Утырып бер шигырь языйм әле,
Туган авылым - Болгар турында,
Укыганнар сакласыннар диеп,
Гомерлеккә, йөрәк түрендә.
Еллар, еллар, еллар кайтавазы
Ишетелә ерак чорлардан.
Үткәннәргә бер әйләнеп кайтыйк,
Кайтыйк туып - үскән җирләргә.
----------------------------------------------
Биш бертуган киңәш корып,
Кулбашына балта салып,
Чыгып киткән озын юлга
Яңа җирдә нигез корып,
Дөнья көтеп, яшәрбез дип,
Гомерлеккә.
Үтеп юллар, үрләр менеп,
Тукталганнар аланлыкта
Табигатьнең матурлыгы
Әйтерсең дә монда гына:
Сул ягында - ак каенлык,
Чыршы, имән, юкәләре
Уң ягында- чияләре, шомыртлары
Сыгылып тора тәлгәшләре.
Чишмәләре челтерәп ага,
Ә каршыда мәһабәт тау
"Хуш килдегез" - дигән кебек
Колач җәеп каршы ала.
"Тукталыйк туганнар шунда,
Безнең яшәр төбәгебез,
Балаларның туган җире
Мәңгелеккә булсын монда.
Ярмөхәммәт, Шакбасарлар,
Ишниязлар, Мәүлиханнар,
Рысайлар, Сатыевлар,
Ишмөхәммәт, Латыповлар,
Халиковлар һәм башкалар-
Төбәк иткән бу җирләрне.
"Аръяк басу" тарылары
Тәмле икән боткалары,
"Бәрәңге тау" бәрәңгесе -
Син бит яшәү чыганагы.
"Сугыш аланы" күп күрде
Йодырыклы сугышларны
Сугыштырды, килештерде
Ике авыл кешеләрен.
"Айгыр ялы" - очлы түбә
Хәбәр итә җилле буран:
"Чыкмый тор, ди, йөреп булмый,
Көртләр белән тулган урам."
Җир эшкәртеп, иген чәчеп, мал асырап,
Гомер итә Болгар халкы.
Бар да җитеш; тамаклар тук,
Өсләр бөтен, яшәргә дип,
Түккән өчен хәләл көчен.
Бу дөньяда берәү яши
Тирен түгеп - көче белән,
Икенчеләр - ялагайлар һәм куштаннар
Кешеләргә үче белән
Шул куштаннар аркасында
Муллагали бабай белән
Минем туган абыйларны-
Суфиян, Хәким һәм Галимне
Мәңге кайтмас җирләргә
Озаталар.
Өендәге әйберләрен
Урамга чыгарып сатып,
Өйләрен кутарып алып,
Балаларын
Урамда калдыралар.
Әй, куштаннар
Бу гөнаһаларыгыз өчен
Ничек сезне җир күтәрде?
Сабыйларның күз яшьләре
Нигә соң сезне яшәтте?
41нең иртә таңы
Алып килде шомлы хәбәр
Болгар халкы күз -яшь аша
Дошманнан илен сакларга
Ир - егетләрне озатты..
Кемнәр калган яу кырында,
Каберләре кай җирләрдә?
Җаннары гына кайтадыр
Туып - үскән нигезләргә.
Мин дә Болгар авылының
Бер газиз баласымын
Тәүге сулыш, илаһи көч
Шул җирдән бит алганмын.
Өй каршындагы куш каен
Бишегемне тирбәткән,
Сандугачларның сайравы
Күңелемә моң салган.
Авыл халкы бар да эштә,
Чыр- чу килә балалар
Әле ботка пешерәләр,
Әле чәен эчерәләр
Балаларга
Авылдагы әбиләр.
Ак каенлы җиләклекләр -
Бу - балалар бакчасы.
Рабига әби шул бакчада
Иң өлкән тәрбияче.
Үтте еллар, акты сулар
Килде заман шаукымы
70 ләрдә патшаларның
Ычкынды бит башлары.
"Вак - төяк авылларның
Кирәге юк,- диделәр.
Күкрәк кагып, оран салып,
Кара мөһер суктылар,
Авылларны халкы белән
Себереп - себереп түктеләр.
И халкым минем, халкым,
Тагын сынау куйдылар.
Туган җирләрне калдырып,
Тараласыз кайларга?
Кемнәр сезгә туган булыр,
Кемнәр сезгә күрше булыр
Һич белмәгән җирләрдә?
"Ярчә" чишмә елый сыман
Агышы да башкача.
"Сез китәсез, мин каламын,
Кайтырсыз микән тагын, ди
Туып - үскән җирләргә?"
Халык китте, авыл бетте
Калды бары нигезләр.
Нигезләрдә торып калды
Акланмаган өметләр.
Бәйрәм итә ил патшасы
Халыкны җиңдек диеп.
Әйтерсең дә мәңгелеккә
Дөньяга килгән кебек.
Еллар үткәч, мин дә килдем
Туган авылым - Болгарга.
Балачакның сукмакларын
Кайлардан соң эзләргә?
Таптым, таптым ул эзләрне
Авылым урамында
Кичке уен, аулак өйләр,
Моңлы гармун көйләрендә.
Һәр ел саен авылдашлар
Кайта эзләп үткәннәрне
Каршы ала нигез ташлар,
Ак каенлы аланлыгы,
Ата- бабаларның рухы.
Кешелеккә мондый тәкъдир
Беркайчан да язылмасын.
Килер буын туган йортын
Безнең кебек эзләмәсен.
Кайтыр юллар һәрвакытта
Ачык булсын.
Әти- әни өмет белән
Көтеп торсын
Туган йортлар
Бәхет нуры белән тулсын.
Гомерләр ул чиксез түгел
Гомерләр бит санаулы.
Исән чакта бер күрешик,
Хәлләребезне белешик,
Бертугандай булып үстек
Без - Болгар балалары!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев