Предыдущая публикация
Гүзәлия Мухаметшина (Макашева) сүзләре һәм көе.
1.Йөрәк парәм - балам!
Хәтерлимен һаман
"Әни" - дигән, тәүге сүзеңне.
Сабый чагың үтеп,
Инде буйга җитеп,
Калдырасың туган ояңны.
2.Бишек җырын җырлап,
Җил- давылдан саклап,
Үстерәбез назлап, баланы.
Сез канатлы кошлар,
Алда көтә юллар,
Борма - борма тормыш сукмагы.
Укыласы тормыш китабы.
3.Мәрхәмәтле Аллам!
Ялгышлардан сакла,
Ныклы адым белән атларга.
Фатиханы биреп,
Бәхетле бул, диеп,
Озатабыз ерак юлларга.
4.Бәбкә үлән урам,
Чишмә, күлләр, урман,
Саклар балачагың эзләрен.
Хыял канатында,
Кайткан чакта очып,
Каршы алыр җылы кочагым,
Туган йортның җылы учагы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7