Бармак арасыннан түгелде.
Ком бөртеге аккан кебек бик тиз,
Гомерләр дә уза түгелме?
Кичә генә әле булган кебек,
Күз алдында тора үсмерчак.
Еллар узган саен бер-бер артлы,
Сагындыра ныграк балачак.
Нигә шулай бик тиз үтә икән,
Сизелми дә гомер узганы.
Сизелә инде язмыш жилләренең
Жыерчыклар йөзгә сызганы.
Акрын гына бәсләр куна чәчкә,
Ә йөрәк бит һич тә картаймый.
Ничек кенә шуны теләсәк тә,
Яшь чаклар шул инде кайталмый. Канатланып бер кайтасы иде,
Балачакның гүзәл таңына...
Чиләк шылтыратып ялгыз гына
Сыер сауган әнкәй янына.
Шыбыр-шыбыр тимер чиләгенә
Сөт акканын карап торырга.
Өлеш эзләп килгән мәчеләрне,
"Соңырак",- дип кире борырга...
"Кызым, әйдә, китер кәсәңне?"-дип
Сөеп дәшкән әнкәй янына.
Шул балачак мизгелләрен сагынып,
Үткән кага күңел ярына...
Пар чыгарып торган җылы сөткә
Карап торыр идем туймыйча.
Хәтер китабының бу битләрен
Саклар идем мәңге җуймыйча...
Канатланып бер кайтасы иде
Балачакның гүзәл иленә.
Рәхәтләнеп изрәп алыр идем
Бишек җыры - әнкәй көенә.
Балачакка кайтасы иде дә...
Качып кына иде каласы...
"Бераз монда торам" диеп нигә,
Хәл итә алмый адәм баласы?...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев