Татар халкы, үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен 26 апрельдә билгеләп үтә. Бу бәйрәм якынлашкан саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә.
Тукайны искә алу бәйрәме -әдәбият бәйрәменә, Ватаныбызның бөек улына халыкның тирән ихтирамын, мәхәббәтен чагылдыра торган бәйрәмгә әйләнде.Тукай иҗаты — татар әдәбияте ирешкән югарылыкның матур үрнәге.
. «Аның үткән юлына борылып карагач, үз халкыңа эш күрсәтү, шул юлда көчеңне аямыйча хезмәт итү менә ничек булырга тиеш, дип куясың»
Без балачактан аның әкиятләрен укып үстек.Урманда Шүрәленең булуына чын-чынлап ышана идек.Телебезне, гореф-гәдәтләребезне саклап калуда Тукайдан үрнәк алып яшәдек һәм яшәячәкбез дә.Тукайның “И туган тел, и матур теле” бөтен дөн”я татарларының гимнына әйләнде.Мин үземнең татар булуым,үз телемдә укый, яза алуым, фикер йөртә алуым белән горурланам.Алдагы көннәрдә дә телебезне саклап,әдәбияттә урын алган биеклегеннән түбән төшерми телебезгә, илебезгә хезмәт итсәк иде. Габдулла Тукай милли әдәбиятебезнең күк гөмбәзендә мәңне сүнмәс якты йолдызы булып калуына мин ышанам.
МИН БИТ ТАТАР БАЛАСЫ!
Милләтемне сорасалар,
Күтәрәм дә башымны,
Татар булып яшим димен,
Ашап ашар ашымны
Әткәй,әнкәй татар булгач,
Мин дә татар баласы.
Балаларга миннән күчеп,
Гомерлеккә каласы.
Базар түгел, бүлеп булмый,
Сатылмый, алынмый да.
Маңгайга ,тугач, сугылган,
Мәңгелек, салынмый да.
Милләтемне,әгәр, сатсам,
Әнкәемне сатаммы?
Ата-бабалар рухына,
Кабер ташын атаммы?
Мин татармын,гомер буе,
Милләтем белән калдым.
Бөек Тукай, Җәлилләрне,
Үрнәк итеп мин алдым.
Милләтемә тап төшермим,
Саклыйм ана телемне.
Теле барның иле бар бит,
Илем бирде белемне.
Татарлыгым каннан килә,
Үзем дә горур татар.
Үз телемдә аралашкач,
Күңелемнең яме бар.
Фирдат Валеев.Чулпан.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2