга, балаларга сәлам...
— Нәрсә ди?
— Бәбиләре елый, Гөлсинәнең сөте юк икән.
— Нәрсә, киленеңнең сөте юк, дип. Чаллыга чыгып китәргә җыенмыйсыңдыр бит? Тегесе дә — әни кирәк дип ятмаса... Анагыз сезнең балагызны барып имезмәс!
— Ярый, әтисе, ярый, менә бергәләшеп уйлашыйк әле, рөхсәтең булса, балалар белән киңәшкәч, бармый да булмас. Үзең дә ишетеп, күреп торасың бит: әни кирәк ди. Дамир акылсыз бала түгел, кирәксә-кирәкмәсә мине борчымас. Күрәсең, алыштырырлык кеше юк.
Солтан абзый тәрәзә төбендәге күзлеген алып киде дә, беренче тапкыр күргәндәй, хатынына карап куйды. Картаймаса да картаймас икән бу хатын-кыз дигән адәми зат! Ун бала табып үстерде, яше алтмыштан узды, һаман яшьләрчә, һаман җиңел гәүдәле, озак уйлап тормас, тәвәккәл, балалары артыннан каф таулары аръягына да җиде төн уртасында җәяү чыгып китәргә әзер. Ярый әле балалары Taтарстаннан читкә таралмадылар. Күңелләренә ошаган эшне сайлап, өчесе Арчага, дүртесе Казанга, берсе Түбән Камага, икесе Чаллыга урнашты, һәр икесе үз уйларына чумганнар иде, күзләре очрашты, әйтерсең лә, кырык елдан артык гомер узмаган. Саимәнең зәп-зәңгәр күзләре һаман якты, Солтан бик озак эзләп тапкан ышанычлы күзләр. Үзбәкстанда хезмәт итүче һәм өйләнергә дип туган якларына кайткан хәрби киемле, озын буйлы, киң җилкәле Фазлыевка җиңгиләр, башкодалар күп кызлар күрсәтеп карадылар. Ул исә үз дигәнен эзләде.
Беренче тапкыр Солтан Саимәне «Спартак» фабрикасының почет тактасында күрде.
Я — шул, — диде Солтан, — я — өйләнмим!
Очраштылар, сөйләштеләр, кавыштылар. Вак-төяген исәпләмәгәндә, тату гомер иттеләр.
Солтан абзый утырды-утырды да көзге янына килеп басты. Аның күз төсе үзгәрә башлаган, ләкин бирешергә исәбе юк әле, җитмеш тулып килсә дә, эштән туктап тормый.
— Картым, Маратлар кинодан кайтканчы, әллә Дариннарга менеп төшимме, белмичә калмасыннар.
Саимә апа алдан Дариннарга барып килмисеңме дип әйтергә уйлаган иде, көзге, караңгы пычракта карты килештермәс дип әйтмәде. Үзем барып килим дигән булды. Кырык елдан артык яратышып, тату гомер иткән кеше берсенең күңелендәгене икенчесе аңламыймы инде! Дариннарга әтиләре китте.
Солтан абзый килеп кергәндә, улларын йокларга яткырып Дарин дәфтәрләр тикшерергә, Әлфия планнар төзергә утырганнар гына иде. Яшь укытучылар мәктәп балаларыдай торып бастылар. Мондый кичтә әтиләре тикмәгә йөрмәс, бик кирәкле сүзе бардыр.
Хәл-әхвәл сорашкач, самоварга килеп тотынган Әлфияне кайнатасы туктатты.
— Кайнашма, килен, чәй яныннан яңа гына торып килдем, сезгә сүзем бар. Дамирның улы туган, анагыз Чаллыга җыена, кош-корт, кечкенә бала бер үземә кала, килен эштә, онытып бетермәгез.
Даринның аптыравы йөзенә чыкты.
— Әти, абыйның хәле авырайганмы әллә?
— Ник алай дисең әле син, улым? Абыең авырмыйдыр бит?
— Өч көн элек абыйларның хәбәре юк дип шылтыратсам. Мәдинә апа, «Абыеңны эшеннән больницага алып киттеләр», ди.
— Авария-фәлән булмагандыр бит?!
— «Куркыныч юк, әниләргә әйтми торыгыз», ди. Менә шундый әле анда хәлләр, әти. Бүген әни янына кереп чыксам да әйтмәгән идем. Әти, юлга чыгар алдыннан әнигә әйтми торабызмы соң әллә?
— Эшләре дә бигрәк куркыныч шул безнең абыйларның, — дип, Әлфия сүзгә кушылды.
Солтан абзыйның ике улы әтиләренең һөнәрен сайладылар — янгын сүндерүчеләр. Әтиләренең горурлыгы алар. Төп йортта кунак кына булалар хәзер. Рафис Чаллыда, Нарын Түбән Камада, Радие Казанда, ике майор, бер капитан кайтып төшә, малайлар бергә йөрергә яраталар. Бөтен Арча халкы танып тора тагын үзләрен, хәбәр тиз тарала. «Солтан Саимәсенең «генераллары» кайткан», диләр.
Өзелгән сүзне Солтан абзый дәвам итте:
— Эшнең аның җиңеле юк, килен. Җиңел булса, эш тә димәсләр иде. Эшләмичә яшәп кенә булмый. Син менә көне буе балаларны музыкага өйрәтәсең, әллә бик җиңелме? Минем кулдан гомер килә торган һөнәр түгел. Анагыз да гомер буе сменалы эштә эшләде, арыдым, туйдым дигәнен хәтерләмим.
— Әни әни инде ул безнең, — диде Әлфия.
Шулай булмый мөмкин дә түгел шул: әнисе — кайнанасы — күпме акыллы киңәш бирде аңа. Җитмәсә, яшь килен булып йөргән чагында бик тиз каушап төшә, үпкәли торган гадәте бар иде Әлфиянең.
— Киленкәем, — дияр иде Саимә апа җайлап кына,— ирең, кайнатаң алдында бер дә куркып калма, әни шулай кушты дип кенә җибәрә торган бул. Тормыш үзе көйли, тозын чамаларга да, башкасына да бик тиз өйрәнерсең.
Беркөнне мәктәптә педсовет иде. Ашык-пошык әзерләнгән Әлфияне Даринның көтеп торасы килмәде, уенын-чынын бергә кушып. «Югары белемлеләргә генә барырга, сезгә бармасагыз да була»,— дип куймасынмы!
— Ярый соң алай булгач, — диде дә Әлфия, мич арасына кереп елый башлады. Саимә апа бакчага чыгып йөреп керде. Иркенләп еласын әле.
— Килен, әйдә, кызык итик әле үзләрен, Фәридә дә институтка читтән торып керәм дип йөри, бер-берегезгә иптәш тә булырсыз, син дә барып кара әле.
— Син дә юкны сөйләп торасың, әни, бала белән кем укып йөри инде?! Фәридә бит ул кыз кеше.
— Баланы үзем карармын.
...Солтан абзый озаклап кич утырып кайтты да тирән сулап йоклап та китте. Саимә апа ятса да, күзенә йокы кермәде. Күңеле күптән уникенче оныгы янында, тизрәк күрәсе килә. Ята торгач, бала тапкан, авызландырган, күкрәк сөтен имезгән чаклар хәтеренә төште. Унысын да, бал белән май каптырып, үзе авызландырды. «Кешегә, ата-анага бал кебек татлы, май кебек йомшак телле, шәфкатьле булыгыз», дип теләде. Теләкләре әлегә кадәр кабул була килде, уникенче оныгының колагына да шул сүзләрне әйтер. Хәзер нишләп ята икән, сабыем? Әнисенең сөте юк ди бит. Аның үзенең дә икенче баласы Рафисны имезергә сөте булмады. Сугыш вакыты белән хәзергене чагыштырырга мөмкинме соң? Ул чакта да җаен таптылар. Рафис күкрәк сөте ашап, таза, зур булып үсте. Килендәшенең яхшылыкларын гомер онытасы түгел, Казан базарына барып, әчтерхан чикләвегенә кадәр алып кайтты, сөтле чәйне гел кайнар килеш эчертте.
Еллар авыр иде. Сугыш башланды. Зур кызлары тәпи йөри иде инде, аны ияртеп, Рафиска йөкле килеш Арча районының Иске Пошалым авылындагы ишле гаиләгә, кайнана-кайната, килен янына кайтып төшкән Саимә оча алмаган кошка охшап калган иде. Бигрәк артык кашык булып кайтып керделәр шул. Ире бит «Туган якта калсагыз, миңа җиңелрәк булыр, туган җирдә чыпчык та ачка үлми, әни әни инде ул», — диде.
Улларыннан хат килми торганда, кайнананың кәефе кырылыр нде.
— И әни, бу бит безне сынарга гына бирелгән җәза, үтәр дә китер, улларың кайтып килер. Әгәр ямьсезләшеп куйсак, алар күзенә — безне саклап утка кергән кешеләргә — ничек күренербез, — дип, Саимә кайнанасын көйләр иде.
«Сөйдергән дә бала, көйдергән дә бала», - диләр. Бала булган җирдә гайбәткә, ызгыш-талашка урын калмый. Фәния белән Рафисның әбиләре итәгенә менеп утырулары булды дөньялар түгәрәкләнде. Балаңның баласы балдан татлы шул.
Бер йорттан ике килен колхоз эшен төпкә җигелеп тарттылар. Килендәше Гайникамал Саимәгә сүз тидермәде: бергә көлделәр, бергә еладылар. Авыр эшкә түзәргә була, фронт хәбәрләре генә үзәкләрне өзә. Кешеләрне уртак кайгы берләштерә, якынайта, бер-берсенә ярдәмчел итә. Сугыш хәлләре бер үз башыңа төшкән кайгы булса, ялгыз башың күтәрә алмас идең. Саимә иренең яралануы, Мәскәү тирәсендәге госпитальдә дәвалануы турында хәбәр алды. Ике көн күзен дә йоммады, өченче көнне кайнатасына:
— Барып, алып кайтсак ничек булыр? Сыерның сөте, базда бәрәңге, суларга саф һава бар, үзебез тәрбияләрбез, — дип сүз кушты.
Шулай эшләделәр Солтанны башта Казанга, аннан соң авылга алып кайттылар. Тизрәк тазару һәм яңадан китү көтеп ятканда, сугыш бетте. Илгә тынычлык кайтты, төзелеш еллары башланды. Солтан абый гаиләсе белән Арчага килеп урнашты. Фәния беренче класска укырга йөри башлады. Саимә апага күңелендә йөрткән изге хыялын тормышка ашырырга вакыт җитте. Бик авырлык белән булса да, мул уңыш җыеп алдылар. План үтәлде, алдынгыларга бүләкләр бирделәр. Саимәне 10 килограмм бодай белән бүләкләделәр. Кайнана шул оннан Саимәгә бәйрәм күмәче пешерергә рөхсәт итте. И, ул ләззәтле минутлар? Үзе пешергән пар күмәчкә Саимә озак карап торды. «Сугыш бетеп, муллык килсен иде, гел ипи генә салып тор идең!» — дигән иде ул Гайникамал килендәшенә.
Менә бит, ул көн дә килеп җитте. Саимә ипи салучы эшенә урнашып кайтты, сөенеченнән беренче көннәрендә нишләргә белмичә йөрде. Көненә бер үзенә ничә тонна ипи пешерә бит ул. Табыннарга аның хуш исле икмәкләре куела, ничә мең кеше шул ипине ашый.
1947 елда Дамир туды. Бер-бер артлы Нарын, Дарин, Радие дөньяга килде, исемнәрен әтиләре кушты. Кайсы дустының исеме, кайсы елга исеме. Күп мәшәкатьләр олы кызлары Фәниягә йөкләнде. Бакчада эшлисе, каз-үрдәк карыйсы. Дарин борынын канатканга. Нарын күлмәк җиңен ертканга да аңа җавап бирәсе. Әниләре көне буе эштә, апалары — командир. Энеләрен тезеп бастыра да нарядлар бирә. Рафис— «ефрейтор», димәк, Нарын, Дамир, Дарин аңа буйсына. Радие апасының ярдәмчесе. Марат исә күзәтүче, утырырга тиеш.
Саимә апага балаларына эш кушып чиләнергә туры килми, чүлмәкчедән күрмәкче, бер-берсеннән эшкә өйрәнде алар.
«Тишек тамак тик тормый, гел ашарга сорый», — ди халык. Тәмле итеп туйганчы ашыйсы, матур киенәсе килә егет булып җитүче малайларның.
— Нинди эштә бик күп акча төшә икән? — ди Нарын.
— Иң авыр эштә, — ди Дамир. — Иң авыр эш — бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр Арча көтүен көтү ул.
— Әйдә, көтү көтәбез.
Кыш буе Дамир белән, Нарын көтүче булырга хыялланалар, дөресрәге, көтүне үзләренә ышанып тапшыруларын телиләр. Кыш көне бигрәк тә тырышып укый алар ул елны, чыбыркы ишеп куялар, дз җиткәч, теләкләрен поселок Советына барып әйтәләр. Күпер баганасыдай, теләсә нинди авырлыкны күтәрергә әзер егетләргә поселок Советы председателе текәлеп, сынап карый. Ризалык сиздерергә ашыкмый.
— Уйлашырбыз, — дип озата ул аларны. Үзе исә мәктәпләренә барып сөйләшә, укуларын сораша, тәртипләре белән кызыксына. Әти-әниләрен күреп киңәшә. Солтан абзыйның исе дә китми; «Эшнең ниндие булса да, хурлыгы юк, эшләп ашасаң гына ипи тәмле», — ди.
Саимә апаның күзләре яшьләнә. Бер яктан, балаларының кул арасына керүләренә сөенсә дә, икенче яктан, борчыла ул. Улларын каршысына тезеп утырта да:
— Дәүләтләрем, — ди ул кайнанасыннан откан иркәләү сүзе белән. — Кеше балалары кебек тәмле ашатып, матур киендереп йөртә алмадым. Күбәү булдыгыз, бәхетле итә алмадым, — ди, күз яшьләренә буылып.
Балалар тып-тын калалар. Кемдер, кайсысыдыр әниләрен юатырга тиеш бит инде. Ул сүзне Дарин әйтә, әнисенә генә түгел, туганнарына да икенче мондый сөйләшүләргә урын калдырмаслык итеп әйтә.
Әни! Йөрергә сез биргән аякларыбыз, эшләргә сез биргән кулларыбыз, дөнья матурлыгын күрергә күзләребез бар. Без бик бәхетле. Безнең Әти бар, безнең Әни бар. Безнең класста бер малай укый, әбисе аны бик тәмле ашата, матур киендерә, ләкин аның беркайчан да «әни» дип әйткәне юк, аны әнисе ташлаган, мин ул малайны кызганам... Әй, Марат, алып чык әле гармуныңны, бию көен сиптер, бүген концертны әни хөрмәтенә куябыз.
— Рәхмәт, балалар, күрше әбиләрегезне дә чакырыгыз, алар барыбер тәрәзә артына килеп тыңлап торалар. Мин тыңлый-тыңлый сезгә коймак пешерәм.
Фәридә апасы белән Ләлә кайтып кергәч, концерт дәвам итте. Ләлә үзенең зәңгәр күзле, ак чәчле курчагын биетте. Аны дәү абыйсы Казаннан алып кайткан иде.
Алмагачлары бик күп иде, уңыш бирә торганы гына да егерме төптән артык. Күршедә генә балалар бакчасы, аларга да өлеш тиде... Саимә апа койманың астагы бер тактасын алды да зур агач табакны шунда куйды, уңыш вакытында шуннан алма өзелмәде. Әгәр салырга оныткан булса, балалар искә төшереп, «Алма апа!» дип кычкыралар иде. Алмагачлар корып бетте, Саимә апага тагылган кушамат калды. Үзләре әти-әни булган балалар очрашканда һаман: «Исәнме, Алма апа!» — диләр.
Малайлар яздан ук көтү алдылар. Ике сменада укулары да ярап куйды, берсе төшкә кадәр, икенчесе төштән соң көтте. Җәй көннәре бергә-бергә сизелми дә узды. Малайлар кояшта каралып, үсеп киткәндәй булдылар. Баштарак арып, авыртып интектергән аяклары да соңга таба күнегеп җиттеләр. Саимә апа баштарак улларын уята алмыйча аптырый иде, соңрак, иртәнге дүртенче яртыда үзләре торырга өйрәнделәр. Әниләре алардан соң ятты, алардан алда торды. Беркөнне исә кеше урынына өченче сменага калган иде. Кичтән ныгыттырып әйтеп, ашарларына әзерләп китте.
Үзебез торабыз, — диделәр. Күңеле сизенеп, әниләре йөгереп кайтса, тәгәрәшеп йоклап яталар, аяк тавышына сикереп торган Дамир, кояшны күргәч:
- Юк ла, әни, синнән башка көтү көтеп булмый, — диде. Килененең балаларын карап өйдә утырган бер кайнана, киленемә пенсиягә чыгарга стаж эшлим дип әйткән ди. Кырга чыкмаса да, Саимә апа көтү көтте, кайгырды, сөенде.
Дамир белән Нарын эшләгән акча гына да ике мең сумнан артып китте. Шул елны инде әниләре бөтенесен бергә җыйды да кибеткә алып барды. Сораган бөтен әйберләрен алып бирде. Калган акчаны кассага салып куйганнар иде, апалары кияүгә чыкты, зурлап туй ясадылар. Солтан абый белән Саимә aпа, кызларын кияүгә биреп, "әби-бабай" булырга йөргәндә Саимә ут белән су арасында калды, ул унынчы баласына авырга узды. Башкаларында сөенеченнән нишләргә белми йөри, рәхәтләнеп аш сайлый иде. Бу юлы әллә ничегрәк. Балалардан яхшы түгел, киткән кызың, бүген тотып өйләндерерлек малайларың барында бала табып ят, имеш. Киңәш бирүчеләр дә табылды тагын, больницага кереп өч көн ятсаң, сизми дә каласың икән. Күңел кабул итмәсә дә, аяклары больницага илтте, курка-курка, «Кеше очрамаса, кеше күрмәсә ярар иде» дип
барды. Әнисе ундүртне тапкан, дүртәве генә исән калган, хәсрәт аңа үзе килгән. Саимә үзе хәсрәт эзләп йөри.
Больница коридорында Галя Измайлова очрады, Саимә апа күренмичә узып китәргә чамалаган иде — булмады. Гөлсем (Саимә апа яратып шулай дип йөри) — җиде баласының көндек әбисе, башлап кулына алып сөйгән кадерле кеше. Шундый чакта очрап торуын күр әле син аның! Саимә апаны кочаклап та алды, җилтерәтеп үз бүлмәсенә кертеп утыртты. Врач ханым балаларның һәрберсен аерым аерым сорашты. Саимәнең теләген белгәч, алдан ачуланды, аннары үпкәләде.
— Тугызны үстергәнне, берне үстерә алмам дисеңме? Юк иткәнче, тап та миңа бир! Озак сөйләштеләр алар ул көнне. Тагын җиде ай узгач, зәп-зәңгәр күзле, сап-сары чәчле кыз бала дөньяга килде. Гөлсем ханым үзе кабул итте, сөенеченең чиге-чамасы булмады: ул бит, ул саклап калды аны! Больница тәрәзәсеннән Ләлә белән Фәридәгә күрсәткәннәр иде, Ләлә: «Лена, Лена», — дип үз курчагының исемен кабатлады. Бәбигә курчак исемен кушмый чара калмады.
(Ахыры бар.)