Күп еллар бәби табу йортында акушер булып эшләгәч, миңа бу сорауны еш бирәләр.
"Балаларын ташлаучылар, нинди алар, эчкече, наркоманнармы?"
Минем җавабыма аптырыйлар. Төрлесе очрый димен. Тик күбесе гади хатыннар,яшь кенә кызлар...
Бәбиен тапканчы, бу хатын баласыннан баш тартачак дигән уй башка да килми хәтта. "Баламны күрсәтмәгез"- диючеләр дә аз алар арасында. Күбесе тиеш булган дүрт- биш көнне тыныч кына баласы янында үткәрә. Бер кулы белән баласын тоткан-имезә, икенче кулы белән "Отказной" язып утыра.Йөзе тыныч, еламый да. Чөнки дөрес эшлим дигән карары нык . Ә сабые!?
Ул әле бер ике сәгәттән ятим каласын, тормышының асты өскә килеп үзгәрәсен белми. Әнисе ишеккә карый атлый, бала безнең белән кала...Аны балалар бүлмәсенә алып китәләр. Бер өч сәгәттән генә ул елый башлый... нык елый. Кулга алып та туктатырлык булмый. Чөнки әнисе түгел икәнен аңлый,башка кешенең исе икенче... Бик озак елагач кына йоклап китә ул. Аның беренче төне иң авыры. Ташландык балалар алар икенче. Алар аерылып торалар. Сабый ни аңласын инде димәгез, сизә алар.
Аннан алар тынып калалар. Нәкъ өзелгән чәчәк сыман. Кычкырса да еласа да , еш еламый. Язмышына буйсына кебек.
Читтән караганда бик авыр хәл. Ике язмыш-ана һәм бала язмышы шартлап сынган мәл. Тик берничек ярдәм итеп тә, үзгәртеп тә булмый бу сәгатьләрне.
Эчкече дә түгел, фатиры да, ике баласы да бар. Өченчесе сыймый.Әйе бусын ирсез тапкан. "Аякка бастыра алмам"-ди. Хәерчелектән куркканнар күп. Әти-әнисеннән курккан яшь кыз балалар күп. Күбесенең әти әнисе белми дә кала. "Белсәләр үтерәләр мине..." диючеләр күп.
Сөйләшәбез. Аңлатабыз. Икенче шәһәргә кит.Анда сине беркем белми. Иремнән аерылдым дип була. Ни булса да эшлә. Тырыш. Бирешмә.
Юк. Диплом аласы бар. Теге бу...
Бер елдан килә. "Кая минем балам?-ди.Һәр баланың йөзеннән улымны эзлим"- ди.
Ә без каян белик.Бала икенче гаиләдә. Сезгә беркем ярдәм итәлми. Бу сер. Һәм хәтта аның язмышы ничек булып китте, анысын да без белмибез. Яраталармы аны анда? Үз баласы кебек кабул итә алдылармы? Әллә бала булсыннан гына алындымы?!
Яшә менә хәзер ,йөрәгеңдә җил сызгырып торган тишек белән, гомерең буена!..
Күп сөйләргә була. Ташламагыз якыннарыгызны. Тормыш юлында адашкан, ялгышкан кызларыгызны кочагыгызга алыгыз, ярдәм кулы сузыгыз, тиргәмәгез. Кыз бала ирлеме, ирсезме, дипломсызмы, чирлеме , авырлымы... ул белергә тиеш, өйдә аны көтәләр, һәм
кабул итәләр. Менә шушы ике сынык язмыш булмасын өчен.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев