Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Чын күңелдән сезне 28 апрельдә билгеләнеп үтеләчәк һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сез үзегез өчен иң катлаулы һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсен сайлагансыз. Кеше гомере нәкъ менә сезгә һәм сезнең коллегаларыгызга бәйле. Сез көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында, яңгырда һәм карда, эш көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә ярдәмгә киләсез, бәла-казага юлыкканнар, аларның якыннары белән аралашасыз, гаҗәеп киеренке хәлләрдә дә югалып калмыйсыз. Шул ук вакытта пациентларга ярдәм итеп, аларны хастаханәгә урнаштырып кына калмыйсыз, аларда ышаныч тудырасыз, тынычландырасыз, дәртләндерәсез. Сезгә көн саен санаулы минутлар эчендә турыдан-туры кешеләр язмышына кагыла торган карарлар кабул итәргә туры килә. Бу гади хезмәт кенә түгел, чын һөнәри сәләт һәм зур җаваплылык!
Хезмәтегезнең техник җиһазлар белән тәэмин ителүе зур әһәмияткә ия. Соңгы елларда “Сәламәтлек саклау” милли проекты, ил җитәкчелеге карарлары һәм төбәк инициа-тивалары аркасында ашыгыч ярдәм паркы җитди яңартылды. Төбәктә санитар авиация нәтиҗәле ярдәм күрсәтә. Әле күп нәрсә эшләнергә тиеш, ләкин ашыгыч медицина ярдәме системасының төп өлеше булып һәрвакыт сез, сезнең профессиональлек һәм кешелек сыйфатларыгыз кала.
Һөнәри бәйрәмдә «ашыгыч ярдәм»дә эшләүчеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Үз- үзегезгә һәм көчегезгә ышанычыгызны беркайчан да югалтмагыз! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим!
Глеб НИКИТИН, өлкә губернаторы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев